Яшь йөрәкләрнең алтын очкыны

Invalid Displayed Gallery


ДАНЛЫ тарихка ия ансамбль. Аның катнашучылары — югары дәрәҗәдәге конкурслар лауреатлары, бу укучылар сәнгать һәм мәдәният дөньясы белән кызыксынган һәркемне таң калдыра алалар. Сүзем гимназиянең «Алтынай» бию коллективы турында. Алар районда үткәрелгән күп чараларның бизәге булып торалар, һәр чыгышлары көчле алкышларга күмелә, тамашачыларны таң калдыра.
Ансамбль репертуарында халык биюләре күп, алар — башкорт, татар, рус, ирланд биюләре һ.б. Шулай ук заманча постановкалар башкаралар.
Мондый искиткеч композицияләр ничек барлыкка килә, булачак бию өчен хәрәкәтләр кайдан алына, моны» турында безгә «Алтынай» ансамбле җитәкчесе Айгөл Равил кызы Әмирова сөйләде.
— Еш кына бию өлешләп уйланыла, мәсәлән, концерт караганда кызыклы хәрәкәтләр күргәч, аңа музыка сайлый башлыйм. Башкача да була: башта биюне тулысынча куям, ә туры килгән музыканы күп кенә көйләр тыңлап, җентекләп сайлыйм. Кайбер элементларны мәктәп елларындагы, балачактагы вакытлардан хәтергә төшерәм.
Айгөл Равил кызы педагогия училищесын тәмамлаган. Әмма аңа педагог-хореографлар әзерләүче эксперименталь группага эләгү бәхете елмая.
Хореограф музыка, сәнгать дөньясына чумып, бу эшчәнлек төрен бәяләргә үз балаларын да өйрәтә. Уллары Ришат һәм Марат бииләр, кызы университетта «Супериус» хорында җырлый.
«Алтынай»да бүген 80 укучы катнаша, аларның 75е гимназиядә укый, ә инде бишесе аның чыгарылыш укучылары. Ансамбльдә биш состав — әзерлек, кече, урта, өлкән һәм төп. Аларның беренчесендә өченче класс укучылары махсус программа буенча шөгыльләнәләр — алар спорт-бал биюләрен өйрәнәләр.
Ансамбльнең планнары турында Айгөл Равил кызы болай ди: «Яңа идеяләр күп, әмма барысы өчен вакыт кирәк. Әлбәттә, тамашачыларны яңа биюләр белән сөендерәсе килә, киләчәктә «Алтынай» исемле хореография постановкасын мини-спектакль формасында оештыру турында хыялым бар».
Ансамбльдә күп кенә «йолдызлар» кабынды. Алар — төп составта катнашучылар Нияз Ибраһимов, Гө лназ Әбделманова, Эльвина Иманаева, Илнар Якупов һ.б. Алсу Мурзакаева үзенең активлыгы һәм инициативалылыгы белән аерылып тора. Ул инде ансамбльдә дүрт ел бии, хәзерге вакытта «Алтынай «ның өлкән составында катнаша һәм берьюлы урта составта староста вазыйфасын да башкара. Без аның белән репетиция вакытында сөйләшүгә ирештек, Алсу биюгә булган мәхәббәтен яшерми: «һәр биюгә үземне, күңелемне, энергиямне бирәм. һәм бу хезмәт һәрвакыт үзен аклый. Тамашачыларның алкышлары яңа дәрт, ләззәт бирә! Кайчакта хәтта сөенечтән елыйсы килә. Әлбәттә, репетицияләр еш кына авырлык белән бирелә, ләкин, шуңа карамастан, зур тырышлык белән шөгыльләнәм, камилләшергә тырышам. Занятиеләрдән бушаган вакытта состав белән җыелабыз, идеяләребез белән уртаклашабыз, башка бию коллективлары — Барда районы кунаклары тәҗрибәсе белән танышабыз».
Үзенең 10 еллык юбилеен күп санлы дуслары һәм тамашачылар белән бергә ансамбль апрель ахырында билгеләп үтте. Концерт «Алтынай» коллективының барлык составлары катнашында барды. Чыгыш ясау өчен гимназияне тәмамлаганнар махсус килде. Ансамбль барыбызга да онытылмаслык шатлык бүләк итте. Дуслык билгесе итеп чарада «Җәүһәр» бию коллективы чыгыш ясады, анда Айгөл Равил кызы үзе солист. «Җәүһәр» ансамбле җитәкчесе Д.М.Камакаева үз коллегаларын юбилей белән котлады һәм аларга киләчәктә үсеш, иҗади уңышлар теләде. Шулай ук мәгариф идарәсе начальнигы И. Ә.Тляшев, мәдәният идарәсе начальнигы Ә.Т.Халитова, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышының 23 санлы округ депутатларының җәмәгать кабул итү җитәкчесе Ф.Ф.Корбангалиева, гимназия директоры Н.Г.Исмәгыйлова, «Дуслык» бию ансамбле җитәкчесе Г.Ф.Нуриханова, коллегалары, укучылар һәм аларның ата-аналары үзләренең җылы сүзләрен һәм бүләкләрен «Алтынай»га адресладылар.
Артур УРАЗОВ.
Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *