Үзара хезмәттәшлекне ныгытып

Укрепляя взаимное сотрудничество

Өченче мартта Барда районында эш сәфәре белән Башкортостан Республикасы вәкилләре булды. Очрашулар Барда гимназиясендә, Үдик урта мәктәбендә hәм балалар бакчасында уздырылды.
Башкортостан Республикасының Уфа шәhәреннән hәм Тәтешле районыннан килгән делегация иң беренче Барда гимназиясенә юл алды. Кунаклар биредә укыган танылган шәхесләргә багышланган стендларны карадылар, музейда булдылар. Укучылар hәм ата-аналар көче белән әзерләнгән концертта “Алтынай“ үрнәк бию hәм “Көмеш кыңгыраулар“ вокаль ансамбльләре чыгыш ясады, башкорт телендә Әнгам Атнабаев шигыре яңгырады.
Барда районы мәгариф идарәсе начальнигы Т.М. Мукаеваның сәламләвеннән соң Габдулла Тукай исемендәге Барда гимназиясе hәм Башкортостан Республикасының Рами Гарипов исемендәге гимназиясе арасында “Кардәш мәктәпләр“ килешүенә кул куелды.
Укрепляя взаимное сотрудничество
Барда гимназиясенең педагогик коллективы, чыгарылыш 10, 11 класс укучылары hәм Башкортостан Республикасы вәкилләре катнашында семинар-киңәшмәне Барда муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Т.В. Балтаева ачып нәтиҗәле эш көне теләде. Семинар-киңәшмәдә Башкортостан Республикасы Мәгариф hәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе начальнигы Б.И. Зинуров чыгышы милли мәгариф өлкәсендә үзара бәйләнеш перспективаларына, республикадан читтә яшәүче ватандашларга белем бирү сферасында ярдәм күрсәтүгә багышланды. Башкортостан Республикасы Язучылар берлеге идарәсе рәисе З.А. Алибаев милли кадрларны тәрбияләү, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетына абитуриентлар кабул итү, милли әдәбият аша патриотлар hәм милли кадрлар тәрбияләү турында сөйләде. Башкортостан дәүләт университеты доценты, филология фәннәре кандидаты И.Р. Сәетбатталов башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектына багышланган китаплар сериясен чыгару проекты буенча эш барышы белән таныштырды. Башкортостан Республикасы Мәгарифне үстерү институты кафедрасы мөдире Э.Ф. Рәхимова башкорт теле hәм әдәбияты укытучыларын мәгълүмати-методик теркәүгә тукталды. Башкорт телен саклау hәм үстерү фондының мәгариф буенча белгече Ф.Ф. Газизова чыгышында сүз башкорт телен өйрәнү буенча проектлар турында барды. Тәтешле районы мәгариф бүлеге начальнигы Ә.М. Фәрвәзетдинов мәгариф сферасында Барда hәм Тәтешле районнары арасында муниципальара хезмәттәшлек турында фикерләрен белдерде. Рами Гарипов исемендәге гимназия директоры И.Р. Салихов чыгышы Пермь крае балаларын үзе җитәкләгән уку йортына кабул итүгә багышланды.
Башкортостаннан килгән кунакларны Үдиктә дә җылы каршы алдылар. Мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге белән танышкач, балалар әзерләгән концерт тәкъдим ителде. Укучылар чыгышы рухи-әхлакый, патриотик hәм мәдәни-эстетик тәрбия алу юнәлешләрен күз алдында тотып планлаштырылган иде. Үдик мәктәбе педагогик коллективы белән очрашканнан соң түгәрәк өстәл артында үзара хезмәттәшлек үсеше сорауларына багышланган сөйләшү алып барылды. Шулай ук балалар өчен интерактив мәйданчыклар оештырылды, осталык дәресләре үткәрелде. Ахырда Башкортостан Республикасының Рами Гарипов исемендәге гимназиясе, Тәтешле районының Югары Тәтешле урта мәктәбе hәм Барда районы Үдик урта мәктәбе арасында “Кардәш мәктәпләр“ килешүенә кул куелды.
Т.М. Мукаева, чараның уңышлы узуын билгеләп:
— Очрашу эчтәлекле булды, алга таба да бергә яшик. Элек тә сезнең терәкне тойдык, үзара хезмәттәшлек ике як өчен дә файдага илтсен, — диде.
Чарада Пермь крае мәгариф үсеше институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Т.Г. Голева, Барда районы башкортлары корылтае рәисе М.Н. Мозафаров, Башкортостан Республикасы Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы Н.М. Габдушев, Пермь крае башкорт корылтае рәисе урынбасары Р.Р. Шәрипов, “Гәйнә“ оешмасы әгъзалары, Үдик авылыннан киң җәмәгатьчелек тә катнашты.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *