Хыялыбыз тормышка ашты

25 февральдә территориябездә яшәүче ике кеше өчен шатлыклы вакыйга булды, округ башлыгы Х.Г.Алапанов тантаналы шартларда аларга фатир ачкычлары тапшырды. Эльвина Аптукаева hәм Марат Рангулов Барда муниципаль округы администрациясе карары нигезендә торак мәйданына ия булдылар. Аныӊ кысаларында Барда муниципаль округыныӊ махсуслаштырылган торак фондыннан ятим hәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, алар арасыннан булган затларны торак белән тәэмин итү гамәлгә ашырыла.
— Безнеӊ очрашу өчен менә дигән сәбәп бар – яшьләр ятим балаларга юнәлдерелгән искиткеч программада катнашты hәм бүген фатир ачкычлары алачак. Закон буенча сез әлеге торак белән беренче биш ел эчендә социаль найм кысаларында кулланачаксыз, ә бу вакыт узганнан соӊ аны хосусыйлаштыра алачаксыз. Фатирлар әйбәт, яхшы ремонт белән, дип саныйм. Алар сезгә яшәү, балалар үстерү өчен менә дигән ярдәм булачак. Сезгә тормышта үз урыныгызны табып, ныклы, зур гаиләләр корып, уӊышларга ирешеп hәм җиӊүләр яулап яшәвегезне телим, — диде Хәлил Газбулла улы.
Округ башлыгыныӊ социаль үсеш буенча урынбасары Т.В.Балтаева сүзләренчә, 2020 елда ятим ба лаларны торак белән тәэмин итү буенча чаралар уӊышлы узган.
Бүлеп бирелгән субсидия кысаларында 16 фатир сатып алынган, аларныӊ унысы узган елда бирелгән, тагын икесе – бүген тапшырылды, ә калган 4 фатир тапшырылырга әзер хәлдә. Алар барысы да төзекләндерелгән, газ, су белән тәэмин ителгән, ягъни мондый төрдәге торак биналар алдында куелучы барлык таләпләргә туры килә. 2021 елга шулай ук край бюджетыннан субсидия бүлеп бирелгән, округ администрациясе 13 фатир сатып алырга әзер. Округ территориясендә яшәүче гражданнар аукционда катнаша hәм муниципалитетка үз торакларын алга таба программа кысала рында ятим балаларга тапшыру өчен сата алалар.
— Без көтеп алынган хыялыбызныӊ тормышка ашуына бик шат, чөнки үз квадрат метрыбызны алу өчен чиратта балачактан ук тордык.
Безнеӊ инде үз гаиләләребез бар, балалар үсеп килә, бу торак безнеӊ өчен бик яхшы ярдәм булачак. Фатирларда булдык инде, барысы да канәгатьләндерә. Территориябез башлыгы Хәлил Газбулла улына, округ администрациясенә hәм безнеӊ өчен мөhим вакыйгага катнашы булган барлык кешеләргә рәхмәт белдерәсе килә, — диделәр Эльвина hәм Марат.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *