Тормыш агышы алга барсын

В Шермейском поселении улучшено качество связи

Ноябрь аеның 23-25 көннәрендә Шермейка авыл поселениесендә шатлыклы вакыйга булды — кәрәзле элемтә өчен куелган мини-станциядә яңа җиhаз урнаштырылды hәм элемтә сыйфаты яхшырды. Мондый мөмкинлеккә район башлыгы С.М. Ибраевның, край Законнар чыгару Җыелышы рәисе, 23 санлы сайлау округы депутаты В.А. Сухихның край Информацион үсеш hәм элемтә министрлыгы белән бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә ирешелде.

Бу территориядә телефон элемтәсе электән үк начар эшләгән. Шул сәбәпле халык җирле хакимияткә, район башлыгына стационар телефон элемтәсенең сыйфатын яхшырту hәм кәрәзле элемтә булдыру буенча мөрәҗәгать иткән була. 2010 елда әле район башлыгы постына кандидат С.М. Ибраев шермейкалылардан бу хакта наказлар тыңлый. 2011 елда шундый эчтәлектәге наказларны край Законнар чыгару Җыелышына депутатлыкка кандидат В.А. Сухихка да ишетергә туры килә. Халыкның борчылуы аңлашыла да, Шермейка авыл поселениесенә караган авыллар район үзәгеннән 45-50 км ераклыкта урнашкан. 2014 елның язында бу проблема буенча халык исеменнән РФ Президентының Пермь шәhәрендәге кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәләр. Мөрәҗәгатьләрен край Роскомнадзор идарәсе җитәкчесе Ю.Н. Щебетковка юллыйлар. Күп тә үтми, дүртенче апрельдә Юрий Николаевич Шермейка авылы вәкилләрен кабул итә. Федорки авыл поселениесе вәкиле дә шундый ук сорау белән килгән була.

— Безне биредә игътибар белән тыңладылар, хәлебезгә керделәр. Очрашудан ышаныч белән кайттык. Район башлыгы С.М. Ибраев край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухих белән Пермь крае информацион үсеш hәм элемтә министрлыгында очрашуда булдылар. Оптик-җепселле (оптико-волоконные) элемтә линияләре сузарга дигән фикергә килгәч, безнең территориядә эшләргә әзер компанияне эзли башладык. “Импульс“ НПОсы компаниясе hәм аның стратегик планлаштыру, проектлар белән идарә итү группасы киңәшчесе Г.Г. Тирон белән хезмәттәшлек иттек, мини-станция вышкасын урнаштыру урыны билгеләнде, — дип сөйли Шермейка авыл поселениесе башлыгы В.Н. Мочалова.

hәм, ниhаять, 2014 ел ахырында оптик-җепселле элемтә линияләрен сузу буенча эшләр башланып китә. Кыенлыклар туганда С.М. Ибраев край Транспорт министрлыгы, “ЛУКОЙЛ“ компаниясе җитәкчелеге белән очрашып мәсьәләне уңай хәл итүгә ирешә. 2015 елның октябрь аенда Шермейкадан якынча бер километр читтә урнашкан калкулыкта кәрәзле элемтә мини-станциясе куела. Станциягә кадәр 960 метр озынлыкта электр линиясе дә сузарга кирәк була. Бу эш муниципаль район бюджеты хисабына башкарыла. Алга таба “Мегафон“ ПАОсы операторы тест җиhазларын урнаштыра. Радиус колачы (охват) 2 км тәшкил итә. Пермь крае информацион үсеш hәм элемтә министры Е.Е. Балуев, кәрәзле элемтә хезмәтләре күрсәтүче компания вәкилләре, депутат В.А. Сухих, район җитәкчелеге урынга килеп танышалар hәм алга таба эшне дәвам итәргә, программаларда катнашырга кирәклеге турында килешәләр. 2016 елның ноябрендә исә “Импульс“ НПОсы “Мегафон“ ПАОсы белән бергә радиус колачы 10 км тәшкил иткән яңа җиhазлар урнаштыралар.

— Поселениегә 9 авыл карый. Барлык авылларда да диярлек булдым, Антуфьевода, Зайцевода, Щипада, Низовскоеда, Шабаркада, Шермейкада элемтә бар, интернет эшли. Элек сенсорлы телефоннар гына эшләсә, хәзер барысы да диярлек кабул итә. Таулы җирлек үз ролен уйный әлбәттә, тик халык канәгать калды. Шул уңайдан поселениедә яшәүчеләр исеменнән район башлыгы С.М. Ибраевка, край Роскомнадзор идарәсе җитәкчесе
Ю.Н. Щебетковка, депутатыбыз В.А.Сухихка, “Импульс“ җитәкчесе Г.Г. Тиронга зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә, — ди В.Н. Мочалова.

Без авыл халкы белән очрашып, аларның фикерләре белән танышырга булдык.

Зөлфәния Ваhап кызы Клысбаева (рәсемдә), Шермейка ФАПы фельдшеры:

— Элек стационар элемтәдән генә файдалана идек, хәзер “Мегафон“га тоташтык. Барлык җирдә дә диярлек элемтә бар, телефонга номерларны урнаштырдым. Бик канәгать калдым. Шунысы сөенечле, теләүчеләр миңа шалтырата алалар hәм мин дә элемтәгә керә алам. Моңа кадәр алай түгел иде, авыл халкы борчылып җыелышларда чыгыш ясады. Хәзер кәрәзле элемтәдән файдаланабыз, өлкәннәр дә телефон ала башлады. Район җитәкчелегенә hәм элемтә урнаштыручыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Валентина Афанасьевна Киприянова, лаеклы ялда:

— Элек элемтә начар эшли иде. Президент кабул итүендә булып Шермейкада үзебезнең вышка булуны теләдек. Хәзер көчәйтелгән аппаратура куйдылар, “Мегафон“ бөтен урында да тота, бик уңайлы. Яшьләр дә, олылар да интернет булуына бик шат. Тормыш бит алга бара, безнең дә калышасы килми, заман белән бергә атлыйсы килә. Телефоннан еш файдаланабыз, урыны белән “Теле-2“ hәм “МТС“ тота. Шулай да олы буын вәкилләре стационар телефонның яхшы эшләвен тели. Безнең бу соравыбызны чишү өстендә эшләүчеләргә, җитәкчеләребезгә рәхмәт әйтәбез, уңышлар телибез. Тик бер үтенечебез бар: яңгырлар белән линия сузылган кайбер урыннарда туфрак юылган, шул җирләрне ремонтласыннар иде.

Әйе, сыйфатлы элемтә булуы барыбызга да кирәк. Бу заман таләбе, ә яшьләр турында әйткән дә юк. Шермейка төп мәктәбендә 30 укучы белем ала, быел беренче класска 7 бала килгән. Малай hәм кызлар ноутбук аша яңа җыр өйрәнәләр иде. Аларның класс җитәкчеләре белән сөйләшәбез.

Галина Николаевна Куланова, башлангыч класслар укытучысы:

— Шермейкада 1983 елдан бирле яшим, мәктәптә 36нчы ел эшлим. Соңгы вакытта Шермейкада яхшы сыйфатлы кәрәзле элемтә барлыкка килде. Моңа кадәр дә бар иде кәрәзле элемтә, тик ул тест режимында иде. Хәзер элемтә сыйфаты яхшы, тотрыклы. Без райондагы hәм урындагы җитәкчеләребезгә рәхмәтлебез. Алар әйткән сүзләрендә торды, биргән вәгъдәләрен үтәде. Дәресләрдә интернет кулланабыз. Электрон журнал алып барыла, тик элемтә булмаганлыктан барлык ата-аналар да аннан файдалана алмый иде. Алга таба булган мөмкинлекләрне кулланырга булсын. Әлегә Шабаркада элемтә барлык урында да тотмый, бу авылдан бик күп балалар укый. Барыбыз да яхшы сыйфатлы элемтә булуны тели.

Низовское авылында яшәүче Артем hәм Кирилл Колеговлар, Шермейка мәктәбенең 9 класс укучылары:

— Элек телефоннан сөйләшү өчен калкулыкка — таулы урыннарга барырга кирәк иде, хәзер өйдән дә элемтәгә кереп була. “Мегафон“ аша сөйләшәбез. Мисаллар чишәбез, интернеттан кирәкле мәгълүмат алабыз.

Ираида Ивановна Зорина, Щипа авылында яшәүче:

— Туган ягымны бик яратам, бернигә дә аны алыштырмыйм. Проблемаларыбыз юк, яхшы яшибез. Поселение башлыгы барысын да вакытында чишәргә тырыша. Күперләр ремонтланды, ут бар, юллар кардан чистартыла, пенсия алабыз — яшәргә була. Инде сыйфатлы элемтә барлыкка килде. Яшем 80гә җитсә дә, мин дә кәрәзле телефон алырга уйлыйм әле. Биш балам бар, алар төрле шәhәрләрдә яшиләр, аралашырга кирәк.

Халык әйтсә, хак әйтә, дигән борынгылар. Чыннан да, заман рухыннан калышмаска булсын. Өеңнән чыкмыйча гына ерак шәhәрдә, я булмаса чит илдә яшәүче якының белән аралашасың, әңгәмәдәшеңне күреп торасың. Ул гынамы, бик күп сорауларны хәл итәргә була. Тормыш гел шулай алга барсын, халыкның яшәеше яхшы якка үзгәрсен.

Роза Гыйззәтуллина.

Артур Уразов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *