Мәгърифәтче, төбәгебезнеӊ эре сәүдәгәре, җәмәгать эшлеклесе, ишан, башкорт морзалары ыруы вәкиле, миллионер Мансуров Мөхәммәтгата Әрмәнша улы үзенеӊ игелекле эшләре белән дан тоткан, тырыш, ярдәмчел зат булган, хәйрия эшләре белән шөгыльләнгән. Ул 1897 елда үз акчасына гәйнә иленеӊ горурлыгы, төбәгебезне Татарстан, Башкортостанга танытучы мәгариф үзәге — Султанай мәдрәсәсен ачкан hәм тирә-як балаларына, шул исәптән ятимнәргә hәм ярдәмгә мохтаҗ булганнарга белем бирүне, яшәүләрен кайгырткан. Үз хисабына җәмәгать биналары төзеткән, ул корылмалар hәйкәл сыман hаман да халыкка хезмәт итә, игелек үрнәге булып тора.
Гата хәзрәт туган авылы Султанай өчен генә түгел, бөтен Барда җирлеге өчен зур тарихи шәхес – сәясәтче. Рәсәйдән кала Азия, Көнчыгыш илләренә сәяхәтләр, берничә тапкыр Мәккә шәhәренә хаҗ кылуы мәгълүм. Оса өязе Земствосыныӊ ирекле (гласный) депутаты була. 1906 елныӊ 16 – 21 августында Түбән Новгород шәhәрендә үткән III Бөтенрәсәй мөселман съездында (Галимҗан Баруди җитәкчелегендә) Рухи (Духовный) комиссия әгъзасы итеп сайлануы да билгеле.
Хәзрәт мирасын барлап, яки алтын hәм көмеш медальләр
Инде язып үткәнебезчә, Гата Мансуров исемен бүген дә рәхмәт хисләре белән телгә алабыз. 9 июльдә Султанай авылында булган вакыйга да шуны раслый, бу көнне хәзрәт мирасын өйрәнүче хөрмәтле якташларыбыз: Осада үсеп, хәзер Пензада яшәүче галим, техник фәннәр кандидаты Иван Михайлович Квашнин hәм педагогик хезмәт ветераны, Федорки авылында туып-үсеп, хәзер Пермьдә яшәүче Фирдания Рәшит кызы Ромашева булып китте. Алар Мөхәммәтгата Мансуров hәм аныӊ улы Мөхәммәткасыйм Мансуров лаек булган “Тырышлык өчен” алтын hәм көмеш медальләренеӊ үрнәкләрен бүләккә тапшырдылар (рәсемдә).
— Медальләр бу кышта антиквар аукционында сатып алынды, бу чын нөхсәләр. 1916 елга кадәр мондый медальләр алтыннан җитештерелгән. Мөхәммәтгата Мансуров 1904 елда алтын медальгә лаек була, бу турыда 1904 елныӊ 20 июль санында “Сенат яӊалыклары” газетасында язылган. Аныӊ улы Мөхәммәткасыйм 1899 елда көмеш медаль белән бүләкләнә, ул мәдрәсә эшчәнлеге, укыту процессы белән ныклап шөгыльләнә. Бу фактны “Сенат яӊалыклары” газетасыныӊ 1899 елгы 12 март саныннан укып белдек. Әлеге бүләкләр Николай II патша кушуы буенча башкарылган, ике шәхеснеӊ дә халык алдында башкарган хезмәтләре зур булуны раслый.
— Иван Михайлович, сез ни өчен Гата хәзрәт мирасын өйрәнәсез?
— Мин 1965 -1975 елларда Оса мәчетенә каршы булган өченче балалар йортында тәрбияләндем, аны Мансуров йорты дип әйтәләр иде. Кызыксындым, кем соӊ ул Мансуров, дигән сорауга җавап табасым килде. Бу хакта “Балачак йорты” дип исемләнгән китабымны да яздым. Фирдания Рәшит кызы белән таныштык, Гата хәзрәт турында материаллар эзләдек. “hаман да халык күӊелендә” китабыннан күп мәгълүмат таптык, архивларда казындык. Осадан край тарихын өйрәнүче Алексей Зверевныӊ “Сәүдәгәр Рыжиков Иван Иванович турында” (О купце…) китабын укыдым. Алар арасында бәйлелек бар. Балачагым эзләренә бәйле тарихи фактлар табуы миӊа яшәргә көч, сәламәтлек бирә. Шул дөньяга “кереп чумдым” инде, шуныӊ белән яшим, бу — уӊай хисләр, — диде ул.
И.М. Квашнин Осада беренче мәктәптә укыган hәм Пенза шәhәренә бертуган апасы янына күченгән. Бу шәhәрдә инженер-төзелеш институтында укып, аны кызыл диплом белән тәмамлаган. Горькийда (хәзерге Түбән Новгород) аспирантурада белем ала hәм үзе укыган туган кафедрасына кайтып укытучы булып эшли, башта ассистент, өлкән укытучы, доцент була. Хәзер ул шәхси эшмәкәр, инде икенче ел Осада үз хисабына ремонт эшләре таләп иткән Мансуров йорты капкасын төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнә (рәсемдә — уӊда). “Оса – балачагым шәhәре, сагынуым көчле, шул капкадан көн дә үтеп йөрдем бит”, — диде ул бу хакта.
“Султанай тарихы халыкларны җәлеп итәрлек бай”
Иван Квашнин hәм Фирдания Ромашева Гата хәзрәткә багышлап китап язалар. Аныӊ кайбер бүлекләре интернет челтәрләрендә дөнья күрде, алар Султанай мәдрәсәсендә дә саклана.
— Султанай музееныӊ дәрәҗәсен, статусын күтәрәсе килә. Кыйммәтле экспонатларга бай музей ул. Гата хәзрәт тормышын өйрәнәбез, аныӊ кебек кеше юк, үзе ишан, мәгърифәтче, сәүдәгәр, меценат. Хәзер Үдик аылыннан бертуган Гимадутдиновларныӊ спонсорлык ярдәмнәр күрсәтүләре билгеле. Гата хәзрәт мирасын күтәрәсе иде, аныӊ хезмәтләре Пермь краенда гына түгел, Башкортостанга да билгеле. Хәзрәтнеӊ кодаларыныӊ берсе Чистай ишаны Мөхәммәдьяр Камалов, икенчесе Кунгур ягыннан сәүдәгәр Вахитовлар булган. Бөек зат Мансуров башкарган эшләрне халык hаман онытмый, — дип сөйләде Фирдания апа Ромашева.
Хәзер Мөхәммәтгата Мансуров музее Султанай концерт мәйданчыгында урнаштырылган, аныӊ экспонатлары 1967 елдан бирле туплана. Монда хәзрәтнеӊ шәхси әйберләре: эскәмиясе, шкафы, китаплары, сәгате, көзгесе, өстәлендәге вазасы, сейфы h.б. әйберләре кадерләп саклана.
— Султанай авылы – элек-электән халыкларны җәлеп иткән. Иӊ элек монда озын буйлылар яшәгән, алар ни сәбәпледер үлгәннәр. Өчесе Башап Түз белән Султанай арада, калганнары Нараткы белән Сараш арасында күмелгән, барысы кырыклап булганнар, дип әйтәләр. Җиде газизләрнеӊ берсе Солтангазиз XIII гасырларда яшәгән, Башап Түздәге Ар тау артындагы Маяк тауда җирләнгән. 1917 елда Чернушка җирендәге Капкан тауда яшәгән егермедән алып йөзгә кадәр хатын-кыз монахларны колчакныкылар этап белән Сарашка, аннан Султанайга алып киләләр hәм атып үтерәләр, бу яшь кызлар Султанайны чыккач күмелгәннәр. Мондый тарихи фактларга башка бер авыл да ия түгел, әле Гата хәзрәт заманындагы кунакханә йорты саклана. Гомумән, күрсәтер истәлекле урыннарыбыз бик күп, — дип сөйләде, 1961 елда килен булып төшкән авылы турында, ветеран укытучы, Г. Мансуров музеен оештыручы Гөлҗиhан апа Мәсәгутова.
Чыннан да, Султанай — бай тарихка ия авыл. Шул ук көнне Султанай авылына Мәскәүдән, РФ Президенты каршындагы Рәсәй халык хуҗалыгы hәм дәүләт хезмәте академиясеннән фәнни хезмәткәр Татьяна Дмитриевна Егорова да килгән иде. Ул үзенеӊ социологияне өйрәнүе, тикшеренү эшләре алып баруы турында, Барда округына галим
А.В. Черных киӊәше буенча килүен әйтте.
Хәзер музей эшен педагогик хезмәт ветераны Фәгыйлә Садертдин кызы Габдукаева алып бара. Музей тагын ике экспонатка баюга барыбыз да бик шатландык.
— Мондый игелекле гамәле өчен Гата хәзрәт мирасын барлаучы hәм туплаучы Иван Михайловичка зур рәхмәтебезне hәм ихтирамыбызны белдерәбез, шулай ук Фирдания Рәшит кызына да хөрмәтебезне җиткерәбез. Шәхси чыгымнарыгыз hәм вакытыгызны кызганмыйча, туган төбәгебез тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән затлар сез. Киләчәктә нык сәламәтлек, иминлек телибез, — диде Фәгыйлә Габдукаева.
Султанай — округныӊ башка авылларына караганда күӊелемә үзгә бер якынлык белән кадерле, чөнки биредәге мәдрәсәдә картәтием Исмакаев Мөхәммәтнурый Гафар улы (1893 -1984) hәм аныӊ бертуган энесе Сәфәргали Гафар улы укыганнар, тормышка юл алганнар. Төбәгебезнеӊ мәгърифәт үзәге булган бу авыл урамнары hаман да туганнарым эзен саклый сыман әле…
Роза Гыйззәтуллина.
Автор фотолары.





