Игелек үрнәге

5 марта в Бардымской коррекционной школе-интернате прошли памятные мероприятия.
БАРДА коррекция мәктәбе-интернатында 5 мартта истәлекле чаралар үткәрелде. Бу көнне яӊа социаль-көнкүреш юнәлешендәге кабинет ачылды hәм язны каршы алу билгесе буларак балаларга кайнар коймаклар тәкъдим ителде.
Игелекле затлар – спонсорлар булмаса, бу чараны оештыру язмас иде. Тормышыбызга ямь өстәргә ярый әле алар бар. Пермь православие hәм Барда районы славян җәмгыятьләре, Барда муниципаль районы администрациясе коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә бәйрәм оештырды, тормышларын уӊайлы итү чарасын күрде.
Пермь православие җәмгыяте, Пермь шәhәренеӊ Богоявленск монастыре вәкилләре балаларга ярдәм итеп торалар икән.
— Безнеӊ мәктәпкә килеп, биредә балалар белән таныштылар hәм безгә ярдәм итә башладылар. Алар алып биргән тукымадан бию төркемендәге балаларга сәхнәдә чыгыш ясар өчен киемнәр тектек. Кухня кирәк-яраклары алырга да булыштылар. Гомумән, алар безнеӊ турында hәрвакыт кайгырталар. Менә инде көнкүреш-хуҗалык дәресләрен үткәрү өчен кухня гарнитуры бүләк иттеләр. Үзләре үк аны җыеп, урнаштырып куйдылар. Бүген без әнә шул социаль-көнкүреш юнәлешендәге кабинетны ачарга уйлыйбыз.
Безгә район администрациясе дә булыша, акция оештырып, малай hәм кызларыбызга яӊа киемнәр бүләк иттеләр. Мәктәп-интернат исеменнән без дусларыбызга рәхмәт белдерәбез, — диде Барда коррекция мәктәбе директоры Н.Ш. Биктимирова.
Мәктәп-интернатта 110 бала тәрбияләнә, шул исәптән 38 бала интернатта даими рәвештә яши, ә 20 балага өйләренә барып белем бирелә. Инде икенче ел балаларныӊ өйләренә килеп Кыш бабай котлавын оештырганнар.
Бу уку йортында малайлар hәм кызлар тәрбия, белем hәм тормыш өчен кирәкле күнекмәләр ала. Иӊ яраткан түгәрәкләренеӊ берсе “Тәмле тамак“ (“Вкусноешка“).
Түгәрәк җитәкчесе Д.Г.Исмакаева кыскача түгәрәк эшчәнлеге белән таныштырды. Дилбәр Габдуллаҗан кызы ярдәме белән егетләр бәйрәм өстәленә бик тәмле ризык әзерләделәр. Бу көн мәктәп коллективы өчен истәлекле вакыйга буларак исләрендә калыр. Социалькөнкүреш юнәлешендәге кабинет хуҗалары Д.Г. Исмакаева hәм И.Ф.Иткинина тудырылган уӊайлыклар өчен спонсорларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Бәйрәмгә Барда районы славян җәмгыяте җитәкчесе С.В. Юсуфкулова, Барда муниципаль районы Земство Җыелышы рәисе И.Р. Вахитов, район мәгариф идарәсе белгече Д.Р. Ибраhимова килгән иде.
— Яӊа кабинет сезнеӊ яраткан урыныгызга әйләнер дип уйлыйбыз, бәйрәмнәргә, туган көннәрегезгә тәмле ризыклар әзерләрсез, — диделәр алар.
Барда районы славян җәмгыяте рәисе С.В. Юсуфкулова татлы чәй янына балаларга махсус коймаклар пешереп алып килгән иде. Коймаклар – якты кояш, яз килү билгесе ул. Ә сабыйларны шатландыру hәркайсыбыз өчен олы савап санала.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *