Бәхет нигезе — гаиләдә

DSC_0264 (Medium)БАЛА тәрбияләү җиңелләрдән түгел. Шулай булса да, арабызда күп бала караучы күркәм гаиләләр бар. Күчтәнтидә яшәүче Сәфәровлар әнә шундыйлардан. Марат Мөнип улы һәм Альбина Рәис кызы гаиләсендә дүрт бала үсә.

— Кияүгә 17 яшемдә чыктым. Күп балалы әни булуыма күнектем, авыр түгел. Өйдә булмасалар, кайчан кайтырлар икән, дип зарыгып көтеп торам, — ди ул.

Өлкән уллары Эльмир Күчтәнти төп, Сараш урта мәктәпләрен «5»леләргә генә (көмеш медальгә) тәмамлый. Хәзерге вакытта Екатеринбург дәүләт университеты юридик факультетының икенче курс студенты.

Икенче балалары — Диана җиденче класс укучысы. Милена исә өченче класста белем ала, кызлар «4» һәм «5»леләргә өлгерергә тырыша. Төпчек ул Русланга 6 яшь, бакчага йөри.

— Балаларымны таза-сау, кешелекле булсыннар иде, дим. Төп тәрбияне әтиләре бирә, эшкә өйрәтә. Аның үрнәгендә спортка тартылалар, Эльмир 2012 елда «Таң» газетасы призларына үткәрелгән эстафетада Н.Каракулов исемендәге призны яулады, — ди әниләре куанып. — Хуҗалыкта ярдәмчем ул. Әйткәнне көтми, үзе белеп эшли.

Сәфәровлар сыер, үгез, бозау карыйлар, бал кортлары бар. 2003 елда янгыннан соң туганнары ярдәме белән яңа йорт җиткерәләр. Хәзер Альбина мәктәптә эшли, укучыларның туклануы өчен җавап бирә. Марат элек урманчы, водитель була, хәзер мәктәпне җылыта. Күчтәнти төп мәктәбе укытучылары да Сәфәровларны яхшы яктан гына телгә алдылар. «Максатка омтылучан, тырыш балалар үсә бу гаиләдә. Эльмир Сәфәров — безнең горурлыгыбыз, алга таба да уңышлы укуын телибез», — диделәр.

«Гомер юлын әниеңне рәнҗетмәслек итеп үтәргә кирәк», — диелә бер хәдистә. Туган йортында алган киңәш-табыш, гыйлем-тәрбия балаларга дөрес юл сайлауда ярдәм итсә иде. Сәфәровларга алга таба да балалары уңышларына сөенеп яшәргә язсын, диясе килә.

Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *