Юбилеең белән, “Каенсар“!

С юбилеем, “Каенсар“!
Танып авылы бай тарихлы. Аңа районда беренчеләрдән булып гәйнә нәселе башкорт кабиләләре күчеп килеп урнаша. Тарихи чыганаклардан ачыкланганча, авылның барлыкка килү вакыты 1556 елга туры килә.
Милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне өйрәнү hәм саклау поселение мәдәният учреждениеләренең төп эш юнәлеше булып тора. 1976 елда мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Батыркаева Мәүлидә үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылардан фольклор группа оештыра. Беренче чыгыш өчен “Аулак өй“ постановкасы куела, ул хәзерге көнгә кадәр коллективның иң уңышлы номеры булып кала. Группа составында К.Маркс исемендәге колхоз савучысы Кафия Амаева, аның тормыш иптәше – Бөек Ватан сугышы ветераны, гармунчы Шәфигулла Зиннәт улы, савучы Рауфилә Ракаева, колхозчы Мәрфуга Кадышева, Гыйлемхан Туйгелдин, механизатор Чугалаев Хәлим, сигезьеллык мәктәп директоры Рамил Батыркаев, баянчы Рамил Туйгелдин, Найлә Хәлилова, гармунчылар Габҗәлилов Хәвәри, Гаделҗан Яткулов, савучы Гөләзимә Акбашева hәм аның тормыш иптәше механизатор Исрафил Галимҗан улы h.б. була. Коллектив колхозчылар, халык алдында чыгыш ясый, шулай ук төрле конкурсларда катнаша.
1981 елдан коллектив эшчәнлегенең икенче этабы башлана. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып Пермь мәдәният-агарту училищесын тәмамлаган Таhирә Әҗмәгулова эшли башлый. Нәкъ менә ул, шул вакыттан алып, 30 елдан күбрәк коллективның алыштыргысыз җитәкчесе. Ансамбльнең даими составы 20 кешедән тора. Постановкалар куйган вакытта аның саны 30-35 кешегә кадәр җитә. Иң актив катнашучылар: Яткулов Габделҗан, Мәлик Әҗмәгулов, Гадилә Әҗмәгулова, Аида Хәлилова, Минзимә Габҗәлилова, Хәмидә Урастимирова, Хәлилов Риза, Чугалаев Рәвис, Акбашев Исмәгыйль, Мөнәфирә Шәмсетдинова, Эльза Юнысова, Найлә Амакачева, Галия Нурлина, Мәхмүт Якшиев, Зөбәрҗәт Йосыпова, Рида Якупова, Илhам Корбанов, Илфаил Габҗәлилов, Мөхәрәм Чугалаев.
Коллективта гаиләләре белән шөгыльләнүчеләр дә бар, алар — Алия hәм Рәүф Адиловлар, Рәсилә hәм Илшат Сәгыйтовлар, Таhирә hәм Ринат Әҗмәгуловлар, Сәкинә hәм Рамил Батыркаевлар.
“Каенсар“ коллективы борынгы гореф-гадәтләрне, җыр сәнгатен, башкорт hәм татар халкының үзенчәлекле традицияләрен актив пропагандалый, мәдәниятебезне саклауга булышлык итә. Аларның чыгышлары hәрвакыт дәртле, матур, тамашачыларны җәлеп итәрлек була.
Төрле елларда ансамбль төрлечә аталды. Тик 1996 елдан гына коллектив “Каенсар“ исемен даими йөртә башлады. Коллектив репертуарында башкорт hәм татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдыручы: “Аулак өй“, “Кичке уен“, “Солдатка озату“, “Әбием сандыгы“, “Килен төшерү“, “Балага исем кушу“, “Сөрән сугу“ кебек постановкалар hәм башка татар-башкорт халкы җырлары hәм биюләре белән озатылучы күренешләр урын алган.
“Каенсар“ фольклор коллективы поселение, район, край, гомумрәсәй конкурс hәм чараларының актив катнашучысы булып тора.
2010 елда ул Екатеринбургта III Бөтенрәсәй “Түгәрәк уен“ татар фольклор фестивалендә край намусын яклады.
2012 елда — “Лукойл-Пермь“ ОООсының ХI социаль hәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүче булды hәм бүленгән грант средствосына милли костюмнар алды.
2016 елда Октябрьский районы Янапай авылында үткән край авыл сабантуенда районыбызны тәкъдим итте.
Коллектив яулаган бүләкләр арасында төрле дәрәҗәдәге призлар шактый. “Каенсар“ның иҗади эшчәнлеге тамашачыны битараф калдырмый, күңелле бәйрәм атмосферасын тудыра, уңай тәэсирләр уята, җәмгыятьне рухи баета hәм буыннар бәйләнешен тормышка ашыра.
26 августта 14 сәгатьтә Танып мәдәният йорты каршында Танып авылының hәм “Каенсар“ ансамбленең юбилейларына багышланган фольклор бәйрәме үткәрелә. Рәхим итегез!
Ралит ШАМКАЕВ, Сараш мәдәният йорты директоры.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *