Күптән түгел “Таӊ” газетасы иҗат төркеме Түбәнавылда социаль, мәдәни hәм иҗтимагый оешмаларда булып халык белән очрашып кайтты. Бу сәфәребезне газетабызныӊ актив хәбәрчесе, авылныӊ хөрмәтле кешесе, озак еллар китапханәче хезмәтен башкарган Ләбибә апа Зимасова оештырды. Сезгә зур рәхмәтебезне hәм ихтирамыбызны белдерәбез, ныклы сәламәтлек, куанычлы озын гомер телибез.
Түбәнавыл матур табигать кочагында урнашкан, аныӊ кешеләре дә эшчән, булдыклы hәм белемле. Бу юлы да без шундый затлар белән күрештек. Бу авыл борынгы, хәзер анда 188 хуҗалыкта 523 кеше яши.
Торак пунктныӊ уртасында авыл клубы урнашкан, ул Каенавыл мәдәни-ял комплексына карый. 2016 елдан мәдәни чараларны оештыручы булып Пермь мәдәният hәм сәнгать колледжын тәмамлаган Ләйсән Илкәева эшли (фотода уӊда). Уймужда туып-үсеп моннан 20 ел элек Түбәнавылга килен булып төшкән ул.
— Кечкенәдән сәхнәгә тартылдым, “Таӊ” газетасы каршында оештырылган әдәби түгәрәккә йөрдем. Хезмәтемне яратам, юкса эшләп булмас иде. Бездә халык клубка килә, бәйрәм чаралары уздырабыз, бильярд, теннис уйныйлар. Өлкәннәр өчен “Тугызак” фольклор ансамбле, “Сылукай” хатын-кызлар вокаль ансамбле бар. Балалар “Кояшкай” бию түгәрәгендә шөгыльләнә, районныӊ 100 еллыгына багышланган “Талантлар йолдызлыгы” конкурсында Азалия Булатова җиӊү яулады. “Нур” драма түгәрәге эшли, бәйрәмнәрдә театральләштерелгән тамашалар күрсәтәбез. Узган 2023 елда мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды, идәннәргә бетон түшәлеп ковролин салынды, стеналар штукатурланды, яӊа ишекләр, яктырткычлар урнаштырылды. Тамашачылар залында затлы кәнәфиләр хәзер. Клубыбыз тыштан да балкып тора, түбәсе яӊартылды, гомумән, барысы да өр яӊадан эшләнде. Авыл халкы исеменнән җитәкчеләребезгә рәхмәт белдерәбез, — диде Ләйсән Фаил кызы.
Стеналарда фоторәсемнәр белән бизәлгән “Сугыш елларында тракторда эшләгән апалар”, “Почетлы колхозчылар”, “Авылыбызныӊ гүзәл кызлары”, “Безнеӊ якныӊ эшчән кешеләре” кебек эчтәлекле стендлар күп мәгълүмат бирә.
Фельдшерлык-акушерлык пунктында безне мөдир Ясимә Ибраhимова каршы алды. Аныӊ биредә эшли башлавына беренче апрельдә 30 ел тула икән инде.
— Элек монда әнием эшләде, мин аныӊ урынына калдым, көн дә халыкны кабул итәм. Чайковский медицина колледжында укыдым, төп хезмәтем – кешеләргә профилактик ярдәм күрсәтү. Йортларга барам, паллиатив ярдәм күрсәтәм, чакыруларга йөрим. Авылдашларга диспансеризация үткәрүдә булышам, Бардага документлар тутырып әзерләп җибәрәм. Эшемне яратам, әнием үрнәк булды. Яӊа фельдшерлык пункты ачылыр, дип көтәбез. Халыкка вакытында диспансеризация үтегез, сәламәтлегегезне саклагыз диясем килә, — дип киӊәшен әйтте Ясимә Әхмәтриза кызы.
Түбәнавыл балалар бакчасы М.Имашев исемендәге Каенавыл урта мәктәбенеӊ структур бүлекчәсе санала, монда 9 хезмәткәр эшли. Җитәкче вазыйфаларын башкаручы тәрбияче Ләйсән Ягъфәрова сүзләренчә, бакчада төрле яшьтәге 18 бала тәрбияләнә.
— Проблемаларыбыз юк. Ата-аналар белән эшлибез, алар безгә ярдәм итәләр. Бакчада балалар күбрәк булсын иде. Үзем Оса педагогия училищесын, Пермь дәүләт педагогия университетыныӊ тарих факультетын тәмамладым, әнием дә, каенанам да тәрбиячеләр, — диде Ләйсән Раиф кызы.
Клуб янәшәсендә мәчет урнашкан, 2000 елныӊ августыннан халыкны дин юлына дәшә ул. Түбәнавылда Аллаh йорты элек тә булган, тарихы билгеле. Имам-хатыйб вазыйфасын Мөхәммәтҗан улы Мәүлиҗан хаҗи Зимасов үти, ул хәзрәт тә әле, авылдашларына белем бирә, Коръән укулар оештыра. Мәчеттә җомга намазы укыла, ир-атлар hәм хатын-кызлар килә. Никах укытыла, сабыйларга исем кушыла, Гает hәм Корбан бәйрәмнәре үткәрелә, изге Рамазан аенда кичен тәравих намазын укыйлар.
— Мәчет безнеӊ өчен Аллаhыга якынаю урыны, теләп йөрибез, киләсебез килеп тора. Бинаны җылытабыз, карын көрибез, җәен печәнен чабабыз, чәчәкләр утыртып үстерәбез, савап булсын дибез, — диде түбәнавыллылар.
Шунысы игътибарга лаек, Тү-бәнавыл мәчетендә 2023 елныӊ 18 мартыннан Ислам мәдәнияте музее ачылган. Монда авыл халкы тапшырган дини китаплар, дәреслекләр, борынгы әйберләр күп. Алар Пермьдә узган “Мөселман дөньясы” күргәзмә-конкурсында катнашып җиӊү яулаганнар. Бу музейда бүтән беркайда да очрамый торган экспонатлар бар. Мәсәлән, Мәүлидә Мидхәт кызы Булатова картәнисеннән калган бик матур ашъяулык алып килгән, бер дә 200 еллар элек тукылган димәссеӊ. Бөек Ватан сугышында 1942 елда hәлак булган Аптуков Мәҗит Мәгасум улыныӊ 70 елдан артык вакыттан соӊ табылган шәхси әйберләре урын алган. Сугыш елларында Ленинградтан эвакуацияләнүчеләр алып килгән тимердән эшләнгән бала караваты да бар монда, аны Зимасова Мәрьям апаныӊ әнисе бер икмәккә алмаштырган була. Ә шәҗәрәләр ничаклы, кыскасы, туган ягыбыз тарихы белән кызыксынучыларны бирегә чакырып калабыз, рәхим итегез.




