Барда сәхнәсендә —

“Матросская тишина“ в БардеМарт аенда нефтьчеләрнең һәм Пермь дәүләт сәнгать һәм мәдәният академиясенең бердәм хәйрия акңиясе старт алды. Ул Җиңүнең 70 еллыгына һәм вузның 40 еллыгына багышланган иде. Октябрьский, Чернушка, Куеда, Оса, Пермь, Добрянка, Полазна районнарында үткән спектакльләр ветераннарны, укучыларны, ЛУКОЙЛ предприятиеләре хезмәткәрләрен җыйды.
12 майда «Гистрион» театр-студиясен Барда сәхнәсе кабул итте. Аның составында узган елда Пермь дәүләт сәнгать һәм мәдәният академиясен тәмамлаган яшь актерлар, бүген алар Мәскәү, Ижевск, Киров һәм Пермьнең алдынгы театрларында эшлиләр.
Тамашачылар ике сәгать дәвамында рус совет драматургы Александр Галичның «Матросская тишина» спектаклен карадылар, аның режиссеры РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, профессор Виктор Ильев.
Постановка сюжеты танылган музыкант булу өчен туган, әмма үз гомерен Бөек Ватан сугышы фронтларының берсендәге санитар эшелонда вакытсыз тәмамлаган еврей егетенең кыска тормышы турында сөйли. Аның туганнарының, дусларының күрсәтелгән язмышы, аның мәхәббәте — ул берничә буын язмышы, вакыт драмасы. Спектакльгә тамашачылар югары бәя биреп, көчле алкышларга күмделәр.
Спектакль тәмамлану белән муниципаль район башлыгының беренче урынбасары С.Н.Назин һәм Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәге директоры Е.Н.Кәлимуллина труппага рәхмәт белдерделәр, коллективка киләчәктә яңадан-яңа иҗади уңышлар теләделәр. С.Н.Назин район башлыгы исеменнән рәхмәт хаты, ә Е.Н.Кәлимуллина Барда чәкчәген тапшырды.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *