Алга таба да бергә булыйк!

Быел округ халкыныӊ яраткан “Таӊ“ газетасыныӊ олы юбилее, август аенда аӊа 90 яшь тулды. 1924 елныӊ январенда нигез салынган бу басма Барда районыннан бары тик җиде яшькә генә кечерәк. Районныӊ беренче адымнары, аныӊ үсеше hәм заманча кыяфәтен кабул итүе – барысы да газета битләрендә чагылыш тапкан. Тугыз дистә ел эчендә басманыӊ исеме генә үзгәреп калмый, баш мөхәррирләр, журналистлар, басучылар, җыючылар бер-берсен алыштыра… Юбилей елында тормышларыныӊ иӊ матур елларын нәшрият эшенә багышлаган кешеләр турында шактый мәкаләләр басылып чыкты. Ә бу язмада бүген эшли торган коллектив турында сөйлисебез килә. Кемнәр ярдәмендә безнеӊ тугры укучыларыбыз hәр чәршәмбе hәм җомга саен яӊа, әле типография буяулары исе аӊкып торучы газета саннарын ала соӊ?

Эльмарт Уразов

Хәзерге вакытта газета эшчәнлеген Эльмарт Уразов җитәкли. Редакциядә ул өзлексез 1977 елдан эшли, “Журналистика“ белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соӊ кайта. Башта хатлар бүлеге мөдире, ун ел мөхәррир урынбасары булып эшли, 1993 елда газетаныӊ мөхәррире итеп билгеләнә. 2000 елдан бүгенге көнгә кадәр ул -“Таӊ“ редакциясе“ учреждениесе баш мөхәррире. Талантлы журналист район, ә хәзер округ тормышы, авыллар проблемалары hәм мөhим вакыйгалар турында яза, шулай ук аныӊ каләме белән кешеләрнеӊ истә калырлык “портретлар“ы сурәтләнә. Эльмарт Шәйхиевич – Пермь крае hәм Татарстан иҗади конкурслары лауреаты hәм дипломанты. Күп тапкырлар Пермь крае hәм Барда муниципаль районы рәхмәт хатлары, почет грамоталары белән бүләкләнә, “Татарстан Республикасыныӊ атказанган мәдәният хезмәткәре“ исеменә ия. Ул эшләгән елларда китаплар, край татарларыныӊ “Халык чишмәсе“ газетасын чыгару буенча зур эш алып барыла. Газета күп конкурслар лауреаты, ике тапкыр “Бәллүр каләм“ иясе булды, киӊ танылу алды.

Газетаныӊ бер генә саны да аныӊ фотосурәтләреннән башка чыкмый. Ибраhим Тимганов фотоаппараты белән аерылгысыз, ул кешеләрне, вакыйгаларны, табигатьне hәм кызыклы дип санаган бөтен нәрсәне объективка төшереп калдырырга тырыша. Кайчагында бер кадр меӊ сүздән күбрәк сөйли ала бит, ди ул. “Фотография белән балачактан шөгыльләндем. Ул чакта дустымныӊ “Смена-8“ фотоаппараты бар иде hәм без, малайлар, бер-беребезне фотога төшерә, ә аннары өйдә аларны кәгазьгә чыгара идек, әлегә кадәр бу фотоларны саклыйм. Редакциягә 1993 елныӊ май аенда машина йөртүче булып килдем, ә бераздан миӊа бу җаваплы вазыйфаны да ышанып тапшырдылар. Беренче рәсемнәремне ясаган редакция фотоаппараты пленкалы “Зенит“ булды. Прогресс безгә дә килеп җитте, цифрлы Nikon hәм Canon барлыкка килде. Язмышыма мине “Таӊ“ газетасына алып килгәне өчен рәхмәтлемен“, — ди Ибраhим Мулланур улы.

Журналистныӊ эше hәрчак күз алдында – газета укучылары аныӊ кайда hәм кайчан булуын төгәл белә, чөнки барысы да аныӊ мәкаләләрендә чагылдырыла. Газета битләрен ике хәбәрче: Роза Гыйззәтуллина hәм Венера Шәрәфетдинова материаллары бизи. Яшь Роза мәктәп елларында ук яза башлый. Аныӊ беренче материалы “Таӊ“ район газетасында басылып чыга. “Без өйгә төрле басмалар яздырып ала идек. Әти “Авыл тормышы“ газетасын, апам – “Азат хатын“ журналын укыйлар иде, ә миӊа “Ялкын“ балалар журналы hәм “Татарстан яшьләре“ газетасы якын булды. Әтиебез шулай итеп бездә укуга мәхәббәт тәрбияләгәндер дип уйлыйм, без татар авторларыныӊ иҗаты hәм биографиясе белән таныштык, яӊалыклар белдек“, — дип уртаклаша журналист. Аныӊ нинди hөнәр сайлавын аӊлау кыен түгел. Тәҗрибәле белгеч Казан дәүләт университетыныӊ журналистика, социология hәм психология факультетын тәмамлый. “Таӊ“га килгәнче Роза Хәбибрахман кызы 15 ел гомерен тележурналистикага багышлый.

Венера Шарафутдинова

Венера Шәрәфетдинова “Таӊ“га 12 ел элек килә, беренче вакытта корректор булып эшли. “Миӊа биредә ошавын тиз аӊладым: эш кызыклы, коллектив — тату. 2011 елда Пермь дәүләт фәнни-тикшеренү университетыныӊ филология факультетына “Журналистика“ белгечлеге буенча читтән торып укырга кердем, ә 2016 елда инде дипломлы белгеч булдым. Бу hөнәрне сайлавыма бер тапкыр да үкенмәдем. Журналистны hәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар, ул вакыйгалар үзәгендә кайный, төрле өлкәләрдәге иӊ яхшы вәкилләр белән аралаша, җитештерү алдынгылары белән очраша, үрнәк гаиләләр белән таныша – менә болар миӊа ошый да инде“, — дип билгеләп үтә Венера Марсель кызы.

Расима Масагутова, Илзира Хусаинова, Диляра Юсуфкулова

Газета чыгару – коллектив эше. Газетачылар арасында күренми калучы тәрҗемәчеләр, техник редакторлар, басучылар да бар, әлбәттә. Менә дигән текст язып, фото ясау — әле газета әзер дигән сүз түгел, материаллар полосага салынсын өчен техник редакторлар кирәк. Илзира Хөсәенова, Диләрә Юсуфкулова hәм Рәсимә Мәсәгутованыӊ тырыш хезмәтләре ярдәмендә газета укучылары алдына күнегелгән бизәлештә “килеп баса“. Илзира Зәйкәт кызы редакциягә 17 яшьлек кыз булып, мәктәптән соӊ ук килә. Биш ел корректор була, хаталар тикшерә. “Мине эшкә ул еллардагы редактор Мансуров Муллаәхмәт Госман улы кабул итте. Ул рус теле буенча “5ле“ куелган аттестатны карап, билгеӊ яхшы, димәк, син грамоталы булырга тиеш, диде. 1991 елда типографиягә яӊа техника алдылар, “компьютерлар“ гасыры башланды hәм мин шунда ЭВМ операторы булып күчтем, текстлар җыйдым, полосалар ясадым. 2006 елдан биш ел телевидениедә эшләдем, “Тол буйлары“ газетасын чыгардык — ул елларда телевидениенеӊ дә үз басмасы бар иде. Аннары янә редакциягә килдем hәм бүгенге көнгә кадәр “Таӊ“ газетасын ясыйм“, — ди белгеч.

Диләрә Нәгыйм кызы, хезмәттәше кебек үк, газетага мәктәптән соӊ ук килә, 30 ел стажы бар. Шушы еллар эчендә корректор булып эшли, 2003 елдан техник редактор вазыйфасын башкара. Белем алырга да өлгерә, Мәскәү дәүләт сервис университетын тәмамлый, ул мәгълүматчы-анализлаучы. Газетага ни өчен килүе турындагы сорауга гади генә җавап бирә: “Озак еллар редакциядә әнием Альфрида Юсуфкулова хезмәт куйды. Өйдә мин газетаныӊ ничек эшләнүе, редакция тормышы турында күп ишеттем, бу миӊа якын иде, мөгаен, шулай язгандыр, без – газетачылар династиясе“.

Рәсимә Мәсәгутова коллективка 2012 елда кушыла. Ул белгечлеге буенча юрист hәм газета белән берничек тә бәйле түгел кебек, шуӊа да карамастан, редакциядә үз эшен тапкан. “Редакциягә килгәнче, газета ясалучы Adobe PageMaker программасы турында ишеткәнем дә юк иде. Бик авыр өйрәндем, шулай да ике ай эчендә барысын да үзләштердем. Геометриягә hәм сызым эшләүгә мәктәптә булган мәхәббәтем ярдәм иткәндер дип уйлыйм“, — диде Рәсимә Гапләхәт кызы.

Барда округы газетасы рус hәм татар телләрендә чыгуы белән дә үзенчәлекле. Бу тәрҗемәчеләр кирәклеген күздә тота, аларныӊ хезмәтеннән башка ике телдә басма чыгару шактый катлаулы булыр иде. Шуларныӊ берсе – Альфред Шәрәфетдинов. Аныӊ әти-әнисе Барда районыннан, әмма ул үзе Үзбәкстанда туып-үсә, димәк, руслар, татарлар, кореялылар, грузиннар, немецлар арасында… Балачагында ук телләр белән кызыксына hәм бу аӊа әдәби татар телен үзләштерергә hәм тәрҗемә эшен башларга ярдәм итә. Белеме буенча ул инглиз теле укытучысы, мөстәкыйль рәвештә испан телен өйрәнә, Альфред Илгизәр улы чын полиглот дияргә була. Тәрҗемәләрдән тыш, ул редакциядә компьютерлар hәм техниканыӊ төзеклеге, газетаныӊ сайтын тулыландыру, электрон почтаны вакытында алу hәм җибәрү өчен дә җавап бирә.

Гульфина Акбашева и Альберт Балтаев

Вакытлы матбугат эшендә соӊгы этап – ул газетаны басып чыгару. Офсет басу машинасында Гөлфинә Акбашева hәм Альберт Балтаев эшли. Өлкән басучы Гөлфинә Габтрафикъ кызы сүзләренчә, бу hөнәрне ул очраклы рәвештә сайлый. “Мәктәптән соӊ медикка укырга булдым. Уку йортына алдылар, әмма аныӊ тулай торагы булмады, ә торакка түләп тору минем өчен бик кыйммәт иде. 1 сентябрьдә документларны кирегә алдым, өйгә кайтасым килмәде, нәрсә эшләргә белмичә, шәhәр буйлап барганда танышым очрады. Ул Пермьнеӊ 30нчы санлы hөнәри-техник училищесында басучылар әзерләү төркемен туплау баруын әйтте. Озак уйлап тормыйча шунда укырга кердем hәм укып чыктым. Берничә ел белгечлегем буенча Пермьдә эшләдем, 1998 елда Бардага кайттым. Ул чакта типография редакциядән аерым предприятие иде, мине аныӊ директоры Владимир Иванович Копытов эшкә алды“, — дип сөйли Гөлфинә Акбашева. Җиде елдан соӊ мөhим вакыйга була – редакция белән типография кушыла, стажлы басучы берничә ел хезмәт урынын үзгәртеп тора. Редакциягә кабат 2010 елда килә.

Альберт Таhир улы да тугызынчы ел басучы булып эшли. Кечкенәдән техника белән мавыга hәм тиешле белем ала, ул – тракторчы-машинист. “Без Озын Ялан тракты буенча яшәдек, ул елларда бу урамда ишегалларында тракторлар hәм башка техника торучы төрле предприятиеләр күп иде. Мин, малай чагымда, шулар яныннан үтеп, техника белән эшләү турында хыяллана идем. Шулай булып чыкты да, машинам йөри торган булмаса да гел хәрәкәттә — газета баса“. Альберт сүзләренчә, эше аӊа ошый, чөнки нәтиҗәсе шунда ук күренә.

Соӊгы елларда газета коллективы яшәрүе сөендерә, аныӊ сафларын яӊа, яшь кадрлар тулыландыра. Дубляж буенча редактор вазыйфасын Венера Уразова башкара, рустан татар теленә тәрҗемәче Гүзәл Илкәева декрет ялында, аныӊ вазыйфалары өчен Ләйсән Кучукбаева җавап бирә, агымдагы елныӊ сентябрь аеннан баш бухгалтер — Әлфизә Рангулова. Реклама бүлегендә дә үзгәрешләр булды, Антонина Овчинникова лаеклы ялга чыкты, хәзер бу вазыйфалар — Флюра Казанбаева җаваплылыгында. Бинада Алия Әхмәрова чисталык тәэмин итә.

[pdf-embedder url=»http://tan-barda.ru/wp-content/docs/rassvetu90.pdf»]

Зур юбилей елында укучыларыбызга, ветеран-газетчыларга, штаттан тыш хәбәрчеләргә hәм тормышлары яраткан газетабыз белән бәйле булган барлык кешеләргә дә гаилә җылысы, сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телисе килә. Алга таба да бергә булыйк!

Венера ШАРАФУТДИНОВА

Ибраhим Тимганов фотолары.