Эштән курыкмыйбыз, безгә вакыт кына җитми

Миназетдиновы
БЕРЕНчЕ Әрҗән авылында яшәүче Миназетдиновлар гаиләсе крестьян-фермер хуҗалыгы булып моннан алты ел элек оеша. Терлекчелек тармагына юнәлеш тоткан бу хуҗалык терлекләр симертү белән шөгыльләнә.
— Эшчәнлегебезне өч баш бозау караудан башлап җибәрдек. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша теркәлдек. Кыш айларында 20, җәйләрен 15шәр баш мал асрыйбыз, — дип сөйли КФХ башлыгы Альбина Миназетдинова. — Барлык хезмәтне ирем Раил белән икебез башкарабыз, бер бухгалтерыбыз бар. Бездә эшне хатын-кыз яки ир-ат эше дип бүлешеп тору юк. Терлекләрне бергә карыйбыз, кирәк икән руль артына үзем дә утырам. Әрҗән авыл поселениесендә 25 гектар пай җиребез бар, 30 гектарын арендага алдык. Печәнне үзебез хәзерлибез, барлык төр техникабыз бар.
Югыйсә, Пермьдә квартира алган бу яшь гаилә шәһәрдә генә дә калган булыр иде. Тик, гаилә башлыгы Раил Гыйльмехан улы авыл тормышын бар нәрсәдән артыграк күрә. Торакларын сатып алар районга кайталар, Әрҗәндә йорт төзиләр һәм бу авылда инде ундүртенче ел яшиләр.
— Эшне яратып, теләп башкарсаң гына уңай нәтиҗәгә ирешергә — табыш алырга һәм чыгымнарыңны капларга була. «Гаилә фермасы» проектында катнашып Пермь шәһәрендә проект якладык һәм җиңүгә ирештек. Безнең районнан Печменьнән Вахонин проекты да җиңү яулады, алар бытбылдыклар (перепела) карыйлар. Проект буенча финанслар бүленәчәк һәм июльдә Әрҗән авылы янында (Сазтамакта) сугым пункты төзәргә уйлыйбыз. Бүленгән средстволарга тагын 30 башка терлекчелек фермасы, җиһазлар һәм ике «ГАЗель» алырга планлаштырабыз. Эштән курыкмыйбыз, безгә вакыт кына җитми.
Миназетдиновлар фермерлык хезмәтенә чын-чынлап бирелгән. Альбина Әгъләм кызы Бөтенрәсәй татар авыллары эшмәкәрләре җыенында делегат булып катнаша. Пермь Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша оештырылган Оренбург аграр университетында квалификациясен күтәрү буенча курсларда укый. Булган каршылыкларны җиңеп, алга таба да җиң сызганып эшләргә, билгеләгәннәрне башкарырга язсын, сезгә!
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *