Мөхтәриятнең 30 еллык юбилее

(Просмотрено - 32 раз, просмотров за сегодня - 1 )

Агымдагы елда Кама буе региональ миллимәдәни мөхтәрияте оештырылуга 30 ел тула. 12 марттаГубернияПермь крае халык иҗаты йортында шушы юбилейга багышланган тантаналы чаралар үткәрелде, аларны край губернаторы администрациясе булышлыгы белән Х.Х. Фәрвәзетдинов җитәкләүче мөхтәрият советы оештырды. Бәйрәмгә Пермь шәhәре hәм районнарыннан, край шәhәр hәм районнарыннан миллимәдәни эшләрне әйдәп баручы җәмәгатьчелек вәкилләре, үзешчән сәнгать hәм фольклор коллективлары чакырылган иде.

Кыскача миллимәдәни мөхтәрият тарихына тукталып үтик. Пермь өлкәсендә 1988 елда татарбашкорт иҗтимагый үзәген тәшкил итәчәк инициатив төркем оеша. Бу төркемдә сугыш hәм педагогик хезмәт ветераны Иткинин Мәсгут Шафагир улы hәм Пермь дәүләт педагогия институты студенты Рафаил Бикбулат улы Хәплехәмитов була. Шул рәвешле Мулланур Вахитов исемендәге татарбашкорт җәмәгать оешмасы барлыкка килә, алар Кама буенда гомер кичерүче татар hәм башкортларның рухи яңарышы, милли мәнфәгатьләре турында кайгырталар. Бу үзәк оештырылуы зур әhәмияткә ия, чөнки йөзләрчә еллар буена татар hәм башкортларны берләштереп торучы оешма булмый. Беренче рәис булып Р.Б. Хәплехәмитов сайлана, ул 1992 елга кадәр җитәкчелек итә. Алга таба 1992-1995 елларда рәис вазыйфасын география фәннәре кандидаты Марсель Сәлах улы Әхмәтов, 1995-1998 елларда Фәүзия Сөнгать кызы Пак үти. Вакыт узу белән үзәк үзгәрешләр кичерә, 1998 елда ул Пермь өлкәсе татар hәм башкортларының региональ миллимәдәни мөхтәрияте итеп үзгәртеләяңа устав булдырыла. 1998-2002 елларда мөхтәриятне Ф.С. Пак, 2003-2013 елларда Хәлил Мирзаян улы Гөзәеров җитәкли. 2013 елдан башлап үзәк Пермь крае татарлары региональ милли-мәдәни мөхтәрияте исеме ала.

Тантана Хәлил Хәмис улы сәламләве белән башланды. Ул крайда татар халкы мәнфәгатьләре буенча нәтиҗәле эш алып баручылар турында сөйләде, аларга hәм район җитәкчеләренә телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап яшәүдә керткән өлешләре өчен совет исеменнән рәхмәт белдерде.

Пермь крае мөселманнары төбәк Диния нәзарәте рәисе Әнвәр хәзрәт Әбләев коръән аятьләре укыды, изге теләкләрен җиткерде.

А.Н. Смертин награждает руководителей общественной организации
А.Н. Смертин награждает руководителей общественной организации

Пермь крае башлыгы Д.Н. Махонин исеменнән котлауны Пермь крае губернаторы администрациясе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы, эчке эшләр сәясәте департаменты директоры А.Н. Смертин җиткерде.

– Милли-мәдәни мөхтәрият оештырылуның 30 еллыгы уңаеннан кайнар котлыйм. Пермь краенда 115 меңнән артык татарлар бар – бу төбәктә яшәүче халыклар арасында икенче урын. Сезнең үзенчәлекле колорит – край байлыгы ул. Бергә булыйк, бердәм булыйк! – диде Александр Николаевич hәм иҗтимагый оешманы җитәкләүчеләрне бүләкләде.

Тантаналы чарада край губернаторы администрациясенең эчке сәясәт департаменты директоры урынбасары А.А. Субботина катнашты, ул Рәсәй Федерциясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы милләтләр эше буенча комитет рәисе урынбасары, депутат Илдар Ирек улы Гыйльметдинов исеменнән хөкүмәт телеграммасын укыды hәм бүләкләр тапшырды.

Чарага чакырылучы дәрәҗәле кунаклар арасында Пермь крае Пермь муниципаль районы башлыгы А.П. Кузнецов hәм Барда муниципаль районы башлыгы Х.Г. Алапанов та бар иде. Александр Павлович: “Без туган җиребездә аңлашып, дустанә мөнәсәбәтләрдә яшибез, чөнки Парма дип исемләнгән кече ватаныбызны яратабыз. Бергәләшеп храмнар, мәчетләр төзибез, халыклар дуслыгы өчен дога кылабыз. Киләчәктә дә шулай дәвам итсә иде“, – диде.

Поздравление от главы Бардымского района Х.Г. Алапанова
Поздравление от главы Бардымского района Х.Г. Алапанова

Хәлил Газбулла улы татар телендә чыгыш ясады:

– Бүген зур бәйрәм – крайда мөхтәрият оешуга 30 ел тула. Телебезне hәм тарихыбызны саклаудагы эшчәнлеге өчен край җитәкчелегенә рәхмәтебезне белдерәбез, – дип изге теләкләрен җиткерде hәм җәен булачак Барда җыенына чакырды.

Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары И.И. Халиков Татарстан Республикасы Милли Шурасы рәисе, премьер-министр В.Г. Шәйхразиев, конгресс рәисе Р.З. Закиров исеменнән зур сәламнәр җиткерде. Илгиз Илдар улы илебезнең татар җәмәгатьчелеге hәм үзәкләре алып барган эш тәҗрибәсе турында сөйләп үтте, мәгариф hәм мәдәниятне, рухи байлыгыбызны саклау hәм үстерү буенча фикерләрен әйтте.

– Бу еллар эчендә милләт өчен күп эшләр башкарылган, яңа өметләр, яңа планнар корылган. Татарлар дөнья буенча сибелеп яшиләр. Алга таба да эшегездә уңышлар телибез, бәйрәм белән! – дип актив җәмәгатьчелек вәкилләре – Барда районы татар hәм башкортлары мәдәни үзәге рәисе С.Н. Назинга, Барда районы хатын-кызларының “Ак калфак“ оешмасы рәисе Н.Г. Исмәгыйловага hәм Лысьва шәhәре татарлары иҗтимагый оешмасы рәисе, филология фәннәре кандидаты З.Ә. Мухаевага Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын hәм медальләр тапшырды.

Пермь крае татарлары мөхтәрияте советы исеменнән актив эшчәнлек алып барганнары өчен бүләкләнүчеләр күп булды бу көнне. Барда районыннан сәхнәгә Озын Ялан hәм Каенавыл мәдәни-ял комплекслары директорлары Рамил Әмиров hәм Венера Сарманова, Барда мәдәният hәм ял үзәге хезмәткәре Илгиз Халитов күтәрелде.

Юбилей уңае белән башкорт, рус, мари, яhүд, әрмән hәм башка милли үзәкләр вәкилләре котлаулары яңгырады. Чыгышлар край сәнгать осталары hәм фольклор коллективларының матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Чыгыш ясаучы рәсми затларга Уен районында пешерелгән как бәлеш тапшырылды.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, җирле шагыйребез Идият Әширов сәхнәдән үзе иҗат иткән “Төркиләр без“ шигырен сөйләде.

Фәүзия Сөнгать кызы үз чыгышында мөхтәрият эшчәнлегендә күрсәтелгән ярдәме өчен Татарстан Республикасына, Пермь крае җитәкчелегенә, Барда районы хакимиятенә h.б. зур рәхмәтен белдерде. Арабыздан киткән актив эшчәнлек алып баручылар исемнәре аталып бер минутлык тынлык игълан ителде. Бәйрәм ахырында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел“ җыры башкарылды.

“Губерния“ халык иҗаты йорты фойесында декоратив-кулланма сәнгать үрнәкләреннән, нәшер ителгән китаплардан, милли халык ашларыннан бай күргәзмә оештырылган иде. Ниләр генә булмады биредә: тукылган тастымаллар, чигелгән пар мендәрләр hәм чуклы сөлгеләр, сугылган паласлар, карават япмалары, үрелгән урындык җәймәләре – hәммәсе күз явын алырлык! Камыр hәм күмәч ризыклары да күп төрдә тәкъдим ителде, җаның теләгәнен сайлап ал. Уен, Орда районы сәнгать осталары дәртле җыр hәм биюләре белән чарага ямь, милли төсмер өстәде. Шунысы игътибарга лаек, шәhәр hәм районнардан килүчеләр милли киемнәрдән иде: калфак, түбәтәй, чигүле алъяпкыч hәм камзуллар кигән милләттәшләребез бик күркәм күренде.

Бәйрәмгә килгән милләтәшләребез белән әңгәмә корырга да өлгердек. Уен муниципаль районы татар-башкортлары иҗтимагый үзәге рәисе Эльмира Галимуллина:

– Без бүгенге чарага 32 кеше: “Рәйхан“, “Бәйрәм“, “Яшьлек“ коллективларында шөгыльләнүче мәдәният хезмәткәрләрен hәм бүләкләүгә активистларыбызны алып килдек. Җирле авторларның иҗат эшләреннән күргәзмә әзерләдек, палас сугу остасы Нәсимә апа Гайсина осталык дәресе тәкъдим итте. Кәефләр – бәйрәмчә! – диде.

Уен районы Югары Сеп авылыннан Пермь крае халык остасы Нәсимә Маннаф кызы Гайсина:

– Палас сугуга 50 яшемне тулгач тотындым, инде 20 еллап халык сораулары буенча эшлим. Кул эшләренә балачагымда ук әниемнән өйрәндем: тастымаллар да сугам, чигәм, эрлим, бәйлим дә.

Пермь шәhәреннән “Чәкчәк“ татар яшьләре оешмасы вәкиле Ләйсән Ишимова:

– Безнең оешма 2014 елдан эшли, егермегә якын яшьләрне берләштерә. Җитәкчебез – Рөстәм Галимов. Үзем Барда районы, Озын Ялан авылыннан, Пермь дәүләт милли-тикшеренү университетында ( элеккеге ПГУ) укыйм, булачак биолог.

С.Н. Назин с  И.И. Халиковым
С.Н. Назин с И.И. Халиковым

Барда районыннан С.Н. Назин чараның мөhимлеген билгеләп:

– Мөхтәрият тел, мәдәният, мәгариф, гореф-гадәтләр, йолаларыбызны саклау hәм киләсе буыннарга җиткерүдә безнең алга зур бурычлар йөкли. Киләчәктә тагын да илhамланып эшләргә язсын, сау-сәламәт булыйк, – диде.

Пермь крае татарлары региональ милли-мәдәни мөхтәриятенең 30 еллыгына багышланган тантана чарасы тәмам. Тик бу бәйрәмдә яңгыраган котлаулар, изге теләкләр, дәртле җыр hәм биюләр күңелләрдә озак сакланыр әле, киләсе эшчәнлегебезгә маяк булып торыр.

Роза Гыйззәтулина.

Ибраhим Тимганов фотоларында бәйрәм мизгелләре.

(Пока оценок нет)


Подпишитесь на обновления RSS-ленты

При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.