Җыр, гореф-гадәтләр, уеннар кушылган бәйрәм
Invalid Displayed Gallery Аның даны районыбыз һәм краебыздан читтә дә киң таралган, без аны, һичшиксез, зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Сүз яраткан милли бәйрәмебез Барда җыены турында бара, ул үткән шимбәдә, инде традициягә әверелгәнчә, тантаналы һәм матур үтте. Иртән үк көн матур, кояшлы иде, бәйрәм мәйданына район халкы һәм кунаклары агылды. Быелгы тантанада край губернаторы Виктор Басаргин да катнашты. Кунакларны, һәрвакыттагыча, киң һәм эчтәлекле программа көтә иде. Бәйрәмнең рәсми өлеше безнең якларда җыенның барлыкка килү тарихы турында сөйләүче театральләштерелгән тамаша