Борынгы hәм мәңге яшь бәйрәм

Быел да җыенны hәр елдагыча дулкынланып көтеп алдык. Көн саен диярлек яуган яңгырлар бәйрәм көнендә тукталырмы? Чара оешкан төстә узармы? Аллага шөкер, салкынча hава hәм сибәләп үткән яңгыр күтәренке кәефләрне төшерерлек дәрәҗәдә булмады.

Лаеклы хезмәт — тормыш нигезе

Мәйдан район хезмәтчәннәренең hәм кунакларның шау-гөренә күмелгән. Кайсы якка гына карасаң да, бәйрәмгә килүчеләрнең танышларын, туганнарын очратып, күрешүләрен, хәл-әхвәл сорашуларын күрәсең. Барысының да йөзләре шатлыктан балкыган. Язгы-кыр эшләре йомгакларына багышланган милли бәйрәмебез, яшәреп-үзгәреп, ел да үзенчәлекле яңа бизәкләргә төренеп байый. Хәер, Барда җыены авыл хезмәткәрләре бәйрәме генә түгел ул, ә спорт hәм мәдәният бәйрәме, бергәләп ял итү чарасы да. Быел да тантанага якынча 30 меңгә якын кеше рәхим итте.
Бу көнне Барда җире чираттагы тапкыр крайның төрле почмакларыннан, Пермьнән, Татарстаннан, Башкортостаннан рәсми вәкилләр, күп санлы кунакларны каршы алды. Пермь крае губернаторы М.Г. Решетниковның икенче ел рәттән иртән-иртүк килүе бәйрәмебезнең олы дәрәҗәгә ия булуын күрсәтте. Губернатор белән бергә край Законнар чыгару Җыелышы депутатлары В.А. Сухих, Г.А. Ткаченко hәм башка дәрәҗәле кунаклар иң беренче А.П. Курочкина исемендәге район больницасында булдылар. Икенче тукталыш — узган елда сафка баскан “Батыр“ физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә. Край делегациясе биредә бассейнны карады hәм Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясенә юл алды. “Барда — крайның үсеш юлында булган торак пункты, биредә кирәкле бар инфраструктура да булдырылган, яңа объектлар төзелә. Ирешелгәннәргә таянып, тагын да алга барыйк. Моның өчен мөмкинлекләребез бар“, — диде Максим Геннадьевич.
Җыен мәйданында кунаклар Башкортостан Республикасы тирмәләрендә халыкның яшәү рәвеше, данлы хезмәт юлы белән таныштылар, Барда районы остаханәләрендә булырга өлгерделәр. Ветераннар түгәрәгендә “сорау-җавап“ форматында сөйләшү алып барылды. Регион башлыгы hәркайда хәл итәсе мәсьәләләргә игътибар юнәлтте, районда сәламәтлек саклау, белем бирү, спортны үстерү, газлаштыру, юллар төзелешенә кагылган сораулар каралды. Очрашу нәтиҗәсе буларак, губернатор Пермь краен газлаштыру программасында Барда районына өстәмә участок — “Западный-3“ микрорайонын өстәү вариантларын карау өчен Тарифлар буенча төбәк службасына йөкләмә бирде. Шушы ук программада якынча 700 йортка исәпләнгән “Үдик“ участогы да бар.
…Әнә балачактан ишетеп үскән таныш көйләребез яңгырый. Милли киемнәр кигән оста биюче егет hәм кызларыбыз җырлы-биюле фольклор композициясе аша безне ерак гасырларда калган тарихыбызга алып кайтты, туган ягыбыз табигатен данлады. Сихри көчкә ия “Әссәләмегаләйкүм!“ дигән сүзләр белән сәхнә түренә алып баручылар чыга. Җыен символы — уңдырышлылык билгесе саналган, яшел төстәге байракны күтәрү хокукы язгы кыр эшләрендә җиңүче булып танылган “Искир“ хуҗалыгы директоры Н.И. Лушниковка hәм узган елгы җыен батыры үдикле Р.Р. Ибраhимовка тапшырыла. Барда районы гимны — даhи композитор Сара Садыйкова көенә hәм шагыйрь Мостафа Ногман сүзләренә иҗат ителгән “Тол буйлары“ җыры яңгыраганда күңелләрне горурлык hәм соклану хисләре биләп ала.
Быелгы җыенның үзенчәлеге — аның Ураза гаетенә туры килүендә, шуңа күрә дә парадны дин әhелләре башлап җибәрә. Изге бәйрәмебез мөбарәк, ил-көннәребез имин, җаннарыбыз тынычлыкта булсын, барчабызга күркәм гамәлләр кылып яшәргә язсын! Мәйданга ямь өстәп чакырылган кунакларыбыз — Башкортостан Республикасының Краснокама районы hәм Татарстан Республикасының Арча районы вәкилләре тигез сафларга тезелеп уза. Алга таба икмәк, сөт hәм ит җитештерүче уңган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре атлый, иң беренчеләрдән чәчү йомгаклары буенча район конкурсында лидерлыкны яулаган “Искир“ хуҗалыгы хезмәт алдынгылары белән Үдик авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре hәм фольклор коллективлары килә. Аннары икенче урынга чыккан “Триумф“ җәмгыятендә эшләүчеләр hәм Озын Ялан авыл поселениесе үзешчән сәнгать осталары уза, алар күптән түгел генә туган авылларының 370 еллыгын билгеләп үттеләр. “Мир“ хуҗалыгы кырчылары исә призлы өченче урынны яулады. Бер-бер артлы мәйдан түренә калган җирлекләрдә яшәүчеләр үтә, аларны алкышлап hәм сәламләп калабыз. hәр авылда диярлек крестьян-фермер хуҗалыклары исәпләнә, алар игенчелек, терлекчелек, яшелчәчелек, балыкчылык hәм башка бик күп төрле тармакларда хезмәт куя. Алга таба районда яшәешне тәшкил итүче җирле оешма, учреждение, предприятие вәкилләре озын колонна булып күз алдыннан үтте.
Яшәгән төбәгебез — мәгърур Урал таулары итәкләрендә урнашкан, гүзәл табигатьле, данлыклы Пермь краена, анда яшәүчеләргә багышланган җырга, яшь иҗат көчләренең биюенә битараф калучы булдымы икән? Казан шәhәрендә яшәүче якташыбыз — Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Уразова башкаруындагы бу җырны ишетү безгә аеруча куанычлы булды.

Кунакларның якты теләкләре

Җыеныбызның иң тантаналы өлеше — котлау hәм изге теләкләрен әйтер өчен кадерле кунакларыбыз чыгышлары. Кемнәр соң алар? Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев hәм Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов белән бергә тамашачылар алдына дәрәҗәле кунакларыбыз Пермь крае губернаторы М.Г. Решетников, Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты И.Н. Шубин, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе, депутат В.А. Сухих, 23 сайлау округы буенча Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченко, Пермь шәhәре думасы рәисе Ю.А. Уткин, Пермь крае “Бердәм Россия“ партиясенең төбәкара координацион советы тарафдарлары рәисе урынбасары Э.В. Пупков, Пермь крае мөфтие Әнвәр хәзрәт Әбләев, Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Х.Х. Фәрвәзетдинов, Башкортостан республикасы мәгариф министры урынбасары Г.Р. Ялчикаева, Башкортостан республикасы Краснокама муниципаль районы администрациясе башлыгы Р.М. Гыйльмуллин, Татарстан республикасы Арча районы делегациясе җитәкчесе Ш.З. Гарипов тамашачыларга җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
— Исәнмесез! — дип беренче сүзен татар телендә башлады край губернаторы. Җыен кунаклары гөрләтеп кул чапты. — Чын күңелдән сезне бәйрәм белән тәбриклим. Сез эшли дә, ял да итә, яши дә беләсез, төрле милләт hәм дин вәкилләре дус hәм тату гомер кичерәсез. Бу күркәмлегегез белән бөтен Пермь краена hәм бөтен Рәсәйгә үрнәк булып торасыз, — диеп Барда районында яшәүче hәр гаиләгә тынычлык hәм уңыш теләде М. Г. Решетников.
23 сайлау округы буенча Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе, депутат В.А. Сухих та чыгышын татар телендә “Исәнмесез, кадерле дуслар! Бәйрәм белән!“ — диеп башлады:
— Барда җыенында крайда яшәүчеләр генә күңел ачып калмый, ул күптәннән инде федераль дәрәҗәгә ия. Хезмәт, кунакчыллык, туган телне hәм мәдәниятны ярату билгесенә әйләнде бу бәйрәмебез. Тикмәгә генә бирегә Рәсәйнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр җыелмый. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә рәхмәт белдерәбез, мул уңышлар җыеп алырга булсын! -диде ул.
23 сайлау округы буенча Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченко котлавы да кайнар хисләр белән сугарылган иде.
— Барда җыены уңаеннан изге теләкләремне кабул итегез. Барда җирендә туган бу бәйрәм татар hәм башкорт халыкларының күп гасырларга сузылган гореф-гадәтләрен — кунакчыллык, хезмәтне ярату, туган җиргә мәхәббәт кебек гүзәл сыйфатларны берләштерә. Бу бәйрәм — Пермь краенда яшәүче халыкларның килешү hәм дуслык үрнәге, барыбызны да бергә җыя. Тырыш хезмәтегез, мәдәниятегезне hәм ата-бабалардан калган йолаларны саклап яшәвегез өчен рәхмәт сезгә! Саулык, бәхет hәм иминлек телим!
Барда районы башлыгы С.М. Ибраев котлавы да үзенчәлекле булды:
— Барда җыены — борынгы hәм мәңге яшь бәйрәм ул. Бүген без язгы кыр эшләре алдынгыларын хөрмәтлибез, намуслы хезмәтегезгә рәхмәт белдерәбез. Борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне баетып, туган төбәгебезне данлап, яхшыга өметләнеп яшик. Бәйрәм белән! — диде.
Котлау белән чыгыш ясаган hәр кунагыбыз шул рәвешле җылы, матур теләкләрен җиткерде. Татарстан президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән дә эчтәлекле котлау тексты яңгырады. Пермь крае мөфтие Әнвәр хәзрәт Әбләев бу якты бәйрәм белән тәбрикләп, халыклар дуслыгында күркәм хезмәт итеп, туган телләребезне саклап, тыныч тормышта имин көннәр теләде. Яңгыраган hәр яхшы теләк изге сәгатьләргә туры килсен, кабуллардан булсын, Амин!
Бу көнне иң матур теләкләребез — көнне төнгә ялгап авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче фидакарь затларга. Район Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов, район башлыгының беренче урынбасары Т.В. Балтаева алдынгы хезмәткәрләрне тәбрикләп мактау грамоталары hәм акчалата бүләкләр тапшырды, киләсе елларда да уңышлар теләде. Шулай ук агымдагы елда Барда районының почетлы гражданнары мактаулы исеменә лаек булган Светлана Әхтәм кызы Юсупкулова hәм Сафирә Әхмәтҗан кызы Ибраhимовага да котлауларыбыз барып ирешсен. Быел төзекләндерү буенча нәтиҗәле эшләүчеләребез — Әрҗән, Барда hәм Бөреҗле авыл поселениеләре хөрмәтләнде (башлыклары Р.Х. Мөрсәлимов, Ә.С. Балтаева hәм А.Н. Аксәетов). Алга таба да авылларыбызны ямьгә күмеп яшәргә hәм эшләргә насыйп булсын!

Мәйдан гөрли уен, бәйге, ярыш белән

Җыен, сабантуй яме — ат чабышлары, милли көрәш, халык уеннарында да. Теләгән hәркем үзен ярыш hәм бәйгеләрдә сыный алды. Бер-берсен уза-уза юртаклар чабышты, пәhлеваннар бил алышты, җанатарлар аларга көч-куәт бирде. Тамашачылар ераклардан махсус килгән сәнгать осталарын күзәтеп сокланды. Үзебезнең Барда йолдызлары да кимен куймадылар.
Быелгы ат чабышларында барысы 29 ат катнашты, алар край районнарыннан, Башкортостан республикасыннан hәм Мәскәү каласыннан килгәннәр иде. Барда районыннан 15 чабышкы булды, алар дүрт заездда уңышлы чыгыш ясады, призлы урыннарга чыкты.
Пермь крае губернаторы М.Г. Решетников призларына үткәрелгән беренче заездда атлар узыш түгәрәген ике кат әйләнде. 2800 метрлы дистанциядә алга Башкортостан, аннан Чернушка районы вәкиле чыкты, көрәш бик киеренке барды hәм нәтиҗәдә Павел Сунцов идарә иткән Аута Рич аты 3 минут 01 секунд вакыт белән беренче килде. Атның хуҗасы — райондашыбыз Ильяс Гимадетдинов. Шулай ук Барда районы вәкиле Линар Хөснетдинов финиш сызыгын икенче булып кисте (күрсәткече — 3.03). Атның кушаматы — Сувар, хуҗасы — Барда районыннан “Актай“ җәмгыяте. Грааль атында чапкан Чернушка районы вәкиле Артур Гыйльмуллинга өченче урын белән канәгатьләнергә туры килде (вакыты — 3.04).
Шулай ук бик кызу барган икенче заезд край Законнар чыгару Җыелышы рәисе, 23 сайлау округы буенча депутат В.А. Сухих призларына уздырылды. 1400 метрлы дистанциядә баштан ук лидерлыкны Орда районы вәкиле Владимир Новокрещенных алды hәм көндәшләрен артта калдырып үз атында җиңү яулады (1.44). Добрянка районыннан кыю кыз Яна Рябова hәм аның аты икенче вакыт күрсәттеләр (1.48), Башкортостан республикасыннан килгән кунагыбыз Илнур Садрисламов Благовест аты белән өченче булды (1.51).
Өченче заездда чабыш 23 сайлау округы буенча Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченко призларына менге атлар арасында игълан ителде. Биш чабышкы берсен-берсе узып 1400 метр араны җилдәй үттеләр — көрәш аеруча каты барды, алдынгылыкны секундлар гына хәл итте. Җиңүне Мәскәү каласыннан дан казанган Сарош кушаматлы ат яулады (1.43), җайдагы — Павел Сунцов. Атның хуҗасы — Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе президенты ? Марат Кабаев. Икенче урында — Барда районыннан Ильяс Гимадетдиновка караган Шахида Бур атында Сергей Пономарев (1.44). Башкортостан республикасы вәкиле Роман Сайсанов Благовещенск атында өченчегә чыкты (1:45).
“ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ җәмгыяте призларына ярыш дүртенче заездда игълан ителде. Җайдаклар барысы да тәҗрибәлеләр, күп бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаучылар. Старт бирелүгә чабышкылар җәядән атылган уктай алга ыргылдылар hәм ничек кенә чаптылар! Бу юлы да Павел Сунцов hәм аның аты Софья иң җитезе булып чыктылар, финишка беренче килеп тамашачыларның көчле алкышларына лаек булдылар (1.42). Атның хуҗасы — Үдик авылыннан Ильяс Гимадетдинов. Сергей Пономарев икенче урын яулады (1.43), атның хуҗасы — Барда районының яшь техниклар станциясе. Тунис Гай атында райондашыбыз Линар Хөснетдинов өченче урын алды (1.45), атның хуҗасы — “Актай“ җәмгыяте (Барда районы).
Соңгы бишенче заездда арбада 200 кг авырлыктагы йөк ташучы атлар көч сынашты. Искәртеп үтү кирәктер, ярышның бу төре бары безнең районда гына үткәрелә. “Бердәм Россия“ партиясенең региональ бүлеге призларына оештырылган бу узышта атлар 1400 метр ара узарга тиеш иделәр, тик финишка барлык атлар да барып җитә алмады. Җиңү шатлыгын Барда районыннан “Шишигина Н.Н.“ крестьян-фермер хуҗалыгыннан Малыш кушаматлы атта Михаил Хохлов татыды (3.34). Янә бер райондашыбыз Фирдәвис Шәрипов Фланжер Лок аты белән финиш сызыгын икенче булып үтте (3.36), атның хуҗасы — Ильяс Гимадетдинов. Пермь районыннан килгән Николай Шашерин Сталкеры белән өченче булды (3.56).
Ат чабышларында Кунгур районы вәкиле Павел Сунцов өч заездда беренчелекне яулады, булдырды ичмаса! Тугыз яшеннән атта чапкан бу егет Барда җыеннарында 2012 елдан бирле катнаша икән. “Бу минем хобби, җиңүгә ирештем, бик шатмын!“ — диде ул. Ә Үдик авылыннан район Земство Җыелышы депутаты Ильяс Гимадетдинов хуҗасы булган атлар 3 заездда да беренче булып килделәр.
Тагын бер ярыш төре — милли көрәш hәрвакыттагыча җыенга килүчеләрнең игътибар үзәгендә булды, бик күпләрне җәлеп итте. Аны гадәттәгечә үсмерләр башлап җибәрде, көч сынап караучылар быел да бик күп булды. Көрәш 9 үлчәү авырлыгында алып барылды.
Яшүсмерләр арасында үз үлчәү авырлыкларында җиңүчеләр булып Бардадан Данил Бикмөхәммәтов (Барда), Эмиль Балтачев (Аклыш), Пермьнән Илдар Чурашев, Лучано Сөләйманов танылды. Ир-атлар арасында чемпионнарыбыз: Рөстәм Әбләшев, Рифат Киеков (икесе дә Үдиктән), Илгиз Аптуков, Ильяс Яппаров, Исмәгыйль Бикмөхәммәтов (өчесе дә Бардадан), Салават Кучукбаев (Төнгүктән). Бардадан данлыклы көрәшче Руслан Маматов җыенның абсолют батыры булды. Традицион бүләк — тәкәне иңенә салып әйләнгәндә көрәш җанатарлары батырны көчле алкышларга күмде! “Ничәнче тапкыр җиңүең бу?“ — дип сорагач, Руслан төгәл генә җавап бирә дә алмады, күп җиңүләр яулагангадыр, билгеле. Шулай ук бик күп тапкырлар “Барда җыены“ батыры исемен алган Рәфхәт ага Кучукбаев көрәшүчеләр арасында иң өлкәне булды. 80 яшен тулса да, күңеле түзмәде — мәйданга чыкты! Милли көрәшнең баш хөкемдарлары Р.Г.Шәрипов hәм Ю.М.Акбашев икесе дә бәйгеләрнең яхшы үтүен билгеләде.
Спортның башка төрләрендә дә җиңүчеләребез бар. Турникта күтәрелүдә 17 яшькә кадәр егетләрдән Илназ Савинов, Данис Нәҗметдинов hәм Тимур Апанаев, 17 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Игорь Бегнеров (35 тапкыр), Вадим Таҗетдинов (24) hәм Эмиль Савинов (24) призлы урыннар яулады. Гер күтәрү буенча ярышларда 65 килограммга кадәр авырлыкта Сөҗәннән Илнур Кантуганов, 80 килограммга кадәр — Шермейкадан Солтан Акманаев, 80 килограммнан югары авырлыкта Бардадан Әдhәм Мушаков җиңде. Вертикаль баганага менүдә Бардадан Ленар Гайсинга тиңнәр булмады. Шахмат уеннарында беренче урында Башкортостан республикасының Нефтекама шәhәреннән Владимир Шунин, Үдиктән Арсен Садертдинов hәм Пермьнән Айрат Сакаев икенче hәм өченче призлы урыннарны яулады. Волейболда хатын-кызлар арасында Оса шәhәре командасы җиңүгә иреште, Сылва бистәсе hәм Печмень авылы командалары да призлы урыннарга чыкты. Ә ир-егетләр арасында ЛПУМГ командасы чемпион исеменә лаек булды, Сылва hәм Үдик командалары тиңдәшлечә икенче hәм өченче урыннарда.
Халыклар дуслыгын гәүдәләндергән яраткан бәйрәмебез — Барда җыенында бу юлы да төрле чара, бәйге, конкурслар оештырылды. Үзәк сәхнәдә Башкортостан hәм Татарстан республикалары сәнгать осталары, крайның hәм районыбызның милли иҗат коллективлары чыгыш ясады. Тамаша караучыларыбыз канәгать калды, бик теләп биюләргә кушылды. Иҗат мәйданчыкларында “Осталар шәhәре“ декоратив-кулланма сәнгать осталарының күргәзмә-ярминкәсе, “Этнос — безнең күңелдә“ музей-күргәзмәсе оештырылды, балалар мәйданчыгы hәм ветераннар түгәрәге, авыл җирлекләренең кунак йортлары, балалар өчен аттракционнар, ярминкә рәтләре эшләде. “Пермь крае мәдәният үзәге“ проекты кысаларында икенче тапкыр җиңү яулап, “БардаДа.Перезагрузка“ программасы буенча да мавыктыргыч чаралар җәлеп итте. Яше-карты төрле хәрәкәтчән уеннарда катнашып күңел ачты, бүләкләр алды. Мәдәният хезмәткәрләре армый-талмый көнозын бәйрәм чараларын оештырды, кунаклар күңелен ачты.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *