Йөзьеллыкка аяк басып

100-летие Бардымской центральной районной больницыҮзәк район больницасының 100 еллыгына багышланган тантана мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә 21 ноябрьдә үткәрелде. Медицина хезмәткәрләре, ветераннар, бик күп кунаклар катнашында узды бу моһим вакыйга.
Халык иминлеге сагында — бер гасыр. Бу еллар эчендә төрлесен кичерергә, теләсә нинди шартларда ашыгыч ярдәм күрсәтеп кеше гомерен саклап калырга туры килгәндер. Медицина хезмәткәре и» җ аваплы профессияләрнең берсе дисәм, мөгаен, ялгышмамдыр. Сәламәтлегебезгә куркыныч янаса, без ярдәм сорап алар янына киләбез. Тантанада Гиппократ антына тугрылык саклап озак еллар дәвамында намуслы хезмәт итүче хезмәткәрләр, ветераннар хөрмәтләнде. Район больницасы баш врачы И.Ә. Сәгыйдуллин бу уңайдан: «Халык исәнлеге безнең өчен иң мөһиме. Алга таба да армый-талмый эшләргә язсын. Юбилей котлы булсын, күңел күтәренкелеге, дәрт өстәсен», — дип мөрәҗәгать итте.
100-летие Бардымской центральной районной больницыМондый зур тантанага кунакларның да иң дәрәҗәлеләре чакырылган иде. Сәхнәгә Пермь крае сәламәтлек саклау министры А.В. Крутень күтәрелде. «Врач һөнәре җиңелләрдән түгел. Хезмәтегез ө чен зур рәхмәт. Яңа җиңүләр, яңа уңышлар телим», — диде Анастасия Владимировна. Бу котлауга башка кунаклар, күрше районнардан баш табиблар да кушылды. Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев, Земство Җыелышы рәисе В.М. Сарбаев, край Законнар чыгару Җыелышы депутатлары В.А. Сухих һәм Е.Е. Гилязова исеменнән Ф.Ф. Корбангалиева, җирле предприятие, оешма җитәкчеләре дә изге теләкләрен җиткерде. Мәдәният хезмәткәрләре исә чараны югары дәрәҗәдәге җыр һәм биюләр белән бизәде, җирле телевидение хезмәткәрләре әзерләгән фильм районда сәламәтлек саклау тарихы белән танышырга, тагын бер кат врач хезмәтен күзалларга ярдәм итте. Язмышларын кеше сәламәтлеген саклауга багышлаган, бу җаваплы хезмәткә бирелгән затларны бәйрәм белән чын күңелдән тәбрикләп, үзләренә дә ныклы тазалык, эшләрендә сабырлык һәм иминлекләр телисе килә.
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *