8 ноябрьдә Төнгүк урта мәктәбе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләрен, Барда округы җитәкчеләрен h.б. мәртәбәле кунакларны каршы алды. Сәбәбе кадет классында укучыларны тантаналы рәвештә кадетлыкка багышлау иде.
Чара РФсе гимны астында илебезнеӊ флагын алып чыгу белән башланды. Аннан 6 сыйныфта укучылар кадет антын бирде. Алар РФсе Конституциясе буенча яшәргә, Ватаныбызга фидакарь хезмәт итәргә, тугры иптәш булырга, үзләренеӊ hәм кадет сыйныфы намусын сакларга, яхшы укырга, үзләрендә иӊ яхшы кешелек сыйфатларын тәрбияләргә, кадет исемен лаеклы йөртергә, мәктәп уставын, кадетларныӊ васыятьләрен hәм бурычларын якларга ант бирде.
Пермь крае буенча Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрылыгыныӊ Баш идарәсе начальнигы, эчке эшләрнеӊ генерал-майоры Александр Урусов, Барда округы башлыгы Хәлил Алапанов кадетларга җирән төсле беретлар, бүләкләр тапшырды hәм матур теләкләрен җиткерде. Аларныӊ теләкләренә башка мәртәбәле кунаклар да кушылды.
— Төнгүк урта мәктәбе базасында Барда муниципаль округында беренче кадет янгын-коткару классын ачтык. Бүген балалар иминлеге беренче урында тора, бу тема мөhим hәм актуаль. Безнеӊ төп бурыч — кечкенәдән үк балаларда шәхси куркынычсызлык чараларын тәрбияләү, шул чакта алардан аӊлы hәм җаваплы кешеләр үсеп чыгачак. Без профориентация кысаларында эшлибез, 5-6 сыйныф укучыларында киләчәктә кем булырга теләүләре турында фикер формалашсын өчен, аларга янгын сүндерүчеләр яки коткаручылар булырга тәкъдим итәбез, аларны үзебезнеӊ дус hәм зур гаиләбезгә – Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына чакырабыз. Шулай ук кадетлар кечкенәдән үк ярдәмчеләребез булып тора, Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторларына, янгын-коткару часте начальникларына профилактик эшчәнлек алып бару кысаларында ярдәм итә. Ә Барда округына мин hәрвакыт килергә яратам, ул бик матур hәм уӊайлы, биредә hәр торак пункт үзенчә уникаль. Үзәк юллардан үткәндә бар өйләр пөхтә, матур күренә, җәй көне чүп үләннәр кистерелгән, бу, беренче чиратта, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү нәтиҗәсе. Төнгүктә шундый заманча мәктәп, монда бары тик бишлегә генә укырга кирәк! Балаларга бу диварларны саклауларын, укытучыларны хөрмәт итүләрен телим, — диде Александр Валерьевич.
— Бүген Төнгүктә генә түгел, бөтен тирә-якта да зур бәйрәм — округта беренче кадет сыйныфы ачылды. Мәктәптән башланган балаларга патриотик тәрбия бирү укучыларыбыз — киләчәк буын үсешендә, hичшиксез, уӊай чагылыш табачак, мондый мөмкинлекләр ярдәмендә балаларыбыз кече ватаннарыныӊ чын патриотлары булып үсәчәгенә ышанам, укытучыларга тырыш укучылар телим,- диде округ башлыгы Хәлил Газбулла улы.
Министрлыктан кадет сыйныфына шулай ук аерым бүләк: янгын сүндерүче киеме, янгын сүндергеч тапшырылды. Кадетлар үз чиратында матур шигырьләр сөйләде hәм “Кадеты МЧС” гимнын башкарды.
Александр Урусов шулай ук хезмәткәрләренә, батырлык күрсәткән затларга медальләр, таныклыклар тапшырды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, безнеӊ 87нче янгын-коткару часте егетләре дә (Руслан Минкин, Эмиль Адутов, Илдар Закиров) мактауга иреште, чөнки алар “Кешелек факторы” (“Человеческий фактор”) Бөтенрәсәй ярышларында катнашып, Пермь крае буенча беренче, ә Идел буе федераль округыныӊ 53 командасы арасында 12 урын алды. Шулай ук округныӊ башка гражданнары да билгеләп үтелде, Риф Тляшевка чираттагы махсус исем бирелде, Инара Хәсәновага, Фардин Маннаповка рәхмәт хатлары тапшырылды.
Тантаналы чара бу матур нотада hәм фотога төшеп тәмамланса да, бу көнгә планлаштырылган башка чаралар дәвам итте: кадетларны батырлык дәресе көтсә (аны Чернушка җирле янгын-коткару гарнизоны ветераннары Вячеслав Булышев, Александра Останина алып барды, бу хөрмәтле шәхесләрнеӊ күкрәкләре төрле медальләр белән тулы иде, hәм алар тантананыӊ иӊ затлы кунаклары булды), коткаручылар Чернушка җирле гарнизоныныӊ муниципаль берәмлекләрендә проблемалы мәсьәләләрне, аларны хәл итү юлларын тикшерү буенча фикер алышты.
Мондый көнне кадетлар hәм аларныӊ ата-аналары белән сөйләшмәү дөрес булмас иде.
— Кадет булуы безгә бик ошый, үзебезнеӊ матур формабыз бар, башка мәктәп укучыларыннан аерылып торабыз. Без походларга, сборларга, экскурсияләргә, ярышларга еш йөрибез, — диделәр 6 сыйныф укучылары Ләйлә hәм Нарим Максиевлар. Аларныӊ сүзләрен хуплап, класс җитәкчеләре Миләүшә Сабитова: “Оса шәhәрендә узган яшь дружиналар слетында катнашып, уӊай нәтиҗәләр күрсәттек, чөнки безне 87нче ПСЧ хезмәткәрләре яхшы әзерләде. Дүртенче урын алуыбызга карамастан, зур тәҗрибә, тәэсирләр алып кайттык. Андый чараларга кураторыбыз Әнвәр Кодиров белән бергә әзерләнәбез. Укучыларым hәр дәрестә рапорт бирә, театраль түгәрәккә актив йөри, бүгенге көндә “Кошкин дом” спектаклен өйрәнәбез. Укучыларым кадетлар булгач, тәртиплерәк, җаваплырак, активрак, ярдәмчел булды.
— Балаларыбызныӊ көн дә мәктәптә бердәм формада булулары бик ошый. Үземнеӊ дә кечкенәдән күӊелем хәрби хезмәткә омтылды, шуӊа күрә кызыма укыганда hәрьяклап ярдәм итәргә тырышам, кураторыбызга hәм класс җитәкчебезгә рәхмәтлебез, — диде әни кеше Эльза Максиева.
Аннан барча кунакларны, укучыларны, авыл халкын зур матур концерт көтте. Төнгүк мәдәни-ял комплексыныӊ концерт залы шыгрым тулы иде. Биредә Пермь крае буенча Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрылыгыныӊ Баш идарәсе танылган оркестры чыгыш ясады. Концерт алдыннан оркестр җитәкчесе белән әӊгәмә кору бәхете туды:
— Төнгүк мәктәбе бик ошады — матур, заманча. Барда округы авыллары бик чиста, пөхтә. Бүген концерт программабызда төрле стильдә булган әсәрләр яӊгыраячак, бер әсәребезнеӊ премьерасы булачак. Коллективыбызда барысы 34 кеше, биредә 26сы катнашачак, — диде Пермь мәдәният институтыныӊ тромбон буенча укытучысы, оркестр дирижеры, эчке эшләрнеӊ өлкән лейтенанты Вячеслав Третяк.
Оркестр солистлары Айсылу Хәсәнова, Эдуард Морозов, Евгений Варшавскийныӊ моӊлы тавышлары, оркестрныӊ көйне оста башкаруы беркемне дә битараф калдырмады, тамашачы алкышларын жәлләмәде.
Төнгүк авылында Барда округында бердәнберләрдән булып кадетлар укыячак дип кем уйлаган? Бу бәхеткә ничек ирешә алу турында 87 ПСЧ начальнигы Альвер Мансуровтан сораштым.
— Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыныӊ Баш идарәсе җитәкчелеге Барда округында кадет янгын-коткару классы булдыру инициативасы белән чыкты. Без Барда муниципаль берәмлеге администрациясе аппараты җитәкчелегенә тәкъдим белән чыктык, мәгариф идарәсе, администрация җитәкчелеге белән берничә эшлекле очрашу оештырылды, биредә кадет классы кайсы мәктәптә ачылачагы турында карар кабул ителде. Беренче чиратта, мондый карар кабул итүләре, безгә ярдәм кулы сузулары өчен администрация башлыгы Хәлил Алапановка, кураторыбыз, округ башлыгы урынбасары Татьяна Балтаевага, мәгариф идарәсе начальнигы Таӊсылу Мукаевага, Төнгүк урта мәктәбе директоры вазыйфаларын башкаручы Айгөл Кузаевага рәхмәтлемен. Мәктәп эскәмиясеннән үк укучылар янгын куркынычсызлыгы буенча кагыйдәләрне hәм таләпләрне беләчәк, Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре алар белән турыдан-туры шөгыльләнәчәк, дәресләр үткәрәчәк, киләчәктә бу белемнәр аларга кирәк булачак. Кадетлар белән Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыныӊ югары уку йортларына керү буенча әӊгәмәләр үткәреләчәк, укырга керергә теләүчеләр булса, аларныӊ кадет булу өстенлекләре исәпкә алыначак. Укучыларны мәктәптән соӊ коткаручы hөнәрен сайласыннар өчен кызыксындырырга телибез, — диде 87нче янгын-коткару часте начальнигы Альвер Мансуров.
8 ноябрь төнгүклеләрнеӊ, аеруча кадетларныӊ хәтерендә әле озак җаваплы көн, матур бәйрәм булып сакланачак…
Гүзәл Илкәева.
Автор фотолары.





