Кабатланмас моң чишмәсе

Фан Гависович ВалиахметовЯҢГЫРАВЫКЛЫ баритон тавышын беркемнеке белән дә бутып алмыйсың. Тальянына да үзгә моң хас. Аңа микрофон мазар да кирәкми. Ул кычкырмый, көчәнми — үз уңаена агылган гаҗәеп назлы, моңлы җырлары белән күңел түренә үтә: әле сагышландыра, әле юата, дәвалый, чакыра…
Сүзем үзенчәлекле җырчы, атаклы тальянчы, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Фәy Гавис улы Вәлиәхмәтов турында.
Чираттагы гастроле вакытында аның белән якыннан очрашып, әңгәмә кордым:
— Фән Гависович, белүемчә бу Сезнең Бардага беренче тапкыр гына килүегез түгел. Сезнең белән моннан 20 ел элек күрешүебез истә. Ул чакта ук күпләр җырларыгызны бик яратып калганнар иде. Ә бүген исә моңлы җырларыгызны үз иткән, үзегезгә карата ихтирамы арткан райондашларыбыз тагын да күбрәк. Шулай булгач алга таба әле күрешербез, дип ышанам.
— Әйе, мин дә шулай уйлыйм һәм үземнең иҗат төркемем белән килеп чыгарга җыенам. Соңгы сәфәребез уңышсызрак булып чыкты. Оештыручының концерт буласын халыкка алдан җиткермәве, җирле телерадио һәм район газетасы белән бәйләнешкә кермәве аркасында безнең килгәнне күпләр белмичә дә калды.
— Сез шәп тальянчы да, моңлы җырчы да. Мондый сәләт кайдан килә дип уйлыйсыз?
— Әтием Гавис — оста гармунчы, әнием Галимә һәм аның апасы Тимербикә оста җырчылар иде. Җ ырчы һәм гармунчы сәләте шулай ике яклап бирелгәндер. Аннан соң туган җирем Башкортостанның Шаран районы Хафиз авылы 23 кенә йортлы булу сәбәпле, урта мәктәпне сигез чакрымдагы Зирекле авылында тәмамладым. Җырлап бара, җырлап кайта идем. Авылымның гүзәл табигате, урманнары, ямьле Ык буйлары, әтисез үткән балачак та үз йогынтысын ясамый калмагандыр.
— Сәнгатьнең югары үрләренә күтәрелергә кемнәр ярдәм итте?
— Мин җыр сәнгатенә тормышның үзеннән күтәрелдем. Башта авылда киномеханик, заводта фрезеровщик, аннары мәдәният йортында эшләү, соңга таба сәнгать училищесын һәм читтән торып Уфа дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлау… Уфа филармониясенә эшкә килгәч миңа күренекле композитор Бәхти Гайсин һәм мәшһүр җырчы Фәридә Кудашеваларның ярдәме зур булды, бөтен нечкәлекләргә төшендерделәр. Аларны бүген дә сагынып искә алам. Урыннары җ әннәттә булсын.
Профессиональ җырчы итеп 1980 елларда мине «Сарманай», «Сөн буйлары» җырлары танытса, тальянчы итеп, 1985 елны тальян бәйрәмендә «Герман көе»н уйнавым халыкка якынайтты кебек.
— Репертуарыгызда нинди җырларга өстенлек бирәсез?
— Күпчелек халык җырларын башкарам. Бу аңлашыла да, чөнки аларда гасырлар буе михнәт чигеп яшәгән газиз халкыбызның моңы, рухы чагыла. Репертуарымда «Рамай», «Сылукай», «Кердем карурманнарга», «Урам көе», «Күгәрчен гөрлидер», «Герман көе» һәм башка җырлар үзәк урынны алып тора. Моңлы җырларыбызны халыкка күбрәк җиткерәсе килә. Моң бетсә, телебез дә бетте дигән сүз. Аннан соң композитор Фәнир Галимовның Рамил Чурагулов сүзләренә язган «Туган йортка кайткалыйк «, «Безне көтәләр», Мөфтәдин Гыйләҗевның «Сарманай», «Әле дә дуслар бар әле», Венер Мө хәммәдиевның «Юрүзән» һәм башка шундый җырлар күңелемә якын.
Үзем язган җырлар да бар, кайчакта заказ биреп тә яздыртам.
— Сезнең хакта бер бик матур китап нәшер ителде дип беләбез.
— Әйе, 55 яшемә багышлап, «Яшәүләрем — җыр минем!» дигән китап дөнья күрде. Биредә ике республиканың да күренекле дәүләт җитәкчеләренең, фән, сәнгать, мәдәният эшлеклеләренең, шагыйрьләрнең, язучыларның, композиторларның, җырчыларның миңа һәм иҗатыма карата булган эчкерсез фикерләре, җылы сүзләре урын алган. Аларның һәрберсенә мин бик рәхмәтлемен.
— Хәзер җырлар да, җырчылар да күп. Моңы бармы, юкмы — барысы да зур сәхнәгә омтыла. Бу хакта Сезнең фикерегез?
— Бүгенге җыр сәнгатен әрсезләр басты. Яхшы хуҗа килеп чыгып, тамашачыны шушы «чүп»тән арындырса гына, чын сәнгать алга китәчәк. Конкурсларда җырчыларны микрофонсыз җырлату, худсоветлар төзелү сәнгатьне мәгънәсез җырлардан һәм моңсыз җырчылардан чистартырга ярдәм итәр иде. Кызганыч, бүген бөтенесе акчага корылган. Шуңа да очраклы җырчылар, җиңел генә акча эшләргә омтылучылар күбәйде.
Чын җырчы тумыштан, Ходай тарафыннан бирелгән талант һәм тырышлык белән генә үзенә юл ярырга тиеш, дип саныйм.
Язып алды Идият ӘШИРОВ.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *