Җиңү көненә багышланган тантана Сарашта Советлар Союзы Герое Шәрифҗан Казанбаевка бронзадан эшләнгән бюст һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары истәлегенә мемориал ачу белән билгеләнде. Анда авыл халкы — өлкәннәр, яшьләр, укучылар белән бергә район җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Мәгълүм ки, авыл үзәгендә Геройның бюсты урнаштырылуга һәм мемориал эшләнүгә инде күп кенә еллар үтте. һәм Сараш поселениесе администрациясе аларны яңарту тәкъдиме белән чыкты. Поселение депутатлар советы, авыл җәмәгатьчелеге бу фикерне хуплады. Мондый зур проектны башкаруда сарашлылар күптәнге һәм ышанычлы партнерлары — «ЛУКОИЛ-ПЕРМЬ » ОООсы ярдәменә таяндылар. Мәдәният йорты директоры Ралит Шамкаев Ш. Казанбаевның бронза бюстын эшләтү буенча проект язып, нефтьчеләр җәмгыяте үткәргән ундүртенче социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының «Рухилык һәм мәдәният» номинациясендә грант яулады. Бюст Пермьдә эшләнеп, бәйрәм алды көннәрендә урнаштырылды.
Тантана күтәренке рухта үтте. Поселение администрациясе башлыгы Ихсан Урстемиров, край хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Андрей Богородский, әфган ветераннар комитеты рәисе Әнәс Мәүликаев, сугыш ветераны Гаптелхәй Мостаев, Геройның туганы Наил Казанбаев,
«ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» ОООсының 6 нчы цехы начальнигы Валерий Санников, край Законнар чыгару Җыелышы депутатлары кабул итүе җитәкчесе Фәдия Корбангалиева чыгышлары булды. Алар Бөек Җиңүнең ничек яулануы турында сөйләделәр, сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәт белдерделәр, җирдә яңа сугышлар булдырмаска кирәклеген билгеләделәр.
Сугышта катнашучылар турында мәгълүматлар язылган мемориал ачылды, бронза бюстны В. Санников һәм Р. Шамкаев ачты. Мәйдан уртасында эшләнгән «мәңгелек ут» кабызылды. Ахырда урта мәктәп укучыларының инде матур традициягә әйләнгән парады булды, анда әфган ветераннары да катнашты.
Ибраһим Тимганов фотолары.
Халык акчасына халык һәйкәле
При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").