Елның җаваплы мизгеле

Весенняя ярмарка в Барде - 2014
БАРДАНЫҢ Җиңү мәйданында 15 майда язгы ярминкә быел 9 тапкыр үткәрелде, аны муниципаль район администрациясе, авыл хуҗалыгы һәм мәдәният идарәләре оештырды. Бу файдалы чарада райондашларыбыз гына түгел, башка төбәкләрдән дә катнашучылар күп булды. Шул ук конне Эшмәкәрләр коне уңаеннан икътисади форум да үткәрелде.
«Язгы бер көн ел туйдыра», ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә шул. Яз җитүгә һәркайсыбыз җирдә эшләргә ашыга, нинди җиләк-җимеш утыртасын кайгырта. Авыл кешесенең күп төрле мәшәкатен җиңеләйтү йөзеннән соңгы елларда язгы ярминкәләр оештырыла башлады. Анда җаның теләгән бөтен нәрсә дә бар иде, дисәң бер дә ялган булмас. Төрледән-төрле яшелчә, җиләк һәм чәчәк үсентеләре, орлыклар, бүлбеләр, агач, куаклар, авыл хуҗалыгы кирәк-яраклары, тавык, үрдәк, күркә, бытбылдык чебешләре, (кош-корт), төрле тәм-том (хәтта көнчыгыш татлы ризыклары), һ.б. сатып алырга мөмкинлек тудырылды. Барысы 96 сәүдә ноктасы эшләде, Пермь, Оханск, Оса, Кунгур, Чернушка, Октябрьск, Уинск шәһәр һәм районнарыннан кала Башкортостан республикасыннан, Удмуртиядән, Чиләбе, Свердловск өлкәләреннән дә ярминкәдә сәүдә итүчеләр булды. Җирле җитештерүчеләрнең халык һө нәрләре товарлары тәкъдим ителде.
Авыл хуҗалыгы һәм кулланучылар базары идарәсе начальнигы М.Ф.Әхмәев чараны ачып, уңышлы
эш көне теләде. Край эшмәкәрлекне үстерү фонды директоры урынбасары И.С.Леушканова да ярминкәдә катнашучыларны кайнар сәламләде. Көннең кояшлы һәм җылы булуы, җирле үзешчән артистларның матур чыгышлары чараның уңышлы узуын тәэмин итте. Бигрәк тә Печмень авыл поселениесеннән «Сударушка» вокал ансамбле (җитәкчесе Флера Мәсәгутова) аерылып торды.
Кыскасы, ярминкәдә катнашучылар, концерт карый-карый үзенә кирәген сайлады. Махсус комиссия сәүдә рәтләрен күзәтеп «Иң яхшы сәүдә ноктасын» ачыклап, беренче урынга Печменьнән С.В.Вахонинны, икенче урынга Пермьнән С.И.Беклемышевны, өченче урынга Бардадан И.И.Закировны тәкъдим итте. «Иң яхшы халык һөнәрләре иясе» конкурсында Бардадан Ф.Н.Усаев, А.Н.Сарманов һәм Кунгурдан В.Ю.Шестакова җиңүче дип танылды.
Шул ук көнне Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә Эшмәкәрләр көне уңаеннан икътисади форум үткәрелде. Аның эшендә муниципаль Барда районы башлыгы С.М.Ибраев, Земство Җыелышы рәисе В.М.Сарбаев, крайдан эшмәкәрлекне үстерү Пермь фонды вәкилләре һәм район эшмәкәрләре катнашты.
Сергей Миннихан улы Барда районында 2014-16 елларда эшмәкәрлек торышы һәм үсеш перспективалары турында чыгыш ясады. «Эшләгән эшләребез шактый, эшлисебез тагын да күбрәк», -диде ул. Дәүләт ярдәмен тормышка ашыру кысаларында төзелеш, юл һәм торак-коммуналь хуҗалыгы сферасында булган производстволарны модернизацияләү буенча чаралар күрергә, дип билгеләде район башлыгы.
Уфа шәһәреннән бизнес-тренер Дмитрий Леонидович Никифоров эшмәкәрлек турында бизнес-тренинг уздырды.
Пермь крае буенча 8 санлы районара инспекциясенең федераль салым службасы начальнигы А.В.Наборщиков кече бизнесны контрольләү һәм куркынычсызлык турында сөйләде, www.nalog.ru сайты белән ничек эшләргә кирәклеген аңлатты; Пермь эшмәкәрлекне үстерү фондының «Территорияләрне үстерү» проекты җитәкчесе М.В.Кичанова 2014 елда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме турында мәгълүмат җиткерде, сорауларга җавап бирде.
Соңыннан чарага йомгак ясалды, резолюция кабул ителде.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *