Йөрәкләрдә әрнү хисе…

20 сентябрьдә Пермь дәүләт фәнни тикшеренү университетында булган фаҗига йөрәкләрне әрнетте, бер вәхши зат аркасында никадәр кеше яраланды, зыян күрде, 6 кеше гомере өзелде. Мондый хәл тагын кабатланырга тиеш түгел иде. Кызганыч, тик бу көнне җәрәхәт алучылар арасында Барда егете дә булды.

Интернеттагы мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр исемлегендә 24 кеше теркәлгән. Унынчы сан белән I курста белем алучы 18 яшьлек Эльдар Айнур улы Кәримов күрсәтелгән.

— Укырга быел кердем, геология факультеты студентымын. 20 сентябрьдә математика буенча икенче парга бардым, ул 9 сәгать 45 минуттан 11 сәгать 20 минутка кадәр дәвам итте. Тарих фәне буенча өченче пар 202нче кабинетта үтәргә тиеш иде, шунда юнәлдек. Без аудиториядә күп идек, укытучы килгәнне көттек. Сәгать 11.30 тирәсендә тәрәзәдән без укыган корпуска таба коралланган кеше килүен күреп алдык. Бер кыз шундук ишекләрне бикләргә, кичекмәстән баррикада ясарга тәкъдим итте. Кызганыч, тик ишекләр тимердән булса да, эчке яктан бикләнә торган түгел, коридорга таба ачыла торган иде. Сәгать 11.32дә безнеӊ аста, ягъни беренче катта атыш тавышлары ишетелде.

Шунда бер студент: “Тәрәзәдән сикерергә кирәк!“ диде hәм егетләр, кызлар җиргә сикерә башлады, — дип сөйли Эльдар башыннан үткәнне.

— Интернеттагы видеода шул студентлармы инде? — дип сорыйм.

— Әйе, без барыбыз да бер бүлмәдә идек. Мин арткарак калдым, шуӊа видеода юк. Сикереп төштем, бетонга эләккәнлектән, сул аягымны авырттырдым – үкчә буыны таеп чыккан. Икенче кат 3-4 метр биеклектә урнашкан, шуӊа бик күпләр имгәнгән булып чыкты. Шул вакытта алтынчы корпуста ату тавышы ишетелде, тәрәзә ватылды.

Минем күз алдымда 3 кеше: бер ират hәм 2 егеткә пулялар чәчрәде.

Алар төрле җәрәхәтләр алды, кайсыныӊ аягы яраланды. Берничә пуля минем яннан да очып үтте, бер пуляныӊ очып баруын абайлап калдым, коралдан ут атучыныӊ силуэтын төсмерләдем. Шуннан мин стена буенарак күчтем. Ике минутлап вакыт үтте микән, икенче төрле ату тавышы ишетелде. Бу инде пистолет тавышы иде – ул 8 тапкыр яӊгырады. Бераздан алтынчы корпустан чыгып, атучыны тотканнары, куркыныч үткәнлеге турында хәбәр иттеләр. Тик мин бер кая да китә алмадым, аяк авыртканга атлап булмый иде, — дип дәвам итә ул.

Берникадәр вакыттан ашыгыч ярдәм машинасы Эльдарны больницага алып китә, тиешле медицина ярдәме күрсәтә. Әтисе Айнур улын Пермьнән алып кайта, хәзер ул картәнисе тәрбиясендә. Башта тән температурасы күтәрелгән була, инде Эльдар савыгу юлында.

— Башта бу хәбәрне ишеткәч, безгә шок булды. Улым, Эльдарныӊ әтисе әйтте. Оныгыбызныӊ шул уку йортында укыганлыгын белә идек.

Сәламәтләнүен телибез, — дип сүзгә кушыла Эльдарныӊ картәнисе Филия Хатмулла кызы Кәримова.

Эльдарныӊ хәлен белергә Пермьнән дусты Алиса Мухина да килгән.

— Бер югары уку йортында укыйбыз, мин механика-математика факультетында. Атыш булганда без башка корпуста дәрестә идек. Телефон аша аралашып тордык.

— Атучы автомат күтәреп кая барасын алдан уйлаган – сәгать 11.30да бу корпуста халык күп җыела. Өч атна уку барышында бу турыда өйрәнгән ул. Хәзер мин бер нәрсә турында да уйламыйм. Бары бер нәрсә тынычлык бирми — ут сызыгында булдым бит, 3 кеше яраланды. Ә мин калдым… Егетләрнеӊ берсен Мәскәүгә алып киттеләр, ул хәзер ИВЛ аппаратында, — ди Эльдар бу фаҗигадә исән калуына сөенеп.

Әйе, якташыбызга барыбыз да сәламәтлек телибез. Әтисе әйткәнчә: “Тән җәрәхәте төзәлер ул, иӊ мөhиме — күӊеле, рухы нык булсын“. Корал асып үз яшьтәшләренә, бер гаепсез кешеләргә аткан затка Ходай үз җәзасын бирер.

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *