Матурлык hәм уӊайлылык — аерылгысыз төшенчәләр

Августныӊ икенче якшәмбесендә үз куллары белән уӊайлылык hәм матурлык тудыручы затлар — төзүчеләр үзләренеӊ hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. 1955 елныӊ 6 сентябрендә СССР Югары Советы Президиумыныӊ “Ел саен үткәрелүче “Төзүчеләр көне“ бәйрәмен билгеләү турында“гы Указы чыга, ә инде 1956 елныӊ 12 августында бу тармакныӊ барлык хезмәткәрләре котлаулар кабул итә башлый. Быел ил төзүчеләрен 8 августта хөрмәтләячәкләр, hәм шундый мөhим көн алдыннан без округныӊ төрле эшләр барган объектларында булырга hәм аларда эш колачы белән танышырга булдык.

Сәфәребезнеӊ беренче пункты округныӊ иӊ зур 2нче санлы Барда урта мәктәбе булды. Бу уку йортында 1323 бала белем ала, агымдагы елда тәүге кыӊгырау 134 беренче класс укучысы өчен яӊгыраячак.

Ход работ в Бардымской средней школе №2
Ход работ в Бардымской средней школе №2

Төп корпус 1989 елда төзелгән, ә ике ел элек төзекләндерелгән башлангыч мәктәп корпусы үз ишекләрен ачты, бу исә төп корпус укучыларын бер сменада укуга күчерергә мөмкинлек бирде.

Ремонтныӊ тулы куәттә баруы турында кояшта ялтыраган яӊа ачык тәрәзәләр “сөйли“, алар бинаны тышкы яктан бик үзгәрттеләр.

Әмма үзгәрешләр моныӊ белән генә тәмамланмый – мәктәп эчендә, халык әйтүенчә, “тузан кайный“, техника эшләве ишетелә, hәркайда слесарьлар, балта осталары, электрчылар йөри — hәркем үз участогы өчен җавап бирә. Безне мәктәп директоры Таhир Исмәгыйль улы Абузов каршы алды hәм шунда ук бина эче ничек булуын hәм хәзер ничек үзгәрүен күрсәтеп, башкарылган эшләр турында горурлык белән сөйләп, мәктәп катлары буенча алып китте.

Ремонт быел, әлбәттә, зур күләмле. 32 ел эчендә түшәмнән идәнгә кадәр барысы да диярлек тузган. Эш нәтиҗәләренә килгәндә, түбә, туалет, актлар залы ремонтланачак, янгын сигнализациясе, тәрәзәләр (ә алар барысы 450 данә!), беренче hәм икенче кат, керү төркемнәре кабинетларыныӊ ишекләре алыштырылды, панельара җөйләр җылытылды. Роспотребнадзор таләбе буенча без өченче hәм дүртенче катларда түшәмнәрне алыштырган идек, быел бу эш беренче hәм икенче катларда дәвам итте. Подрядчылар икәү: “Фаворит“ (директоры Илнар Исмәгыйлов) hәм “АлмазСТРОЙСЕРВИС) (директоры Алмаз Әмиров) ОООлары.

Эшләр “Муниципаль хуҗалык hәм төзекләндерү“ программасы кысаларында алып барыла, ул край hәм җирле бюджетларга 10 миллион сумнан артык хакка төшкән, шуныӊ 75 проценты край бюджетыннан бүлеп бирелгән, калганын округ өстәгән.

Капиталь ремонтны без бик озак көттек. Ул педагоглар өчен генә түгел, ә балалар өчен дә мөhим. Белем бирү тиешле шартларда, ягъни матурлык hәм уӊайлылыкта бирелергә тиешле тәрбиядән тора дип саныйм. Яхшы белем белән уӊай тәрбия бирү лаеклы нәтиҗәгә китерәчәк“, — диде Таhир Исмәгыйль улы.

Әӊгәмә белән мавыгып, актлар залына җитүебезне сизми дә кал дык, анда түшәмне ремонтлау эшләре тулы куәттә бара иде. Учреждение җитәкчесе сүзләренчә, актлар залы мәктәп тормышында мөhим роль уйный, биредә төрле чаралар, бәйрәмнәр уза, аттестатлар тапшырыла, шуӊа күрә аны игътибарсыз калдырырга мөмкин түгел. Тиздән мәктәпнеӊ бу өлеше дә яӊартылачак, түшәм, идән, стеналар ремонтланачак, яӊа яктырткычлар куелачак. “Безгә мәктәпнеӊ матурлыгы гына түгел, ә балалар өчен биредә барлык аспектлар да, бигрәк тә көнкүреш шартлары уӊайлы булуы мөhим. Инициативам нигезендә, ашханәгә керү алдыннан юынгычлар урнаштырылачак.

Бу балаларга кул юу мөмкинлеге зуррак булсын өчен эшләнә. Тагын бер яӊалык – мәктәпнеӊ төп корпусын пандус белән тәэмин итү.

Анда ихтыяҗ бар, чөнки бездә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала да укый hәм ул ике елдан соӊ башлангыч мәктәптән әлеге корпуска күчәчәк. Шулай ук махсус туалет җиhазлары урнаштырырга планлаштырабыз, чөнки без hәр бала өчен шартлар тудырырга тиеш“, — дип билгеләп үтте Таhир Абузов.

Бу көнне без булган икенче объект – Беренче Әрҗән башлангыч мәктәбе бинасы. Әлеге бина төбәк әhәмиятендәге архитектура hәйкәле булып тора, бу исә аеруча җаваплы ремонт ясауны күздә тота, аны тәмамлагач, әлеге мәдәни мирас объекты беренче тапкыр төзелгән кыяфәтенә кайтырга hәм бер үк вакытта заманча файдалану өчен җайлаштырылырга тиеш. Проект документациясен эшләү 2012 елдан бирле дәвам иткән, ниhаять, экспертизаныӊ уӊай бәяләмәсе алынган, подрядчы билгеләнгән, эшләр башланган. Нәтиҗәдә биредә Беренче hәм Икенче Әрҗәндә яшәүче 100 балага исәпләнгән башлангыч мәктәп урнашачак. Бина эчендә дәресләр үткәрү өчен дүрт кабинет hәм туклану өчен зал булачак.

Ведутся работы
в Первокрасноярской школе

Объектта 10 кеше эшли, алар өч бригадага бүленгән: балта осталары, ташчылар hәм бетончылар. “Объектка ике атна элек килдек, бинаны сүтүдән hәм төзелеш чүп-чарын чыгарудан башладык. Күргәнегезчә, түбә, идәннәр сүтелгән. Барысы да черегән иде – вакыт үзенекен ала, — дип башлады сүзен эшләүчеләрнеӊ берсе — Мәүлиҗан Атнабаев. – Аннан соӊ тәрәзә түшәмнәрен реставрацияләдек, парапетны торгыздык. Кирпеч урыны белән юешлектән җебегән hәм җимерелгән иде, без барысын да беренчел хәлгә китердек. Бүген “тумбалар“ ясыйбыз, аларга кирпеч салыначак, матчалар куелачак, аннары балта осталары җылыткыч hәм идән урнаштырачаклар. Алга таба объектны бизәү эшләре алып барылачак, шундый ук аркалы тәрәзәләр урнаштырылачак, реставрацияләү дәвам итәчәк. Барлык эшләр төгәлләнгәч, бина бик матур hәм чын горурлык объекты булыр дип уйлыйм“.

Кешегә хезмәткә генә түгел, ял итәргә дә вакыт кирәк. Скверлар, парклар – моныӊ өчен менә дигән урыннар. Габдулла Тукай исемендәге парк ачылганнан бирле бардалыларныӊ яраткан урынына әверелде, дияргә була. Менә инде берничә ел дәвамында ул ел саен төзекләндерелә, яӊа арт-объектлар белән тулылана, ә узган ел аны фонтан бизәде.

Благоустройство парка имени Г.Тукая — в самом разгаре

Күргәнебезчә, бүген паркка керү юлы ябык, урыны белән ком өемнәре ята, тротуар плиткәләре җиргә түшәүне “көтә“. Подрядчы “Спектр“ ОООсы җитәкчесе А.Р. Хәлилов сүзләренчә, паркта ял итү зоналарын шартлы рәвештә бүлү буенча эш алып барыла, алар квадрат рәвешендә башкарылачак.

Яӊадан яктырту лампалары урнаштырылачак, юлларга тротуар плиткәсе салыначак, Габдулла Тукай әсәрләре геройлары үз урыннарына кайтачак, эскәмияләр өстәләчәк, чүп савытлары куелачак. Җирле халык биредә балалар мәйданчыгын да урнаштырырга, балалар өчен уен зонасы оештырырга тәкъдим итә – бу инициатива әлегә уйланыла. Минемчә, нәтиҗәдә, Барданыӊ бу почмагы лаеклы ял паркына әвереләчәк, анда hәркем үз физик hәм рухи көчен яӊадан торгыза, вакытны файдалы үткәрә алачак. Бүгенге этапта барлык әзерлек эшләре тәмамланган, периметр буенча бордюрлар куелган, төп керү юлы киӊәйтелгән, тиздән плиткә җәя башлаячакбыз. Проектка шулай ук почтадан “Бүләкләр“ кибете бинасына кадәр тротуар салу да керә. Ул өлешчә тәмамланган.

Җәяүлеләр инде башкарылган эшләрнеӊ сыйфатын бәяләргә дә өлгерделәр“, — диде Альберт Рафикъ улы.

Әлеге подрядчы эшли торган тагын бер мәйданчык — Беренче Әрҗән мәчете каршындагы территория. Кайчандыр элеккеге буш участок акрынлап булачак сквер күренешен ала башлаган. Территория тигезләнгән, плиткә җәелгән, биредә коймалар, эскәмияләр hәм чүп савытлары урнаштырылачак, ә кичен аны матур лампалар яктыртачак. Эшләрне август уртасына тәмамлау планлаштырыла, әмма авыл халкы аларныӊ тәмамлануын түземсезлек белән көтә инде, еш кына бирегә килеп, эшчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.

Аннары без Каенавылга юл тотык, анда “ЛУКОЙЛ“ компаниясе средстволарына җирле мәктәпне ремонтлау эшләре алып барыла.

Без нефтьчеләргә бик рәхмәтле, алар бик зур ярдәм күрсәттеләр. Әлеге объектта подрядчы буларак шәхси эшмәкәр Лилия Рафаил кызы Аксәетова хезмәт күрсәтә. Бригада көйле рәвештә, сыйфатлы hәм тиз эшли. Бүгенге көндә түбәне алыштырдылар, тышлау эшләре алып барыла, отмосткалар салына. Август уртасына эшләр тәмамланыр дип уйлыйм. Форсаттан файдаланып, “ЛУКОЙЛ“ компаниясенә шундый кирәкле эшләргә акча бүлеп бирүләре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Соӊгы вакытта бинаныӊ түбәсеннән су үтә иде, бу стеналарга өлешчә зарар китерде. Әлеге ремонт бинаны тагын озак еллар саклап калырга ярдәм итәр дип ышанам“, — дип нәтиҗә ясады мәктәп директоры Ринат Гуфран улы Әмиров.

ЛУКОЙЛ“ компаниясе Байавыл мәктәбенә дә ярдәм кулын сузды. Әлеге белем бирү учреждениесе җитәкчесе Айсылу Газиз кызы Исмәгыйлова сүзләренчә, бинаныӊ уӊ ягындагы капиталь ремонт нефтьчеләрдән, край hәм җирле бюджетлардан 9 миллион сумнан күбрәккә финанслау таләп иткән. Бу акчага объект тышланачак, түбә, тәрәзәләр, яктырткычлар, канализация, су белән тәэмин итү торбалары алыштырылган, түшәм белән идәнгә ремонт, бина периметры буенча отмостка ясалган, янгын сигнализациясе урнаштырылачак.

Ремонт правого крыла Куземьяровской школы

Шулай ук туалетлар төзекләндереләчәк, ә кызлар hәм малайлар өчен уӊайлы киенү-чишенү бүлмәләре барлыкка киләчәк. Эшләр тәмамланганнан соӊ бу якта дүрт кабинет урнашачак: математика, химия, физика hәм информатика. “Бинаныӊ бу өлеше авария хәлендә иде hәм 21 ел файдаланылмады. Ремонт киләсе елда Байавыл мәктәбенеӊ 50 еллык юбилеена бик яхшы бүләк булыр дип уйлыйм. Мәктәбебездә 55 бала белем ала, алар барысы да Байавылда яши.

Быел беренче класска дүрт бала киләчәк. Ремонтны көтеп алдык, ул безнеӊ өметләрне тулысынча аклады. Аӊа катнашы булган hәркемгә: край җитәкчелегенә, округ администрациясенә, “ЛУКОЙЛ“ компаниясенә рәхмәт белдерәм. Ә hөнәри бәйрәмнәре алдыннан барлык төзүчеләргә hәм бу өлкәгә мөнәсәбәтле hәркемгә тормышларында иминлек, яхшы hәм нык гаилә булдыруларын, уӊышлар, сәламәтлек телисе килә. Аларныӊ хезмәте hәрвакыт кирәкле hәм лаеклы бәяләнсен, ә эшләре бары тик шатлык кына алып килсен“.

Сәфәребез бик кызыклы hәм бай булды. Без эшләрнеӊ барышы белән таныштык, мәктәп директорлары, төзүчеләр белән аралаштык hәм матурлык белән уӊайлылык бер-берсеннән аерылгысыз булуына тагын бер кат инандык.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *