Үсеш тәэмин итәргә

Подписали договора с администрацией района о предоставлении субсидий
Район администрациясе hәм Земство Җыелышының эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча эзлекле hәм максатчан эше уңай нәтиҗә бирә: безнең район край буенча бу юнәлештә иң актив эшләүчеләр рәтенә керә. Үз эшчәнлекләрен киңәйтүгә hәм камилләштерүгә йөз тоткан эшмәкәрләр федераль, край, район бюджетларыннан субсидия ала, бу аларга производстволарын үстерү өчен зур мөмкинлекләр тудыра.
Дүшәмбедә янә алты кече hәм урта эшмәкәрлек субъекты шушы хокукка ия булды – район администрациясе белән С.Ә.Ибраhимова, Р.Н.Гарапов крестьян-фермер хуҗалыклары, “Искир“, “Барда урман хуҗалыгы“, “Таттранском““ hәм “СпецСтройСервис“ чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятьләре субсидия алуга килешү төзеделәр.
Шушы уңай белән эшмәкәрләрне муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев, авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары идарәсе начальнигы М.Ф.Әхмәев котладылар hәм эшләрендә уңышлар, производствода үсеш тәэмин итүләрен теләделәр. Эшмәкәрләрнең бизнес-проектларында да шундый максат анык билгеләнә. Әйтик, С.Ә.Ибраhимова авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү hәм сату күләмнәрен арттыру, “Искир“ ОООсы югары продуктлы савым сыерлары сатып алу кебек бурычларны күздә тота.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *