«Рәхмәт сезгә чын йөрәктән!»

Подарки ветеранам от кабинета министров Республики Татарстан и Исполкома Всемирного конгресса татарТАТАРСТАН Республикасы министрлар кабинеты һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты карары буенча районда яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бүләкләр тапшырылды. Ветераннарга Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау тексты да юлланган. Анда мондый юллар бар: «1945 елның 9 маенда совет гаскәрләре, явызлык һәм вәхшәтне җиңеп, узган гасырдагы сугышларның иң дәһшәтлесенә чик куйды. Гомерләре сугышта өзелгән солдатларның, бу каһәрле чорның барлык авырлыгын татыган, хәрабә хәленә китерелгән илне торгызган һәркемнең батырлыгы, кыюлыгы безнең йөрәкләрдә горурлык хисе уята.
Ватанга ихлас күңелдән хезмәт итүегез өчен рәхмәт әйтеп, Сезнең алда баш иябез, хөрмәт-илтифатыбызны белдерәбез. Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, озын гомер, җан җылысы, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Җ иңү бәйрәме котлы булсын!».
Бу көннәрдә бу бүләкләр Барда муниципаль районы поселениеләрендә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына тапшырыла. Мондый бүләкне Пермь краеның башка районнарында яшәүче ветераннар да алды.
Бардада яшәүче Гакифә Йосыф кызы Гарапова (рәсемдә)Татарстаннан күчтәнәч алучы тыл ветераны. 87 яшьлек әби мондый хөрмәтләүгә бик куанган.
— Татарстан Республикасы җитәкчелегенә чын йөрәктән зур рәхмәтемне белдерәм. Таза-исән яшәсеннәр, эшләре уңышлар китерсен. Без кичергәнне бала-чагага күрергә язмасын. Дөньялар тыныч булсын, — диде ул. Гакифә Йосыф кызы яшьлек елларында күп тапкырлар урман кисүдә, сплавта булган, «Правда» колхозында эшләгән. Өч бала тәрбияләп үстергән, бүген алар бәхетенә куанып яши.
Икенче ветераныбыз — Бибиханә Аллаяр кызы Тляшева шәхсән үзе һәм Озын Ялан авылы ветераннары исеменнән рәхмәт белдереп редакциябезгә шалтыратты.
— Татарстан Республикасы җитәкчеләре Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Минтимер Шәрип улы Шәймиевка, калган җ итәкчеләргә, бөтен Татарстан халкына иксез-чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Ул кадәр бүләкне ачырга кул да бармый торды хәтта. Безне олылап исләренә алганнар, моны онытырлык түгел. Яшьлегебез авыр вакытка туры килде. Ашарга ризыгы, кияргә киеме булмады. Ходайга мең шөкер, хәзер рәхәттә яшибез, — диде Бибиханә әби.
Ветераннарыбызның ихлас теләкләренә Барда муниципаль районы башлыгы Сергей Миннихан улы Ибраев, район администрациясе, Земство Җыелышы депутатлары да кушыла. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закировка изге эш башкарганнары — сугыш һәм тыл ветераннарына күрсәткән игътибарлары, хөрмәтләре өчен олы рәхмәтләрен җиткерә. Тазалык, имин тормыш, тыныч күк йөзе, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар тели. Бу саваплы гамәлдә катнашкан һәркемне Ходай үзе зурласын. Әле тагын бик күп җиңү язларын лаеклы каршылап, тормышка сөенеп яшәргә язсын!
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *