Төнгүк мәктәбенә — 100 ел

Тюндюковской школе - 100 лет
Төнгүк авылы район үзәгеннән 12 километр ераклыкта урнашкан. Авыл үзәгендә поселениедә бердәнбер мәктәп бар, анда 36 педагог эшли, 178 укучы укый, ә мәктәпкәчә бүлекләрдә 90 бала тәрбияләнә. Мәктәп 100 еллык юбилеен нинди хәзинә белән каршы ала соң?
Төнгүк авылы рәсми рәвештә 1740 елдан билгеле. Революциягә кадәр ике мәчет була, кечкенә мәктәп ачыла. Әбүбәкер мулла укыта. Балалар мәктәпкә кочаклап утып алып киләләр, ә муллага сәдака бирәләр.
1917 елда зур үзгәрешләр була. Илдә Совет власте урнаштырыла. Өлкәннәр арасында грамотасызлыкны бетерү яңа властьның беренче чираттагы бурычы буларак карала.
1918 елның көзендә Төнгүктә hәм Аклышта, бөтен илдәге кебек, беренче совет мәктәпләре ачыла. Укытучыларга барлык кирәк-яракларны үзләренә эзләргә hәм сатып алырга туры килә. Китаплар, кәгазьләр, карандашлар җитми. Тарих беренче укытучыларының исемен саклый. Алар — Төнгүк мәктәбендә Усманов Габлахан hәм Усманова Рабига, Аклышта Хөсәенов Габләхәт hәм Хөсәенова Халидә. Гражданнар сугышы бара. Авыллар я кызылларга, я акларга күчә. Усманова Рабига hәм Хөсәенов Габләхәт ак гвардиялеләр кулыннан hәлак була.
1920 елдан 1936 елга кадәр Юнысов Мөхәмәтдин башлангыч мәктәп мөдире була. Аннан мәктәп белән Бакиров Мирҗан мөдирлек итә. Бөек Ватан сугышы елларында 14 укытучы фронтка китә, аларның тик 5се генә кире кайта: Әлмөхәмәтов Т., Хәлилов С., Зиннәтов Т., Бакиров М., Балтаева С.
Без Аклыш авылы турында юкка гына искә алмадык. Бу авыллар тарихы бер-берсе белән тыгыз үрелеп бара. Алар арасы нибары ике км гына. 1951 елда Аклышта 7 еллык мәктәп ачылгач, төнгүклеләр башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң Аклышта укуларын дәвам итәләр. Ике авылда балалар күп була, классларда 40ар бала укый. Шуңа күрә кайберләргә Султанай hәм Барда мәктәпләрендә дә укырга туры килә. 1959 елда Аклыш җидееллык мәктәбе янып китә. Ике елдан соң Төнгүктә яңа сигезьеллык мәктәп төзелә. 1966 елдан мәктәп урта мәктәпкә үзгәртелә. Балаларга башка мәктәпләргә йөрергә туры килми. Төнгүктә якын-тирә авыллардан: Аклыш, Күперле Башап, Яңа Чат, Яңа Казанка, Шлик Баш, Яңавыл h.б.дан балалар укый. Быел беренче чыгарылышка 50 ел тула.
30 елга якын мәктәп белән РСФСРның hәм СССРның халык мәгарифе отличнигы Мөхәмәтов Миллинур Газиз улы җитәкчелек итә. Ул безнең районга Тобольск педагогия институтын тәмамлаганнан соң җибәрелә. Нәкъ менә Миллинур Газиз улына Төнгүктә яңа бина төзелешен җитәкләү йөкләтелә. Ул педагогик талант, җитәкче сәләтенә ия була. Үзенең укучылары өчен искиткеч педагог, коллегалары өчен – акыллы директор була. Педагогик такт, шәхескә хөрмәт, коллегаларына аларның профессиональ эшчәнлегендә чын күңелдән ярдәм итү теләге – аның төп сыйфатлары. Ул шулай ук укучылар, ата-аналар белән аралашу сәләтенә ия иде.
1988 елдан мәктәп белән физик культура hәм спорт отличнигы, гомуми белем бирү почетлы хезмәткәре Шәрипов Рифнур Габдулахан улы җитәкчелек итә. Төнгүк мәктәбендәге спорт үсеше Рифнур Габдулахан улы исеме белән бәйле. Район милли бәйрәмнәре батыры буларак, Рифнур Габдулахан улы милли көрәш буенча Пермь крае hәм Россия җиңүчеләрен hәм призерларын тәрбияли.
Тарихыбызның катлаулы, хәлиткеч чорында, авыр 90 елларда илебезнең гамәлдәге системасы җимерелгәндә, мәктәп белән РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Кузаев Шәрифулла Нәҗмулла улы җитәкчелек итә. Лаборант, укытучы, директор урынбасары, директор – барлык бу юлны үтеп, ул үзен туган мәктәбенә багышлый. Нинди вазыйфада булуына карамастан, тавышын сирәк күтәрә, нинди хәлдә дә үзен тота белә hәм бу сыйфатлары белән үзенә җәлеп итә. Яхшы оештыручы, аеруча яңалыкларга сизгер кеше була. Аның җитәкчелегендәге коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә мәктәп 1998 елда “Ел мәктәбе“ Бөтенрәсәй конкурсы лауреаты була, Төнгүк балалар бакчасын да үз канаты астына ала.
2003 елдан элгәрләр эшен гомуми белем бирү почетлы хезмәткәре, “Мәгариф“ өстенлекле милли проекты җиңүчесе Вилдар Шәрифулла улы Кузаев дәвам итә. Төнгүк мәктәбендә белем алып, Пермь педагогия институтын тәмамлагач, ул туган мәктәбенә биология, химия hәм география укытучысы булып кайта. Биш ел директор урынбасары була, шуннан соң аңа коллектив белән җитәкчелек итүне тапшыралар. Ул инновация эшчәнлегенә әhәмият бирә, башкаларны да шуңа җәлеп итә. hәм нәтиҗәсе озак көттерми. 2006 елда мәктәп “Мәгариф“ өстенлекле милли проекты җиңүчесе була hәм 1 миллион сум күләмендә грант ала. Педколлектив hәм балалар саны зурая бара: 2004 елда Аклыш башлангыч мәктәп-бакчасы, ә 2009 елда Яңа Казанка төп мәктәбе мәктәпнең структур бүлекчәсенә әверелә.
Коллективта hәрвакыт тәҗрибәле укытучылар эшләде, аларга алмашка талантлы яшьләр килде. Күпләр юллама буенча килеп, тормышларын мәңгегә Төнгүк мәктәбе белән бәйләделәр. Алар — Вәлиева Т.Т., Габитова М.А., Мөхәмәтов М.Г. hәм Мөхәмәтова Н.Х., Кузаева Т.Л., Акова Г.В., Кариева Р.И., Нурсубина Н.Г., Балтаева Ф.С., Кузаева З.Л., Максиева Т.С., Максиева Г.А., Сарманова Р.М., Балтачева Р.Х., Мөхәмәтова С.Т. h.б.
Туган мәктәбенә аның укучылары укытучылар булып кайтты: Кузаев Ш.Н., Мөхәмәтов Р.М., Шәрипов Р.Г., Илкәева Ф.К., Нурсубина Э.К., Илкәева С.Д., Кучукбаева А.Т., Максиева И.З., Савинова М.Н., Акова Н.Г., Кузаев В.Ш., Кодиров А.С., Моратова Ф.Т., Юсуфкулова Л.И., Балтаева Р.Г., Шабаева Л.Г., Хәлилова И.И. Тәҗрибәле укытучылар яшь белгечләрне шефлыкка алды. Тотрыклы, тату, иҗади коллектив формалашты. Биредә мәктәп директорларының гына түгел, ә аларның ярдәмчеләре — урынбасарларының да тырышлыгы зур. Габитова М.А., Кузаев Ш.Н., Сарманова Р.М., Максиева Т.С., Кучукбаева К.Н. күп еллар укытучыларның остазлары булды.
Күп кенә коллегаларыбыз нәкъ менә шушы мәктәптән лаеклы ялга китте. Алар — мәктәпнең башлангычында торган, бүген безнең шатлыкларны да, борчуларны да уртаклашучы педагогик хезмәт ветераннары.
Төнгүк мәктәбе педагоглары профессиональ конкурсларда үз осталыкларын күп тапкыр раслады. Рус теле hәм әдәбияты укытучысы З.Л.Кузаева “Ел укытучысы“ край конкурсы призеры (1998). Информатика укытучысы Т.М.Мукаева (2009) hәм инглиз теле укытучысы А.Ф.Кузаева (2014) “Ел укытучысы“ конкурсының муниципаль этабында абсолют җиңүчеләре булдылар. Төрле елларда “Ел укытучысы“ конкурсының муниципаль этабында биология hәм химия укытучысы М.Н.Савинова (2013), рус теле hәм әдәбияты укытучылары Л.И.Юсуфкулова (2012) hәм А.М.Юнысова (2013), башлангыч класслар укытучысы А.М.Кузаева (2018) җиңүче булды. Инглиз теле укытучысы Г.И.Искәндәрова (2012), технология hәм ИЗО укытучысы
А.Д. Кучукбаева (2013), башлангыч класслар укытучысы А.А.Сабирҗанова (2014), рус теле укытучысы
А.С.Кодирова (2015), тәрбиячеләр Л.Ф.Рангулова (2016) hәм Г.М.Юнысова (2018), логопед М.Ф.Сабитова (2017) призлы урыннарга, О.О.Абдулова (2017) мактауга лаек булды.
Түбәндәге укытучылар казанышлары буенча төрле исемнәргә hәм бүләкләргә лаек: “РФ атказанган укытучысы“ – З.Л.Кузаева, “РСФСРның hәм СССРның халык мәгарифе отличнигы“ – Мөхәмәтов М.Г., “Халык мәгарифе отличнигы“ – Илкәева М.Х., Кузаев Ш.Н., Кучукбаева К.Н., Максиева Т.С., Нурсубина Н.Г., Кузаева Т.Л., Сарманова Р.М., В.Г.Ижгузин, “РФнең гомуми белем бирү почетлы хезмәткәре“ – Р.Г.Шәрипов, В.Ш.Кузаев, Т.М.Мукаева, “Физкультура hәм спорт отличнигы“ – Шәрипов Р.Г., ә Илкәева Ф.К. РФ Мәгариф министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде.
Без “Мәгариф“ өстенлекле милли проекты “Россиянең иң яхшы укытучылары“ конкурсы җиңүчеләре — рус теле hәм әдәбияты укытучысы Зәйтүнә Лотфулла кызы Кузаева, география укытучысы Вилдар Шәрифулла улы Кузаев, информатика укытучысы Таңсылу Мирза кызы Мукаева белән горурланабыз.
“Хезмәт hәрвакыт кешелек тормышы hәм мәдәнияте нигезе булды“, — дигән зирәк педагог, талантлы язучы, юмарт hәм киң күңелле кеше
А.С. Макаренко. Урта мәктәпкә нигез салынган көннән башлап мәктәп А.С. Макаренко педагогикасы нигезләренә таянып эшли, шушы дәвердә мәктәп директорлары бу принцип белән яши. Безнең авылда кирпеч заводы да була. Җәйге лагерьда бер сменага өлкән класс укучылары 500 мең кирпеч җитештерә. Чыгарылыш укучылары мәктәп коллективы белән мәктәп гаражын, ашханәсен hәм спортзалын ничек төзүләрен горурлык белән искә алалар. Үзгәртеп кору елларында мәктәп М.Җәлил исемендәге колхоз белән хезмәт килешүе төзеп, кәбестә үстерә. 60 елларда балалар терлекчелек, трактор эшенә өйрәтелә. 1966 елдан хәзерге көнгә кадәр 400 дән күбрәк егетләр урта гомуми белем турындагы аттестат белән бергә тракторчы таныклыгын да ала. Мәктәпнең хәзер дә мәктәп яны участогы, теплицасы бар. Мәктәп яны участогы төрле конкурсларда күп тапкырлар җиңүче булды. 1991 елда коллектив өлкә буенча
1 урын ала. Мәктәпкә бүләккә кер юу машинасы, Т-25 тракторы hәм
10 класс укучылары өчен Кремль Яңа ел бәйрәменә путевка бирелә. Укучыларыбыз “Агрокласслар“ край проектында уңышлы катнаштылар. 2009 елда Чиләбедә мәктәпнең хезмәт тәрбиясе системасы А.С.Макаренко исемендәге халыкара конкурста
2 урын алды.
Бездә эштә буыннан-буынга күчүчәнлек бар җирдә, шул исәптән спортта да бар. Ирекле hәм милли көрәш Төнгүк мәктәбенең визит карточкасы булып тора. Балаларның көрәшкә мәхәббәте өлкән буын батырларыннан килә. Тренер-преподавательләр Р.Г.Кучукбаев, Рәмис hәм Рифнур Шәриповлар Пермь өлкәсенең күп көрәшче-чемпионнарын, Бөтенрәсәй дәрәҗәсендәге призерлар тәрбияләде. Хәзерге вакытта авылда hәм мәктәптә көрәш белән шушы мәктәпне тәмамлаган тренер Л.Х.Хөснетдинов шөгыльләнә. Күп еллар мәктәп чаңгычылары Р.С.Гафаров (Яңа Казанка мәктәбе базасында) hәм мәктәпне тәмамлаган Л.Г.Шабаева җитәкчелегендә район ярышларында призлы урыннар ала. 1985 елда М.Җәлил исемендәге колхоз рәисе Р.Г.Кучукбаев башлаган ат спортын Рәмис Шәрипов уңышлы дәвам итә, муниципаль, край hәм федераль ат чабышларында җиңүләр шуның дәлиле булып тора. В.Ш.Кузаев hәм
А.Ф. Кузаева җитәкчелегендәге мәктәп туристлары районда лидерлык позициясеннән калышмыйлар.
Әгәр без мәктәпне 60 еллардан алып бүгенге көнгә кадәр тәмамлаучыларны тагын бер традиция якынайта, дип әйтсәк артык булмас. Ул Җиңү көненә багышланган җырлар hәм строй смотры. Бу мәктәпнең генә түгел, авылның да якты, дулкынландыргыч чараларының берсе. Укучыларның ата-бабаларыбызның бөек батырлыгына, тугрылыгына, үз Ватанын яклауга әзер булуы бу бәйрәмдә катнашучы hәркемнең күңелен били.
Укучыларыбыз тикшеренү эшләрендә, проект эшчәнлегендә, иҗади конкурсларда, олимпиадаларда җиңүләре белән сөендерәләр. Иң истәлекле нәтиҗәләр – “Мине ХХI гасырда бәяләрләр“ Бөтенрәсәй яшьләр фәнни-тикшеренү hәм иҗади эшләр конкурсы (Р.Савинов, Р.Балтачев, Г.Юнысова), “Фәндә беренче адымнар“ (А.Мукаева, Т.Мукаев), “Минем инициатива“ (Г.Кәбирова, И.Кариева, Г.Мансурова), Бөтенрәсәй тикшеренү эшләре конкурсы (Р.Галимов) h.б.
Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда hәм спорт ярышларында актив hәм нәтиҗәле катнашканнары өчен укучыларыбыз губернатор премиясе стипендиаты (В.Мингазова), “Кама буеның яшь талантлары“ край премиясе (Э.Савинов, С.Юлаев, Г.Кәбирова), “Пермь характеры“ беренче край иҗтимагый-дәүләт инициативасы (Р.Әхмәдуллин), “Мәгариф“ өстенлекле милли проекты талантлы яшьләре өчен премия (Р.Кучукбаев), Ш.Казанбаев исемендәге муниципаль премия (А.Мукаева, А.Миргунов,
Р. Атнагулов) стипендиатлары булдылар.
hәр мәктәпнең үз казанышлары бар. Әмма бөтен мәктәпләрне берләштергән hәм якынайтканы да бар. Алар — чыгарылыш укучылары. Язмышлар төрле, төрле юллар сайланган булса да, безнең мәктәп укучылары белән хаклыча горурлана. Шагыйрь язганча: “Россия укытучылары белән дан тота, укучылар аңа дан китерә“. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында — РСФСРның hәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нураева Р.Г., РФнең атказанган укытучысы Ю.Ә.Нураев, язучы, “Ислам нуры“ газетасы редакторы Хәлил Шәрипов, Татарстан республикасы, Россия Рәссамнар союзы hәм ЮНЕСКО халык-ара рәсем сәнгате ассоциациясе әгъзасы Хәмзә Шәрипов, техник фәннәр кандидат М.Г.Нурсубин, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Г.А. Саликов, икътисад фәннәре кандидатлары З.Ш.Кучукбаев hәм Х.Миргунов, ПГГПУның гомуми hәм эксперименталь физика кафедрасы доценты, физика-математика фәннәре кандидаты А.Ф. Кузаев, грек-рим көрәше буенча Европа чемпионаты призеры, Барда районының почетлы гражданины Р.Г.Кучукбаев, өлкә үзешчән шагыйрьләр конкурсы лауреаты М.Х.Максиев, үзешчән композитор Ш.Г.Кучукбаев h.б. Батырлык ордены белән бүләкләнгән Савинов Сирень мәңгегә унтугыз яшьлек булып хәтердә сакланачак. Быел Татарстан республикасы халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Кузаева Дамирә Нәҗмиҗан кызына 70 яшь булыр иде.
Чыгарылыш укучылары исемлеген чиксез дәвам итәргә мөмкин. Алар — предприятие hәм учреждение җитәкчеләре, эшмәкәрләр, врачлар hәм укытучылар, адвокатлар hәм хәрбиләр.
Зур юл үтелде. Бу дәвер эчендә мәктәп күп нәрсәгә иреште. Алда безне яңа уңышлар, казанышлар, шатлыклы вакыйгалар көтә, иң көтеп алынганнарның берсе – күп буыннар хыялланган яңа мәктәп төзү.
Барлык өметләр hәм хыяллар тормышка ашсын!
Төнгүк урта мәктәбе коллективы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *