Күңел бәйрәме

(Просмотрено - 516 раз, просмотров за сегодня - 1 )

Страницы: 1 2

Бардада 15 июньдә край авыл сабантуе үтте. Бу зур вакыйгага әзерлек бик күптән башланды. Кечесе дә, олысы да бәйрәмне түземсезлек белән көтте, берәүләр биредә танышлары, дуслары, классташлары белән очрашырга планлаштырса, икенчеләр матур концерт карарга килде, өченчеләр ат чабышын күрергә өметләнде… Иртән үк якты кояш балкыды, Барда җыены мәйданы әллә каян ишетелеп торган музыка тавышы белән кунакларны үзенә чакырды, ә мәйдан өстендә тәмле шашлык, попкорн, татлы мамык исе таралган иде.

Сабантуй – ул искиткеч, бер үк вакытта борынгы да, заманча да, аны бәйрәм итү Кама буенда 1784 елдан башланган hәм бүгенге көнгә кадәр тукталмый. Бардалыларның үзенчәлекле йоласы – киң танылган hәм күпләр яраткан милли бәйрәм Барда җыены Пермь крае Мәдәният министрлыгының ”59нчы регионның
59 фестивале“ әhәмиятле вакыйгалар программасына бер генә ел керми. Быел Пермь крае губернаторы администрациясе ярдәме белән Барда җыены край авыл сабантуен кабул итте. Традицион сабан hәм язгы буразна бәйрәме край халыклары арасындагы дуслык символына әверелде. Агымдагы елда бәйрәмгә крайның муниципаль районнарыннан hәм Рәсәй милли республикаларыннан 18 делегация, 800дән артык катнашучы килде.

Бу мөhим чарадан мәртәбәле затлар да читтә калмады. Составында Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе В.А.Сухих, Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А.Ткаченко, РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты
И.Н. Шубин, Барда районы башлыгы Х.Г.Алапанов, район Земство Җыелышы рәисе И.Р.Вахитов hәм башка почетлы кунаклар булган делегацияне иң беренче безнең күршеләр – Башкортостан Республикасы вәкилләре каршы алды. Бу мәйданчык хуҗалары хайван чучелолары, бассейн hәм азык пешеп торучы мичле интерьер белән шаккатырды. Кунаклар башкортларның көнкүреше, башкорт җире дару үләннәре, сувенир әйберләр белән таныша алды, милли эчемлекләр, бәлешләр, зур бәлеш, талкан, үлән чәе, үзләре әзерләгән җиләк-җимешләр кагы hәм башка ризыклардан авыз итте.

Татарстан Республикасы мәйданчыгында кунакларны Габдулла Тукай әкияте герое Шүрәле каршылады. Биредә республика театр эшлеклеләренә: артистлар, драматургларга багышланган зур фотокүргәзмә оештырылган иде. Милли көйләр яңгырады, биюләр башкарылды. Делегация вәкилләре Галиәсгар Камалның Арча районы Иске Масра авылында тууы, ә Г.Тукайның бабасы Зиннәтулла бабайның бу төбәктәге иң күренекле татар мәдрәсәләренең берсендә укуы hәм тагын башка күп кызыклы фактлар турында белделәр.

Дәртле бию hәм күңелле көй белән кунаклар Пермь кварталы мәйданчыгына юнәлде, монда крайның төрле муниципалитетлары, җәмәгать hәм башка оешмалар вәкилләре урнашкан иде. Барда районы павильонында ретро сурәткә төшәргә мөмкин булды, Барда районы ”Сәламәтлек“ клубы ветераннары барысына да тазалык hәм озын гомер теләде. Шулай ук бүгенге осталар туган якны өйрәнү музеенда сакланган этнографик нөсхәләргә карап теккән Кама буе халыклары: башкортлар, руслар, коми-пермяклар, марилар, удмуртлар, татарларның киемнәре күргәзмәсен күрергә була, биредә үк оста ханым халык алдында туку станогында билбау сугу белән шөгыльләнә иде. Мотовилиха районы ”Рабочий поселок“ ТОСыннан пермьлеләр сабантуйга кулдан эшләнгән курчаклар алып килгәннәр, ә кунакларга истәлеккә кечкенә сувенирлар тапшырдылар.

Җыелган артистларның импровизацияле чыгышлары, тәм-томнар, сувенирлар hәм бүләкләр сайлау белән тагын да озак мавыгырга булыр иде – тик менә ул – бу җәйнең төп вакыйгасы, барлык халыкның яраткан бәйрәме – сабантуе башлануын искәрткән hәм бәйрәмнең бөтен кунакларын үзәк сәхнә янына чакырган быргы тавышы!

Бәйрәмне ачу тантанасының төп бизәге булып күпйөзле парад колоннасы торды, иң беренче районның күп балалы гаиләләре, аннан соң – спортчылар, ветераннар, медицина, мәгариф хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасында узган смотр-конкурста җиңүчеләр, район нефтьчеләре, газчылары, Березники шәhәре, Кишерть, Куеда, Кунгур, Оса hәм башка районнар, шулай ук Татарстан hәм Башкортостан республикалары вәкилләре үтте.

Бәйрәм кунакларын Пермь крае губернаторы М.Г.Решетников исеменнән край хөкүмәте рәисе урынбасары, территориаль үсеш министры А.В.Борисов сәламләде hәм котлау адресы укыды: ”Бу җәйдә Бардада берьюлы ике зур бәйрәм – Барда җыены hәм край авыл сабантуе үтә. Димәк, сезнең кәефегез икеләтә күтәренке булырга тиеш! Сезнең территория – крайда иң үзенчәлеклеләрнең берсе. Ул мондагы халыкның хезмәт сөючәнлеге, милли колорит, табигать белән генә түгел, ә аеруча кунакчыллык белән үзенчәлекле. Биредә кунакларны ихлас күңел белән каршы ала беләләр. Шуңа күрә биредә иң якты милли бәйрәмнәр уза. Барчагызга бәхет, уңышлар hәм җәйге, бәйрәм кәефе телим!“ – диелгән иде котлауда.

Шулай ук җылы сүзләр hәм теләкләр әйтеп, Пермь крае буенча баш федераль инспектор С.В.Половников, РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты И.Н.Шубин, Барда районы башлыгы Х.Г.Алапанов бәйрәм белән котладылар. Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе, 23 санлы сайлау округы буенча депутат В.А.Сухих чыгышын татарча башлады: ”Исәнмесез, кадерле дуслар! Сезне бүгенгене, киләчәкне hәм үткәнне берләштергән, сез горурланган, яраткан hәм хөрмәт иткән бу истәлекле вакыйга, искиткеч бәйрәм белән котлыйм“, – диде Валерий Александрович hәм чыгышын ”Бәйрәм белән, без бергә, без булдырабыз!“ – дип тәмамлады.

Край сабантуе-2019 флагын күтәрү бәйрәмнең ачылуын белдерде, бу хөрмәткә узган елгы Пермь край авыл сабантуе абсолют батыры бардалы Ренат Ибраhимов лаек булды.

Ат чабышлары – hәр сабантуйның иң мавыктыргыч бәйгесе, hәм моның белән килешми мөмкин түгел. Трибуналар тулы, атлар hәм җайдаклар әзер, бүләкләр, кубоклар hәм медальләр алынган… Чаң тавышы – старт бирелде! Гадәттәгечә атлар чабышы быел биш узыштан торды, бер узыш Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе В.А.Сухих призына булды. Барда районында бер генә әhәмиятле чара да бу территория буенча депутат Валерий Александрович катнашыннан башка узмый.

Пермь крае хуҗалыкларынан катнаш токымлы атлар узышында 1400 метрлы дистанциядә дүрт ат катнашты. Җиңүне ”Красивая“ кара-кызылсу җирән биядә якташыбыз, мастер-җайдак Линар Хөснетдинов яулады (тренер Рәмис Шәрипов). Икенче урында Барда районыннан Артур Әбүбәкеров hәм өченче булып ”Белка“ атлы биядә Добрянка районы вәкиле Екатерина Колыванова финишка килде.

– Без hәр ел диярлек пьедесталга менәбез, беренче, икенче урыннар яулыйбыз, ләкин hәр җиңү – ул зур хезмәт. Тренер, җайдак, ат хезмәте. Без бүгенге уңыш белән канәгать, хезмәтебез бушка китмәде, барысы да аның нәтиҗәсен күрде, – дип билгеләделәр Линар Хөснетдинов hәм Рәмис Шәрипов.

Көне буе үзәк сәхнәдә концерт барды, аны Пермьнән ”Гүзәл Чулман“ татар бию ансамбле (җит. Г.Хәмзина), Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең ”Ләйсән“ халык вокаль ансамбле (жит. З.Шәйхетдинова), ”Дуслык“ үрнәк бию ансамбле (җит. Г.Нуриханова), Алсу Иманаева hәм башка танылган, яраткан артистлар hәм коллективлар чыгышлары бизәде.

– Мин бу хезмәт, яз, киләчәк уңыш бәйрәмендә күп тапкыр булганым бар. Бардадан hәм районнан гына түгел, кайчандыр читкә күченеп киткән якташларның да бәйрәм мәйданында җыелуы сөенечле хәл. Биредә без милли традицияләр тантанасы, үз тарихыбызга ихтирам күрәбез. Ат чабышлары бәйрәмнең төп бизәге булды. Мин бәйрәм уңышлы үтте дип уйлыйм, – диде И.Н.Шубин.

В.А.Сухих фикеренчә, бүгенге бәйрәм аеруча истәлекле – ул район hәм край тантанасы. ”Барда районы командасына башка муниципалитетлар делегацияләрен кабул итүе өчен рәхмәт белдерәсе килә. Бүтән территорияләрнең милли оешмаларының үзенчәлекләре күрсәтелде, бу крайның күп милләтлелеге турында сөйли, ә бәйрәм үзе – Кама буе халыклары дуслыгының төп дәлиле. Шулай ук иң мавыктыргыч чара ат чабышы булуын билгелисе килә. Бардалыларны төп призларның районыгызда калуы белән котлыйм, афәрин! Барыгызга уңышлар hәм изгелекләр телим“.

– Барда җыены быел край авыл сабантуен кабул итте. Бу бәйрәм ул безнең мирасыбыз, аны бабаларыбыз гасырлар дәвамында үткәреп килгән. Барлык чаралар быел районның 95 еллыгына багышлана. Кунакларның күп булуы куанычлы, бәйрәм бөтен край халкын җыйды hәм туплады. hәм бу бик шәп, – дип билгеләде Хәлил Газбуллович.

hәркем күңеленә ятышлы шөгыль тапты: спортчылар гер күтәрүдә, армрестлингта, волейболда ярышты, көрәшчеләр келәмдә бил алышырга чыкты hәм көч, үзсүзлелек, егәрлек күрсәтеп тәкә өчен көрәште, интеллектуаллар шахмат тактасы артында очрашты, ә иң кыюы hәм курку белмәсе туры баганага менәргә тәвәккәлләде. Капчыкта йөгерү, чүлмәк вату, аркан тарту, йомырка белән йөгерү – боларында балалар дәррәү катнашты.

– Иң беренче чиратта без Барда җыенына озак күрешмәгән туганнар, дуслар белән аралашыр өчен киләбез. Бездә дә сабантуй бүген үтә, ләкин без сезгә килдек hәм үкенмибез. Безнең өчен төрле төбәкләрнең мәйданчыклары яңалык булды, безнең территориядә андый нәрсә юк, аеруча башкортлар шаккаттырды. Ат чабышлары ошады, комментатор hәм баш судья Василий Фроловка аерым рәхмәт белдерәсе килә, – дип бүлеште Уинскидан килгән пар.

Край hәм җирле властьлар хезмәттәшлеге нигезендә узган край авыл сабантуе бардалылар өчен районның 95 еллыгына чын бүләк булды. Безгә бу зур чараны оештыруда hәм үткәрүдә катнашкан Пермь крае Мәдәният министрлыгына, Физик культура hәм спорт министрлыгына, ”Пермь крае татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте“ РООсына, Пермь крае башкортлары корылтаена, Барда муниципаль районы администрациясенә, спорт ярышлары судьяларына hәм башка бик күп оешмалар hәм шәхси затларга рәхмәт белдерәсе генә кала.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотолары.

Бөтен крайны җыйган сабантуй

15 июньдә бөтен кеше яратучы Барда җыены край авыл сабантуен кабул итте. Чарага кунакларныӊ крайныӊ Октябрь, Орда, Чернушка, Соликамск, Суксун, Чайковский hәм башка районнарыннан, Пермь шәhәреннән, Лысьва шәhәр округыннан, Башкортостан hәм Татарстан республикаларыннан – барлыгы 20гә якын делегация килүе сөенечле.
Бәйрәмне тантаналы ачуга кадәр мәртәбәле кунаклар – Пермь крае хөкүмәте рәисе урынбасары, территориаль үсеш министры А.В.Борисов, Пермь крае буенча баш федераль инспектор С.В.Половников, РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты И.Н.Шубин, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе В.А.Сухих, 23 сайлау округы буенча край Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А.Ткаченко, Барда районы башлыгы Х.Г.Алапанов, район Земство Җыелышы рәисе И.Р.Вахитов hәм башкалар милли стильдә бизәлгән мәйданчыкларда булдылар. Бар җирдә кунакларны җырлар, биюләр белән каршы алдылар, чәкчәк белән сыйладылар.
Бу көнне үзәк сәхнәдән авыл хезмәтчәннәренә багышлап бик күп матур сүзләр hәм теләкләр әйтелде, район иминлеге өчен яшәргә hәм эшләргә, үсәргә дигән котлаулар яӊгырады. ”Безне барыбызны да бирегә чын хезмәтчәннәр бәйрәме – Барда җыены җыйды. Тамырлары белән чал тарихка китүче hәм буыннарны берләштерүче сабантуй татар hәм башкорт халыклары мәдәниятенеӊ саф чишмәсе булып тора.
Бүгенге бәйрәм хуҗаларына туган җиргә мәхәббәт өчен рәхмәт белдерәсе hәм Барда районыныӊ 95 еллыгы белән котлыйсы килә. Ел саен кунакчыллыгыгыз hәм традицияләргә карата сакчыл карашыгыз белән гаҗәпләндерүегез өчен рәхмәт. Сезгә бәхет hәм нык сәламәтлек, ә Барда районына – озын гомер hәм үсеш телим“, – дип котлады бәйрәм кунакларын депутатыбыз Георгий Александрович Ткаченко.
Ат чабышлары сабан туеныӊ бизәге булып тора, алар тамашачыларны трибуналар янына җыелырга, яшен сыман узучы чабыш атларын тын да алмыйча күзәтергә мәҗбүр итәләр. Быел ат чабышлары биш узыштан торды, аларда 19 ат катнашты.
Пермь крае губернаторы призына булган беренче узышта дүрт ат старт алды.
Беренче метрлардан ук иӊ җитез атлар арасында кискен көрәш башланды. 2600 метрны 3,7 минут эчендә үтеп ”Аутта Рич“ исемле атта (хуҗасы – Ильяс Гимадутдинов) Павел Сунцов (Барда районы) җиӊүне тартып алды hәм беренче узышныӊ төп призына ия булды. Җиӊүчедән бары тик 7 секундка соӊга калып Разим Ситдиков (Башкортостан республикасы) икенче булып финишка килде. Ул Добрянка районы вәкиле Денис Плюснинны чак кына узды. Оста җайдакчы Линар Хөснетдинов (Барда районы) ”Красивая“ атлы биядә (хуҗасы – Рәмис Шәрипов) 1400 метрны беренче булып узды hәм Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе В.А.Сухих призына икенче узышта җиӊү яулады. Икенче hәм өченче урыннарны тиӊдәшлечә Артур Әбүбәкеров Ильяс Гимадутдиновныӊ “Шарош“ атында (Барда районы) hәм Добрянка районыннан Екатерина Колыванова алдылар.
Г.А.Ткаченко Барда районында үткән күп чараларныӊ иганәчесе булып торуын билгеләү мөhим hәм менә инде дүрт ел ул – Барда җыены партнеры hәм чабышлар призларыныӊ учредителе. Край Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А.Ткаченко призларына чабышлар менге токымлы атлар өчен иде. Төп приз өчен Павел Сунцов hәм Артур Әбүбәкеров арасында җитди көрәш барды, ләкин кинәт лидерлыкка Башкортостан республикасы вәкиле Илнур Садрисламов чыкты. Тик шулай да аӊа финишка беренче булып килергә насыйп булмады. Ахырда ”Лакки Страйк“та Артур Әбүбәкеров иӊ яхшы нәтиҗә күрсәтте, икенче булып Павел Сунцов “Шахида Бур“да килде (ике атныӊ да хуҗасы Ильяс Гимадутдинов), эстафетаны 19 секундка соӊга калып Илнур Садрисламов тәмамлады.
”ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ ОООсы призына дүртенче узышта төрле токымлы биш ат катнашты. Узышныӊ беренче секундыннан ук Линар Хөснетдинов hәм Павел Сунцов алга чыктылар hәм финишка кадәр үзара тигез көрәш алып бардылар. Нәтиҗәдә финишка беренче булып Рәмис Шәриповныӊ биясе “Красотка”да Линар Хөснетдинов килде, ул төп көндәше Павел Сунцовны бер ат башы кадәр арага гына узды, Денис Плюснин өченче булды. Өч йөз килограммлы йөк ташуда төрле токымлы атлар өчен“Бердәм Рәсәй” сәяси партиясенеӊ Пермь крае региональ бүлеге призына бишенче узышта өч катнашучы да безнеӊ районнан булды. Финиш өзегендә тамашачылар ”Малыш“та (ат хуҗасы Нина Шишигина) Михаил Хохлов hәм ”Фланжер Лок“та (хуҗасы Ильяс Гимадутдинов) Фирдәвес Шәриповныӊ җиӊү өчен көрәшкәннәрен күзәттеләр.
Ләкин беренче булып йөкне финишка Фирдәвес Шәрипов җиткерде, ә Шамил Алдаров ашыкмыйча гына “Ласточка“сында өченче булып килде.
Чабышлар белән бер үк вакытта көрәш мәйданында милли көрәш барды. Көнозын келәмдә төрле авырлык категорияләрендә Барда, Кунгур, Чернушка районнарыннан, Башкортостан hәм Татарстан республикаларыннан, Оса шәhәреннән 30 спортчы көрәште.
Яшь көрәшчеләр арасында 45 килограммга кадәр категориядә Тархан Богатырев (Барда) җиӊү яулады, 55 килограммга кадәр категориядә янә Бардадан иӊ яхшысы Данил Бикмөхәммәтов булды, 35 килограммга кадәр категориядә төнгүкле Эмиль Балтачевка тиӊнәр булмады, 75 килограммга кадәр hәм югарырак категориядә Кунгур районы Яланоч авылыннан Айнар Зиннәтов hәм сөҗәнле Артур Кантуганов беренчеләр булдылар. Ирегетләр арасында җиӊүчеләр исемлеген 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Марис Миннеәхмәтов (Кунгур районы Яланоч авылы), 70 килограммга кадәр авырлыкта иӊ яхшысы Рөстәм Әбляшев булды, 80 килограммга кадәр категориядә иӊ көчлесе булып Рифат Киеков танылды, 90 килограммга кадәр – Денис Ибраhимов, өчесе дә Үдиктән. 90 килограммнан авырраклар арасында Руслан Маматов җиӊде, шулай ук ул ир-егетләр арасында абсолют чемпион булып танылды. Егетләр арасында бу исемгә Данил Бикмөхәммәтов лаек булды.
Бәйрәм кунаклары халык уеннарында, шахмат турнирында, ә спорт командалары волейбол ярышында катнаша алды. Туры баганага менүдә беренче урынны Суксун районыннан Клим Ибраhимов алды, ир-егетләр арасында волейболда Сылва поселогы командасы, хатын-кызлар арасында Оса шәhәре командасы иӊ яхшылары булды. Гер күтәрүдә үз авырлык категорияләрендә чемпионнар булып Илнур Кантуганов (Сөҗән), Әдхәм Мушаков (Барда), Фидәрис Миназетдинов (Яӊа Казанка) танылды.
Укучылар арасында иӊ яхшы шахматчылар Артем Бәширов (2 санлы Барда урта мәктәбе), өлкәннәр арасында – Нәҗмегалим Балтачев (Аклыш) булды.
– Бүгенге бәйрәм бөтен край масштабындагы үзенчәлекле, гадәти булмаган мәдәни вакыйга гына түгел, ул беркайчан да тәмамланмаган hәм туган җир үсешенә hәм язмышына битараф булмаган hәркемнеӊ өлеше кергән эшнеӊ үзенә күрә бер еллык нәтиҗәсе. Бәйрәмдә катнашу –Барда районы үсеше мәсьәләләре турында кешеләр белән фикер алышу, җәмәгатьчелек, район җирлекләре вәкилләре белән аралашу мөмкинлеге ул. Бүген биредә булу, бу чарада катнашу, үзеӊне аныӊ өлеше итеп тою зур шатлык, чөнки Барда җыены күптән инде Пермь крае бренды булып тора. Форсаттан файдаланып, барыгызны да котлыйм, үсеш hәм иминлек телим! – диде Г.А.Ткаченко.
hәр сабантуйныӊ үзенчәлеге, аерымлыгы була. Минемчә, быел Эквадордан килгән кунак зур кызыксыну тудырды. ”Рауль кечуа телендә этник җырлар башкара. Кечуа – ул индеец халкыныӊ бер вәкиле, алар инклар дәүләте мәдәни традицияләрен дәвам итүчеләр. Хәзерге вакытта алар Урал буенча гастрольләрдә. Дисклар hәм иҗаттан тыш без уӊыш китерүче кул эшләре әйберләре: беләзекләр, яӊгыр тавышы кебек яӊгыраган чакчас, тагуа агачы чикләвегеннән hәм чын тиредән кулдан ясалган кечкенә барабаннар – тамбор алып килдек“, – дип бүлеште тәрҗемәчеләре Нелли.
Дөрес, бу мәкаләдә мин барысын да язмадым. Чыннан да текст hәм фотолар аша гына төсләрнеӊ күплеген, матурлыгын, елмаюларны, очрашуларны, шатлык тулы күз яшьләрен күрсәтеп булмый. Юкка әйтмиләр бит: ”Меӊ кат ишеткәнче, бер күрүеӊ яхшы“.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Страницы: 1 2

Оцените прочитанное:  
Не интересноМало информацииНеплохоХорошоОтлично! (1 оценок, среднее: 4,00 из 5)
Загрузка...

Подпишитесь на обновления RSS-ленты

При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.