Проектлар тормышка ашты

Ел саен “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ ОООсы төрле номинацияләрдә социаль hәм мәдәни проектлар конкурсы үткәрә.

Конкурс тарихы 2002 елдан башлана, бу вакыт эчендә анда Пермь краеныӊ 30 районы катнашты, алар арасында Барда муниципаль округы даими катнашучы булып тора. Быел территориябездән 26 проект җибәрелгән иде, шуларныӊ 5се хупланган. 11 декабрьдә Бардада йомгаклау чарасы узды, аныӊ барышында безнеӊ территориядә тормышка ашырылган Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенеӊ “Ата-бабалар бүләге” hәм округ башлыгыныӊ “Барысын да искә алыйк!” проектларына йомгак ясалды.

Чара “Батыр“ физкультура-сәламәтләндерү комплексында башланды, анда тантаналы рәвештә проект акчасына сатып алынган югары сыйфатлы көрәш келәмен тәкъдир итү булды. Шулай ук проект буенча яшь көрәшчеләр өчен баулы йомшак күн ботинкалар — борцовкалар сатып алынды. “Ата-бабалар бүләге” проектыныӊ төп максаты – милли көрәш буенча спорт чаралары уздыру hәм физик культура hәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру аша халкыбызныӊ мәдәниятен hәм гореф-гадәтләрен саклап калу. Ул соӊгы бәрелештән кайтмаган данлыклы батырларга, Бөек Ватан сугышы геройларына багышлана.

Ирекле көрәш, билбау көрәше hәм милли көрәш безнеӊ өчен спорт төре генә түгел, ә округыбызныӊ визит карточкасы да. hәр Сабантуйныӊ бизәге, аныӊ иӊ шәп өлеше, hичшиксез, ата-бабаларыбыз васыять итеп калдырган милли көрәш ул.

Егетләрнеӊ ирекле көрәш белән кызыксынуы куанычлы, чөнки ул аларны көчле рухлы hәм чыдамлы булырга өйрәтә. Ә көрәшне карау бик кызыклы: ыргытулар, күтәреп алулар… Тантананы сәламләү сүзе белән Барда округы башлыгы Х.Г.Алапанов ачты. “Бүген без монда барлык партнерларыбызга, край губернаторына, “ЛУКОЙЛ“ компаниясенә ярдәм күрсәткәннәре hәм хезмәттәшлек өчен тагын бер кат рәхмәт сүзләрен әйтергә җыелдык. Округыбызда яшәүчеләр hәр спорт төре белән уӊайлы шартларда шөгыльләнә алсын өчен алар безгә ел саен спорт объектлары ачарга, төзәргә, җиhазлар сатып алырга ярдәм итәләр. Бүген округ территориясендә 16 спорт төре үстерелә, барлык секцияләрдә дә балалар бушлай шөгыльләнә, бу максатларга финанс чаралар муниципаль округ бюджетыннан бүленә. Яшь көрәшчеләр округыбызны төрле дәрәҗәдәге ярышларда лаеклы тәкъдим итәләр, призлы урыннар яулыйлар, спорт мастерлыгына кандидатлар hәм спорт мастерлары булалар. “ЛУКОЙЛ” компаниясе ярдәмендә алынган яӊа келәм яӊа максатларга ирешүгә ярдәм итәр дип уйлыйм. Җиӊүчеләрне тәрбияләүче тренерларыбызга чын күӊелдән рәхмәт белдерәм, ә балаларга уӊышлар телим”, — диде Хәлил Газбулла улы. Шулай ук округ Думасы рәисе И.Р.Вахитов, “ЛУКОЙЛ-Пермь” ОООсы Оса шәhәренеӊ үзәк инженер-технология хезмәте начальнигы В.В.Третьяков, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А.Сухихныӊ ярдәмчесе Ф.Ф.Корбангалиева, Әфганстандагы hәм башка локаль сугышлар ветераннарыныӊ Барда комитеты рәисе Ә.М.Мәүликаев җылы теләкләр hәм котлаулар белән чыгыш ясадылар.

Чара яшь спортчылар арасында ирекле көрәш буенча район ярышлары белән дәвам итте. Ирекле көрәш буенча тренер Исмәгыйль Бикмөхәммәтов сүзләренчә, территориябездә милли көрәш күптәннән билгеле, әмма бүген дә бу спорт төре танылган булып кала. Хәзерге вакытта ирекле көрәш белән 56 бала шөгыльләнә. Спорт сәламәтлекне ныгыта, тәртипкә өйрәтә, укуга да уӊай тәэсир итә. Шулай ук ул “ЛУКОЙЛ” компаниясенә спонсорлык ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Безнеӊ сөйләшүгә аныӊ тәрбияләнүчесе дә кушылды: “Мин Бардада, Ижевскида, Пермьдә узган төрле ярышларда катнаштым. Әлегә икенче урын гына алган идем, әмма бүген җиӊү өчен бөтен көчемне куячакмын. Тренерыма уӊышларым өчен рәхмәт”, — диде Арсений.

Бу көнне ачылган икенче проект — Бөек Ватан сугышында катнашып фронттан исән кайтканнарга яӊа hәйкәл кую булды. Нәкъ менә аларга ил hәм туган як икътисадын торгызуга күп көч куярга туры килгән.

Фронттан кайткан сугыш ветераннары истәлеген мәӊгеләштерү максатында өч стелада 2725 кеше исеме язылган мәрмәр плитәләр урнаштырылган. Барда районыннан фронтка барлыгы 7,5 меӊ кеше киткән, 4275 кеше hәлак булган hәм хәбәрсез югалган.

Җыелганнар алдында “Барысын да искә алыйк!” проекты җитәкчесе, округ башлыгы Хәлил Алапанов, округ Думасы рәисе Илгизәр Вахитов, Барда районы хәрби комиссары Андрей Богородский чыгыш ясадылар, район ветераннар советы исеменнән дә җылы сүзләр әйтелде. “ЛУКОЙЛ” компаниясе мондый проектларны hәрвакыт шатланып хуплый. Бу ел коронавирус аркасында гына түгел, ә Бөек Җиӊүнеӊ 75 еллыгы уӊаеннан да озакка истә калыр дип уйлыйм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, уӊышлар, күӊел күтәренкелеге hәм тыныч күк йөзе телим”, — диде Владимир Владимирович Третьяков.

Кызыл тасманы кисү хөрмәте Хәлил Газбулла улы, Владимир Владимирович hәм Илгизәр Равиз улына тапшырылды. “Без барыгызны да стела ачылу белән котлыйбыз hәм Бөек Җиӊүнеӊ юбилей елында авылыбызда тагын бер тарихи-мәдәни объект барлыкка килүе белән горурланабыз. Бу мемориал үсеп килүче буынга рухи-әхлакый hәм патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйнар, социаль әhәмиятле чаралар — ачык hавада әдәбият дәресләре, экскурсияләр үткәрү урынына әйләнер, ә объект үзе Барда округы буенча туристик маршрутка кертелер дип өметләнәбез”.

Чара бер минут тынлык hәм мемориалга чәчәкләр салу белән тәмамланды. Сугыштан hәм шул канкойгыч вакыйгалардан соӊ еллар күбрәк узган саен, безгә алар турында ешрак сөйләргә кирәк. Җиӊүче-геройлар варислары аларныӊ бәхетле бүгенгесе hәм киләчәге өчен нинди бәя түләнгәнлеген белергә тиеш. Сугыш фаҗигасен, сугышта hәм аннан соӊ кешеләр күрсәткән батырлыкны бәяләү мөмкин түгел. Сугыш hәр шәhәр, авыл, йорт, гаилә язмышында тирән эз калдырган hәм моныӊ турында онытырга ярамый. Хезмәт фронты җимерелгән шәhәрләрне, авылларны торгызу, икътисадны, авыл хуҗалыгын hәм ил тормышыныӊ барлык өлкәләрен яӊадан күтәрү авырлыгы төшкән кешеләргә дә хөрмәт күрсәтергә кирәк.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Ибраhим Тимганов фотолары.

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *