«Кече ватаныгызны яратыгыз»

Парламентские урокиМЕНә инде биш ел дәвамында безнең районда октябрьдә укучылар өчен парламент дәресләре үткәрелә. Бу юлы ул Пермь крае оешуның 10 еллыгы алдыннан үтте, бу дата 1 декабрьдә билгеләп үтелә. Коми-пермяк автоном округын һәм Пермь өлкәсен үз эченә алган Россия Федерациясе субъекты юбилее быелгы парламент дәресенең төп темаларының берсе булды. Ул 15 октябрьдә район администрациясе, Земство Җыелышы, үзәк китапханәләр системасы тырышлыгы һәм край политехник колледжының җирле филиалы булышлыгы белән үтте.
Район китапханәсендәге чарада җирле үзидарә органнары вәкилләре, КПК филиалы студентлары һ.б. катнашты һәм ул Барда, район яшьләре тормышындагы якты вакыйгаларның берсе булды. Парламент дәресе интеллектуаль уен формасында оештырылды, анда катнашучылар өч командага бүленде. Аларны алып баручының сорауларына дөрес җавап өчен бирелгән очколар буенча иң яхшы булу хокукы өчен көрәш көтә иде. Жюри сыйфатында муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ибраев, Земство Җыелышы рәисе Хәлил Алапанов, Барда поселениесе башлыгы Дамир Зарипов, район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Шакирҗанов, Земство Җыелышы депутатлары Денис Юсуфкулов, Әлфизә Мөстәкыймова һ.б. чыгыш ясадылар.
Командалар күп сорауларга дөрес, кыю җавап бирделәр, хәтта өлкән эшлекле кеше югалып калырлык сораулар алдында да каушамадылар. Бу педагогның студентлар белән яхшы эшләү нәтиҗәсе һәм тематик әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуының дәлиле. Укучылар белемнәрен киләчәктә үзләренең конкрет эшчәнлекләрендә файдаланырлар, дип ышанасы килә. Уен безнең дәүләт, аның төзелеше, без яшәгән регион, аның тарихы һәм байлыклары турындагы мәгълүматка бай презентация белән озатылды. Пермь крае символлары турында белешмә бирелде. Мәсәлән, студентлар регионның рәсми флагында файдаланылган төсләрнең мәгънәсе турында мәгълүмат алдылар: ак — «чисталык, мәрхәмәтлелек», күк -«йомшаклык», ә кызыл — «каһарманлык, кыюлык».
Алып баручының сорауларына җавап биргәннән соң, яшьләр жюри әгъзаларының интеллектуаль кө рәш йомгакларын сабыр гына көттеләр. Беренче урында — «россиялеләр», икенчедә — «бардалылар» һәм өченчедә — «пермьлеләр». «Җиңү түгел, ә катнашу иң мөһиме булса да, бүген без кискен көрәш күзәттек. Сезгә ныклы, төпле белемнәр алып, колледжны уңышлы тәмамлавыгызны телим», — дип мөрәҗ әгать итте Хәлил Алапанов студентларга. Уенда катнашучыларга һәм чараны оештыруда, үткәрүдә актив катнашучыларга Земство Җыелышыннан истәлекле бүләкләр һәм сертификатлар тапшырылды. Шулай ук укучылар һәм аларның педагогы адресына җылы теләкләр белән край депутатлары җәмәгать кабул итү җитәкчесе Фәдия Корбангалиева чыгыш ясады, «россиялеләр» капитанына депутатлар Валерий Сухих һәм Елена Гилязова исеменнән тамашачылар симпатиясе призын тапшырды. Район Земство Җыелышы эшләре белән идарә итүче Светлана Юсуфкулова дәрес җитәкчесе Лилия Исмакаевага рәхмәт белдерде һәм бирегә килүчеләрне: «Кече ватаныгызны яратыгыз һәм үз укытучыгызны хөрмәт итегез», — дип чакырды.
Чарада шулай ук укучыларның очрашуга килгән власть вәкилләренә сорау бирү мөмкинлекләре дә булды. Студентларның, әлбәттә, сораулары шактый иде. Мәсәлән, Мурат Нигъмәтуллин бүгенге көндә бардалыларны иң борчыган сорауларның берсен бирде — Куйбышев урамын (Көнбатыш-3 микрорайоны) газлаштыру турында. Мурат бу урамда яши һәм бу проблема турында ишетеп кенә белми. Хәлил Алапанов: «Газлаштыру буенча барлык эшләр махсус оешма-проектлаштыручы төзегән проект-смета документациясе нигезендә үткәрелә. Проект буенча соңгы заключение әлегә алынмады. Башка сүзләр белән әйткәндә, безнең бу йортларга газ үткәрәсе килмәгәннән түгел, ә билгеле проблемалар нәтиҗ әсендә шулай килеп чыга, моның өчен вакыт һәм финанс средство таләп ителә». Ленар Юсуфкулов та сорау бирде, аны физкультура-сәламәтләндерү комплексының кайчан ачылуы кызыксындырды. Шулай ук Ленара Маматова активлык күрсәтте, аны район үзәгендә тәүлек әйләнәсендә эшләүче кибетләр булмавы борчый, иртәнге ашны әзерләү өчен җитмәгән туклану продуктларын алу тик кичен генә мө мкин, ди ул.
Парламент дәресенең форматы һәм темасы һәр ел кайбер үзгәрешләр кичерә, әмма бер нәрсә үзгәрешсез кала. Ул да булса — үзара хезмәттәшлек булдыру, яшьләр һәм власть арасында диалог төзи белү, актив яшьләрдә патриотизм хисләрен уяту һәм аларда районыбызны үстерүгә ярдәм итәргә омтылыш тәрбияләү, җәмгыять уңышлы булсын өчен үз өлешеңне кертү — менә бу төп бурычлар.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *