Педагоглар хөрмәтләнде

Момент поздравления С.А. Юсупкуловой - кавалера ордена Дружбы народов
Момент поздравления С.А. Юсупкуловой — кавалера ордена Дружбы народов

Мәгариф хезмәткәрләрен hөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлау тантанасы гадәттәгечә 5 октябрьдә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә үткәрелде. Педагогик хезмәт ветераннары, укытучы hәм тәрбиячеләр җылы эчтәлекле котлауларга, чәчәк бәйләмнәренә лаек булды. Тантана “Нурлы“ хореграфия коллективы чыгышы белән башланды.
Барда муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары
Т.В. Балтаева мәгариф хезмәткәрләре башкарган эшнең югары урынын билгеләде.
— Сез hәр көн балаларга белем hәм акыл бирәсез, үсеп килүче буынны тәрбиялисез. Намуслы хезмәтегез белән район hәм край үсешенә лаеклы өлеш кертәсез. Киләчәктә дә балалар уңышына куанып эшләргә язсын сезгә. Яңа хезмәт уңышларына ирешергә, яңа җиңүләр яуларга булсын, тормышыгызда hәм гаиләгездә иминлек телим. Бәйрәм белән! — диде hәм Укытучылар көне, юбилейлары уңаеннан Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.
Бу көнне котлау сүзләре белән Барда районы Земство Җыелышы депутаты И.Ә. Сәгыйдуллин чыгыш ясады hәм озак еллар дәвамындагы фидакарь хезмәтләре өчен тәрбияче, укытучыларны район Земство Җыелышы рәисе Х.Г.Алапанов исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Край Законнар чыгару Җыелышы рәисе, депутат В.А. Сухих исеменнән Ф.Ф. Корбангалиева, 23 сайлау округы буенча край Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченконың ярдәмчесе С.О. Казаков, район мәгариф идарәсе начальнигы
И.Ә. Тляшев та бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен белдерделәр hәм котладылар.
Район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Г.Х. Исмәгыйлова котлау hәм 2017-2018 уку елында Барда муниципаль районы белем бирү оешмалары эшчәнлегендә рейтинг (бәяләү) нәтиҗәләрен җиткерү өчен сүз алды. Җиңүчеләр булып кемнәр танылды соң?
Муниципаль мәгариф оешмаларының мәктәпкәчә структур бүлекчәләре арасында “Үдик балалар бакчасы“, муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмалары арасында “Бала үсеше үзәге – өченче Барда балалар бакчасы“, өстәмә белем бирү мәгариф оешмалары арасында Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында язучы якташыбыз Р.Ф. Ягъфәров исемендәге Күчтәнти мәктәбе иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән.
Мәгариф оешмалары эшчәнлегендә рейтинг нәтиҗәләре буенча беренче урынны Г. Тукай исемендәге Барда гимназиясе алды. Икенче урында М.Г. Имашев исемендәге Каенавыл урта мәктәбе, өченче урында ике мәктәп: Төнгүк урта hәм Советлар Союзы Герое Шәрифҗан Казанбаев исемендәге Сараш урта мәктәпләре.
“Укучыларның белем алу казанышлары“, “Компетенцияне үстерү, укучыларны гомумиләштерү“, “Милли традицияләр“, “Эффектив тәрбияви киңлек, “Төп мәгариф программасы“ номинацияләрендә иң яхшы күрсәткечләре өчен икенче Барда урта мәктәбе бүләкләнде.
Балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Р.Р. Батыркаев спорт hәм физкультура юнәлеше буенча нәтиҗә ясады. Традицион
“Ел тренеры – 2018“ конкурсы, 2017-2018 уку елында балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-преподавательләре эшләре рейтингы йомгакларын җиткерде hәм тәбрикләде.
“Минем яраткан укытучым, тәрбиячем“ акциясе йомгаклары белән “Методик hәм материаль-техник тәэмин ителеш үзәге“ директоры Г.И Имайкина таныштырды. Район мәгариф оешмаларыннан барысы 78 иҗади эш кабул ителгән. Печмень урта мәктәбе (24 эш), Үдик урта мәктәбе hәм балалар бакчасы (19 эш), Күчтәнти төп (10 эш), Барда коррекция мәктәпләре (8 эш) аеруча активлык күрсәткәннәр.
Чара дәвамында сәхнәдә “Нурлы“ хореография коллективы, “Дуслык“ үрнәк халык бию ансамбле, “Позитив“ бию коллективы, “Яшьлегем хисләре“, “Гәйнә“ вокаль ансамбльләре, Линар Габтукаев, Зөhрә Газизова, Гөлназ Шакирҗанова, Гөлнур Ибраhимова hәм Ренат Шабаев чыгыш ясады.
Тәрбияче hәм укытучылар үзләренең акыллы киңәшләре белән безне балачагыбыздан яшьлегебезгә кадәр озата баралар. Хәер, кайчак алар әйткән зирәк фикерләрне hәм киңәшләрне гомер буе тотабыз, рәхмәтле булабыз. hәр кеше күңелендә якты кояш булып балкыган яраткан укытучысы бардыр ул. Сез башкарган олы хезмәт чыннан да хөрмәткә лаек.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосында Халыклар дуслыгы ордены кавалеры С.Ә.Юсупкулованың тәбрикләү мизлеге.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *