Тырышкан — максатына ирешкән

Ляйсан ХасановаРАЙОН мәктәпләрен тәмамлаучы унберенче класс укучылары арасында 7 кеше алтын медальгә лаек булды. Алар: Барда гимназиясеннән Юлия Данис кызы Габитова, 2 санлы Барда урта мәктәбеннән Ләйсән Раиф кызы Хәсәнова, Каенавыл мәктәбеннән Элина Таһир кызы Минкина, Гүзәл Илшат кызы Зәетова, Үдик мәктәбеннән Дамир Роберт улы Иртуганов, Алена Рифат кызы Ибраһимова һәм Печмень мәктәбеннән Алина Дамир кызы Мостаева.
Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруда Ләйсән Хәсәнова (рәсемдә) район буенча иң югары күрсәткеч (100 балл) алуга ирешкән. Гомумән, Ләйсән 258 балл җыйган. Барысы дүрт фәннән биш имтихан тапшырган ул. Математикадан ике имтихан (база һәм профиль), җәмгыять белеме, физикадан һәм рус теленнән. Барлык имтиханнарны да «биш»леләргә тапшырган, урта белем алу турында аттестатында да тик «биш»леләр генә. Ләйсән беренче сыйныфтан бирле шулай яхшы укый.
— Документларны өч уку йортына бирдем: Казан федераль университетына, Казан дәүләт архитектура — төзелеш университетына һәм Урал федераль университетына. Болай Екатеринбург шәһәренә, Урал федераль университетына укырга керәсем килә. Анда инженер-экономист белгечлеге алыр идем.
— Имтиханнарга ничек хәзерләндең? — дип кызыксынам.
— Уку елы дәвамында график төзеп рус теле, физика һәм математикадан һәр көн диярлек хәзерләндем: сочинениеләр яздым, тестлар чиштем. Репетитор алмадым, бертуган апам Миләүшә -филолог, сорауларым белән аңа мөрәҗәгать иттем.
Тырыш кызның уңышларына сокланырлык. Беренче класстан алып алтынчыны тәмамлаганчы гимназиядә белем алган, җиденчедән бирле 2 санлы Барда урта мәктәбендә укыган ул.
— Рус теле буенча иң югары балл алуга ирешкәнсең, котлыйбыз сине. Укытучыларың кемнәр булды?
— һәр укытучыдан күп нәрсәгә өйрәндем. Бишенче, алтынчы сыйныфларда Мидхәт Рәшит улы Минкин укытты, ул пунктуацияне көчле бирде. Рафига Сәйдехан кызы Имайкина орфографиягә басым ясады. Соңгы елларда Әлфия Зәки кызы Балтачева белем бирде, ул сөйләм телен үстерүгә, әдәбиятка игътибар юнәлтте. Ә иң зур өлеш беренче укытучым Гүзәлия Сәмигулла кызы Мәүлетовадан дип уйлыйм. Фәннәр буенча ничек шөгыльләнергә, ничек укырга — барысына да аннан өйрәндем, аңа ошарга тырыштым. Башлангыч классларда ук төрле олимпиадаларда, конкурсларда катнаша идем. Мө мкинлектән файдаланып, укытучыларыма зур рәхмәтемне белдерәсем килә.
Укудан бушаган вакытларында Ләйсән бии, башлангыч классларда җыр-биюгә тартылган кыз «Ассорти», соңрак «Нурлы» ансамбльләрендә шөгыльләнә.
— Имтиханнар тапшырасы егет һәм кызларга нинди киңәш, теләкләрең булыр? — дип сорыйм.
— Тырышып укысыннар дияр идем. Уку елы башында ук фәннәрне сайлап, шулар буенча ныклап хәзерләнсеннәр. Имтихан вакытта кемнән яки каян да булса ярдәм булуга ышанмасыннар.
Уку — энә белән кое казу, дигәннәр борынгылар. һәм бу чыннан да шулай, тырышмыйча гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Яшьләребез шуны онытмасыннар иде.
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *