Бардада яңа завод

Открылся завод "РиАл" в Барде20 июнь, җомга көн район үзәгендә истәлекле вакыйга — «РиАл» төзелеш материаллары заводы ачылды. Яңа объект Космонавтлар урамы, 44а адресы буенча «Правда» колхозының элеккеге яшелчә базасы бинасында урнашкан. Биредә төзелеш өчен полистиролбетон блоклары һәм тротуар плиткәләре җитештереләчәк. Хуҗалар -райондашларыбыз Ринат Габделбәр улы Тугумов (хәзер Екатеринбургта яши) һәм Бардадан Альфред Әхнәф улы Кантуганов, заводны исемнәренең беренче иҗекләрен кушып
атаганнар.
— Хәзерге вакытта заводта 7 кеше эшли. Бездә җитештерелгән полистиролбетон блоклар коттедж, гаражлар һ.б. төзелешендә кулланыла. Халыкта тротуар плиткәләре киң сорау тапты, әлегә аларны дүрт төрдә җитештерәбез, — дип сөйли Ринат Тугумов.
Чарага муниципаль район башлыгы С.М. Ибраев, аның урынбасары Х.Г. Алапанов, Оса муниципаль район башлыгы урынбасары А.В. Фотин, Барда авыл поселениесе башлыгы Д.Г. Зарипов, Земство Җыелышы рәисе В.М. Сарбаев һ.б. чакырылган иде.
— 2013 елда Барда районы торакны куллануга тапшыру буенча крайда өченче урынга чыкты. Төзелеш материалларының үзебездә җитештерелүе райондашларыбыз һәм күрше районнарда яшәүчеләр өчен яхшы булачак, өстәмә эш урыннары да барлыкка килде. Сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар телим, — диде Сергей Миннихан улы.
Барда авыл поселениесе башлыгы Дамир Габдулла улы:
— Инде кирәкле төзү материалларын алу өчен еракка барасы түгел, халык өчен бу бик уңайлы, -дип билгеләде.
Аннан чарада катнашучылар кызыл тасманы кисеп төзелеш объектына үттеләр. Заводта бер эш сменасына, ягъни 8 сәгатькә 30 кубометр полистиролбетон блоклары һәм 40 кв. метрдан күбрәк тротуар плиткәләре җитештерелә.
— Барда районы администрациясенә ярдәмнәре, киңәшләре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Әлегә бездә ассортимент ике генә төрдә, алга таба производствоны киңәйтү буенча эш алып барачакбыз, — дип сөйләде милекчеләр.
Амин шулай булсын, халык һәм район файдасына завод имин эшләсен.
Роза ГЫИЗЗӘТУЛЛИНА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *