Оста куллы затлардан авылдашлары безгә Җәүдәт Гани улы Аптуковны атадылар. Ул үзе инде 5 еллар тирәсе Түбәнавыл балалар бакчасында пар казаны (котельная – редакциядән) операторы булып эшли.
— Йорт җиhазлары да җитештерәм, заказ буенча эшлим. Өемдә махсус станоклар бар. Бардада җиhазлар ясау цехында эшләгән идем. Агач эшен яраттым. Заманча ысулларны да кулланам, тырышам, яӊалыкларны өйрәнәм, — диде ул.
Җәүдәт Гани улы Пермь шәhәрендә 103нче училищеда бизәүче декоратор (декоратор-оформитель) белгечлеге ала, 4 разрядка ия. Балалар бакчасында ул эшләнгән байтак җиhазлар: урындык, өстәл, уенчыклар өчен шкафлар, уен почмаклары h.б. бар. Бакча хезмәткәрләре аныӊ хезмәтеннән канәгать булулары турында әйттеләр, шулай ук шкаф-купе, кухня гарнитурлары, алгы бүлмә (прихожая) дә җитештерә икән.




