“Мелодия“ пианиносы — балаларга

РӘСӘЙ Федерациясе хөкүмәте карары нигезендә Рәсәй Сәнәгать hәм сәүдә министрлыгы дәүләт контракты буенча “Мәдәният” милли проекты кысаларында Пермь шәhәре hәм Пермь крае балалар сәнгать мәктәпләрен музыка уен кораллары белән тәэмин итә. Бу көннәрдә “Мелодия” маркалы 31 пианино, 3 ксилофон, марш барабаннарыныӊ 3 җыелмасы төбәкнеӊ 21 торак пункты балалар сәнгать мәктәпләренә китерелде, алар арасында Барда балалар сәнгать мәктәбе дә бар иде. Учреждение директоры И.Ә.Аптыкова сүзләренчә, яӊа инструмент – Тула фабрикасыныӊ “Мелодия“ пианиносы 12 февральдә алынган. Хәзерге вакытта ул инде “сафта“, аныӊ ярдәмендә дәресләр алып барыла.
— Без яӊа музыка уен кораллары алуга чиксез шат, чөнки алар искерә бара hәм аларга ихтыяҗ бик зур. Узган елда төбәк бюджетыннан мәдәният өлкәсендә белем бирү учреждениеләрен музыка уен кораллары, җиhазлар hәм материаллар белән тәэмин итү өчен субсидия алуга край муниципаль берәмлекләрен конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гариза биргән идек. Гаризабыз хупланды hәм агымдагы елда без ике миллионнан артык сумлык гомуми суммага тагын өч пианино, сигез баян, рәссамчылар өчен төрле җиhазлар hәм уку пособиеләре алачакбыз. Округыбыз җитәкчелегенә, Дума рәисе hәм депутатларына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәсе килә, чөнки субсидия җәлеп итү өчен округ бюджетыннан алты процент күләмендә финанслау бүлеп бирелгән иде. Шулай ук РФ hәм Пермь крае Сәнәгать hәм сәүдә, Мәдәният министрлыкларына, сәнгать мәктәбенеӊ бөтен коллективына рәхмәт белдерәм, чөнки субсидия алучыларны билгеләгәндә берничә критерий карала, шул исәптән музыкаль сәнгать өлкәсендә өстәмә hөнәри программаларны гамәлгә кертү дә, — дип билгеләп үтте Илзирә Әүхәт кызы.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *