Милләт рухын саклап

konf«КАМА БУЕ җирле язучылары, шагыйрьләре, крайны өйрәнүчеләренең этномәдәни мирасны саклау һәм үстерүдәге роле» дип аталган фәнни-гамәли конференция Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан, край шәһәрләре һәм районнары галимнәре, тел белгечләре, иҗат көчләре катнашында 28 ноябрьдә Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә уздырылды. Эшлекле һәм күтәренке рухта барган бу чараны Барда муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары, район татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге рәисе С.Н.Назин ачып җибәрде. Конференциядә муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев, композитор, җырчы, мөгаллим, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут Габдрахман улы Имашев, тарих фәннәре докторы Дамир Мәүләви улы Исхаков һәм Фәйзелхак Габделхак улы Ислаев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, драматург Данил Хәбибрахман улы Салихов, «Түгәрәк уен» альманахы мөхәррире, шагыйрә Илсөяр Вазыйх кызы Иксанова, Пермь крае губернаторы администрациясе милли мөнәсәбәтләр бүлеге начальнигы урынбасары Ирина Павловна Оборина, край татарлары мөхтәрияте рәисе Хәлил Хәмис улы Фәрвәзетдинов катнашты. Бу мөһим чарада сөйләшү халыкның гасырлар аша бүгенге көнгә килеп җ иткән бай мирасын саклау һәм баету турында барды. Көннең беренче яртысы галимнәрнең, тел белгечләренең тарих һәм тарихи шәхесләр, Пермь краенда әдәби хәрәкәт торышы, хәзерге заман татар әдәбиятына багышланган тулы эчтәлекле докладлары тыңланды. Тукай паркында «Шүрәле» арт-объекты белән танышу да нәкъ шушы көнгә билгеләнгән иде. Төштән соң мәгънәле сөйләшүләр ике секциядә алып барылды. Туган якны өйрәнүчеләр Бардада яңа нәшер ителгән «Илһам биргән җирем» китабын тәкъдир итүдә катнашты. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Идият Мөкыйм улы Әширов сүзне Татарстаннан килгән кунакларга биреп, җыентыкка бәя алынды. Туган якны өйрәнүчеләр секциясе дә файдалы һәм кызыклы чыгышлардан торды. Киләчәктә крайда этномәдәни мирасны саклау һәм үстерү максатында оешма булдыру зарурлыгы хәл ителде, резолюция кабул ителде.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *