Чишмә авылдашларны якынайта

rodnik2 ОКТБРЬДэ Сөҗәндә төзекләндерелгән «Авыл чишмәсе»н ачу тантанасы үтте. Шулай итеп, З.М.Киндяшеваның грант яулаган проекты уңышлы тәмамланды. Әйтергә кирәк, сөҗәнлеләр бу көнне көтеп алдылар, чөнки чишмәне күмәк көч белән авыл поселениесе һәм халык, укучылар, ветераннар советы катнашында төзекләндерделәр. һәм «ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» ОООсы финанс ярдәме белән ял итү, төрле чаралар оештыру өчен бик матур урын барлыкка килде.

Бөреҗте мәдәният йорты директоры З.М.Киндяшева үзенең «Сөҗән талисманы» проекты белән «ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» ОООсы үткәргән XIII социаль-мәдәни проектлар конкурсында грант яулады. Аның төп максаты — авыл уртасындагы чишмәне төзекләндереп, су алу өчен матур урын булдыру иде. Нефть компаниясе бу идеяне хуплады һәм аны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудырды.

Җәй дәвамында биредә бик күп эшләр башкарылган. Авыл халкы, мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар советы, балалар катнашында өмәләр оештырып, чишмәнең тирә-ягы чистартыла, тәртипкә китерелә. Бу эшләрдә поселение ветераннар советы рәисе урынбасары С.Ш.Галиева башлап йөри.

Төп юлдан чишмәгә кадәрге ара күтәртелә һәм таш салынып тигезләнә. Төрле урыннардан агып чыгучы кечкенә чишмәләр бер зур чишмәгә берләштерелеп тимер-бетон улаклар куела, су алу, ял итү өчен махсус урын-беседка булдырыла. Бу эшләрне Илдар Галиев җитәкчелегендәге бригада башкара.

Тантана Коръәннән аятьләр укудан башланды. Шуннан соң чарада муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев, авыл поселениесе башлыгы Н.А.Киндяшев, 6 санлы ЦДНГ начальнигы урынбасары А.И.Патраков котлау сүзләре белән чыктылар, алар авыл халкын күмәк көч белән булдырылган шушы матурлыкны сакларга чакырдылар, чишмә буенда рәхәтләнеп ял итүләрен, аның шифалы суы белән сәламәтлекләрен ныгытуларын теләделәр. һәм мондый теләк юкка гына түгел, Сөҗән халкы нәкъ менә шушы чишмә суын эчкәнгә күрә авылдан талантлы, сәләтле, иҗат җанлы кешеләр күп чыгуына ышана.

Проект авторы З.М.Киндяшева шундый матур, яхшы урын булдыруда ярдәм иткәннәрнең һәммәсенә рәхмәтен җиткерде. Зимфира Минимулла кызы сүзләре буенча, чернушкалылар зур-зур савытларда инде чишмә суын алып киткәннәр һәм аның тәмле, йомшак булуын билгеләгәннәр.

Проект авторы сүзләре буенча, моңа кадәр ул «Салкын чишмә» дип аталып йөртелгән, тик чишмә авылның уртасында ук урнашканлыктан һәм халыкның тормыш-көнкүреше аның белән тыгыз бәйләнгәнлектән исемен «Авыл чишмәсе»нә үзгәртергә булганнар.

Чара зур әзерлек белән, югары дәрәҗәдә үтте, халык күп җыелган иде, олысыннан алып кечесенә кадәр чишмә буена килгән. Кызыл тасманы район башлыгы С.М.Ибраев белән цех начальнигы урынбасары А.И.Патраков кистеләр. Матур концерт номерлары күрсәтелде.

Артур УРАЗОВ.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *