Представители общественности поздравили ветеранов войны

antibendera
Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л.Ф. Имайкина сугыш ветераны Г.Г.Назаргуловка котлау җиткерә

БөЕК ҖИҢү бәйрәме алдыннан җәмәгатьчелек вәкилләре сугыш ветераннарына Пермь крае губернаторы В.Ф.Басаргин, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А.Сухих, Барда муниципаль районы башлыгы С.М.Ибраев, Земство Җыелышы рәисе В.М.Сарбаев һәм ветераннар советы рәисе Т.С.Ишморатов котлавын җиткерде.
Район территориясендә хәзерге вакытта 33 Бөек Ватан сугышы ветераны бар. I Әрҗән авылында яшәүче фронтовик Габделхәй Газиз улы Назаргулов ил азатлыгы өчен көрәшкә 1942 елда чакырыла. III Белорус фронты составында була, 1944 тә каты яралана. Ватан сугышы ордены, Георгий Жуков медале белән бүләкләнә. Сугыш тәмамлангач та Украинада бандеровчыларга каршы көрәшә, Таҗикстанда һәм Кыргызстанда хезмәтен дәвам итә. Туган ягыбызга бары 1953 елда гына кайту насыйп була.
Шулай ук I Әрҗән авылында яшәүче Габделбәр Гайса улы Сәбәләев та бандеровчыларга каршы кө рәштә катнаша, 1951 елдан 1954 елга кадәр Ватан сагында хезмәттә була.
Җиңү көнен якынайтуда яше-карты хәленнән килгәнчә үз өлешен кертә. Күп югалтулар, авырлыклар, йокысыз төннәр хисабына яулана бу бәхетле көн. 1945 елның 9 маеннан соң 69 ел вакыт узды, ә Бөек Җиңү бәйрәменең кадере вакыт үткән саен арта гына бара.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *