Кышкы спорт торләре фестивале

С 2 по 7 марта на лыжной базе «Динамовец» г. Пермь состоялся фестиваль зимних видов спортаПЕРМЬ шәһәренең «Динамовец» чаңгы базасында кышкы спорт төрләре фестивале булды, анда тимераякта йөгерү (конькобежный) спорты, шорт-трек, биатлон, чаңгы ярышлары тәкъдим ителде. Фестивальдә катнашучыларның географиясе зур, Мәскәүдән, Свердловск өлкәсеннән, Удмуртия республикасыннан командалар бар иде. Пермь крае данын Красновишерск, Оса, Александровск, Барда муниципаль районнары командалары, шулай ук Пермьнең «Старт», «Летающий лыжник», «Вихрь», «Здоровье» һ.б. балалар-үсмерлэр спорт мәктәпләре якладылар.
Ике көн — 6 һәм 7 мартта чаңгы ярышлары үткәрелде. Безнең районнан дүрт чаңгычы чыгыш ясады: С. Байсикина, И.Мурзыева (икесе дә Акбаш төп мәктәбеннән), Э.Савинов (Үдик урта мәктәбе), И.Габделмәнов (гимназия). Барлыгы бу төрдә 200 чаңгычы катнашты.
Классик стильдә, 1999-2000 елда туучылар катнашкан группада 3 км лы дистанциядә Сильвина Байсикина 11 урын алды, 2001-2003 елда туганнар группасында шул ук дистанциядә Илнара Мурзыева 26нчы булды. Егетләр группасында 2001-2003 елда туучылар катнашкан группада өч километрлы дистанциядә Илназ Габделмәнов 32нче нәтиҗә күрсәтте. Эмиль Савинов (1999-2000 елгылар) 5 км лы дистанциядә 19 урынны алды.
7 мартта спортчылар ирекле стильдә узышты. Финишка С.Байсикина — 8, И.Габделмәнов — 15, Э.Савинов — 22, И.Мурзыева — 25 нче килделәр.
Э.Савинов һәм С.Байсикина ирекле стильдә -I, ә И.Мурзыева, И.Габделмәнов — II өлкәннәр разрядын үтәделәр. Спортчыларны һәм аларның тренерларын шундый дәрәҗәдәге ярышлардагы уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!
Рифнур ТАҺИРОВ, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренер-преподавателе.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *