Көтеп алынган бәйрәм

УЗГАН елның беренче сентябрендә старт алган уку елы ахырына якынлашты. Кем ничек тырышып укыган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, төрле олимпиада, конкурсларда, мәдәни һәм спорт чараларында белем йорты данын яклаган — нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Барда гимназиясе укучыларының уңышлары һәр ел үткәрелә торган «Минем казанышларым» бәйрәмендә билгеләнә. Бу көнне Барда мәдәният һәм ял үзәге залы гимназистлар һәм аларның әти-әниләре белән шыгрым тулы иде. Бәйрәм Алексей Толстойның «Буратино маҗаралары» әкиятеннән күренеш белән башланып китте. Балаларның яраткан герое Буратино белем алу теләге белән әкият иленнән безнең бәйрәмгә килеп юлыга. Ә бу белем бирү учреждениесе үз максатын тормышка ашыруда нәтиҗәле эшләүчеләрдән санала. Биредә өлгереш 100 процент, уку сыйфаты 52 процент тәшкил итә. Гимназиянең кичәге укучылары үзләре сайлаган уку йортларын тәмамлап, төрле тармакларда уңышлы хезмәт куя.
Район мәгариф идарәсе начальнигы И.Ә. Тляшев үз котлавын «Барда гимназиясендә үз эшенә бирелгән педагоглар эшли һәм бу укучыларның белемнәрендә чагылыш таба, — дип билгеләде. -Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнар тапшыруда уңышлар телибез. Балалар җәйге ялларын файдалы һәм кызыклы үткәрсеннәр», — диде. Аның сүзләренә гимназиянең идарә советы рәисе И.Н. Якупов та кушылды.
Барда гимназиясе директоры Н.Г. Исмәгыйлова: «Елның иң көтеп алынган «Минем казанышларым» бәйрәме белән котлыйм сезне. һәркемнең яхшылыкка омтылуы, җиңүләр яулап уңышка ирешүе соклану уята. Моның өчен күп тырышырга, авырлыкларны җиңәргә кирәклеге бәхәссез. Хезмәтегез ө чен зур рәхмәт сезгә!» — диде.
Сәхнәгә гадәттәгечә һәр сыйныфтан уку алдынгылары, район, край, Рәсәй, халыкара конкурсларда, мәдәни һәм спорт чараларында уңышлы чыгыш ясаучылар һәм олимпиадаларда җиңүчеләр күтәрелде. Укучыларга ата-аналарның хәйрия фонды хисабыннан конвертларда премияләр тапшырылды. һәр сыйныфны яхшы әзерлекле концерт номерлары озатты, «Көмеш кыңгыраулар» вокал ансамбле (җ итәкчесе Г.Г. Хәлилова), «Алтынай» бию коллективы (җитәкчесе А.Р. Әмирова) башкаруында бию, җ ырлар яңгырады. Сәхнәгә Барда гимназиясендә эшләүче укытучылар (барысы 44 хезмәткәр) күтәрелде, аларның ирешкән уңышлары, хезмәтләре бәяләнде. 2013-2014 уку елында аеруча нәтиҗәле эшләүчеләр: Г.Г. Хәлилова, М.Д. Мәхмудова, Д.Н. Монасыйпова, Х.М. Курлищук, Г.С. Мәүлетова, М.Ә. Байкиева, Я.Г. Тайсина, А.Р. Әмирова, Р.М. Шәмсетдинов, Н.И. Мухайлова, аларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Укучылар исә яраткан һәм хөрмәт иткән укытучыларын көчле алкышлар белән каршы алды. Класс тормышында актив катнашкан ата-аналар да игътибардан читтә калмады, гимназия дирекциясенең рәхмәт хатларына лаек булды.
Ниһаять ямьле җәй җитте. Көтеп алган бу ел фасылы күңелле үтсен. һәр бала ял итеп яңа уку елына җитәрлек көч, егәр тупласын.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *