Күӊелдән чыккан хисләр

ЙӨЗ ДӘ УНАЛТЫ авторныӊ сигез йөзләп шигъри әсәре. Пермь крае авыл hәм шәhәрләрендә яшәп иҗат итүче татар телле җирле шагыйрьләр-неӊ hәм чит төбәкләрдә гомер кичер-үче якташларыбызныӊ төрле елларда язылган шигырьләре җыентыгы әнә шулкадәр әсәрне үз эченә алды.
“Шигъри альманах“ дип исемлән-гән бу күләмле китап Пермь крае гу-бернаторы администрациясе ярдәме белән hәм крайда дәүләт милли сәя-сәтен тормышка ашыру программасы кысаларында чыгарылды. Җыентык-ныӊ төзүчесе hәм мөхәррире – Татар-стан Язучылар берлеге әгъзасы, ша-гыйрь Идият Әширов. Текстларны әзерләүдә авторлар белән бергә рай-оннардагы шигърият сөючеләр актив эшләде. Шигырьләрне “Таӊ“ редакци-ясе хезмәткәрләре компьютерда җыеп, китапны басарга әзерләде, ул Пермьдә каты тышлык белән эшләнде.
“Шагыйрьләрнеӊ күбесе пенсия яшендәге кешеләр. Эш-гамәлләре, тормышка карашлары, фикер тирәнлекләре, язу осталыклары hәрберсе-неӊ үзенчә. Эчтәлеккә килгәндә, төп темалар булып туган җиргә, сөйгән ярга мәхәббәт, дуслык-туганлык мөнәсәбәтләре, бүгенге вазгыять h.б. тора, — дип яза И.Әширов китапка кереш сүзендә. – Болын чәчәкләре арасында төрлесе булган кебек, китапта чын шигырь дип бәя бирерлекләрен дә, әле бик үк өлгереп җитмәгән юлларны да очратырга мөмкин“.
Китап крайныӊ төрле төбәкләрендә яшәп, туган телләрен саклаган, ана телендә иҗат иткән җирле шагыйрьләрнеӊ күӊел хисләрен, уй-фикерлә-рен, омтылышларын чагылдыра. Шигърият сөючеләр аӊа үз бәяләмәләрен бирерләр, дип ышанырга кирәк.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *