«Салют Победы»

«Салют Победы»
7 МАЙДА «Җиңү салюты» район фестиваль-конкурсы үтте, анда авыл поселениеләреннән иҗат коллективлары, аерым башкаручылар, мәдәният хезмәткәрләре катнаштылар. Тамашачылар халык биюләре күрделәр, татар һәм рус телендә башкарылган патриотик җырлар тыңладылар, җирле шагыйрьләрнең үзләре язган матур шигырьләрен ишеттеләр, декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсен карадылар.
Фестивальне оештыручылар — район администрациясе мәдәният идарәсе һәм Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәге — Бөек Җиңүгә, патриотизмга багышланган иң яхшы номерлар тәкъдим иткән лаеклы конкурсантларны туплый алганнар.
Конкурсантлар арасында районда танылган шагыйрьләр, музыкантлар һәм кече ватанны чын күң елдән яратучылар бар иде. Программаның башында ук Нәҗмехәнә Әмирова борынгы татар биюен башкарды. Шагыйрьләр үз шигырьләре белән чыгыш ясадылар, алар арасында күпләргә таныш Федорки поселениесеннән Гандәлибә Ажгихина да бар иде. Бөреҗле мәдәният йортыннан кубызчылар ансамбле төрле татар көйләреннән попурри башкарды. Шермейка мәдәният йортыннан Светлана Петухова һәм Полина Кузьмина хәрби темага багышланган фотографияләрдән видеорәт ясаганнар һәм «По полю танки грохотали» җырын башкардылар. Матур исемле «Ирсендекәй» коллективы татар кызлары биюен һәм патриотик җыр башкарды. Үдик поселениесеннән Исрафил Адутов бөек шагыйрь Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен укып, үзен кече ватанның гына түгел, ә бөтен татар халкының чын патриоты буларак күрсәтте. Аның укуы, шигырьнең эчтәлеген үзенчәлекле итеп бирүе тамашачыларны әсир итте. Зал алкышларга күмелде.
Бу көнне башкаручылар һәм иҗат коллективлары «иң яхшы» исеменә лаек булырлык иде. Концерт номерлары ныклы әзерлекле булды. Бәйгедә дә иң-иң яхшылар җиңүче булып танылды. Алар — «Өмет» хор коллективы, Земфира Киндяшева, җырчы Дарико Исмәгыйлова, шагыйрә Гандәлибә Ажгихина, инструменталь башкаруда Нәзи Акбаев, хореография буенча Түбәнавылдан Нәҗмехәнә Әмировага тиң нәр булмады, Исрафил Адутов «Сәнгатьле сөйләм» номинациясендә җиңде, декоратив-кулланма сәнгать юнәлешендә Печменьнән Любовь Хохрякованың эше югары бәяләнде.
Бер нәрсә эчне пошырды: концерт башланганнан соң күпмедер вакыт үткәч залда ыгы-зыгы туды. Чара ахырына балалар бөтенләй йөгерешә, артистлар чыгыш ясаганда тамаша залын калдырып чыга башладылар. Бу хәл матур чараны берникадәр бозды.
Артур УРАЗОВ.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *