Афәрин, Арсен!

ОКРУГЫБЫЗДА сәләтле балалар бик күп hәм алар төрле конкурсларда катнашып моны исбатлыйлар. Алар арасында спорт, мәдәният, фәннәр белән генә түгел, туган тел, шигърият белән дә кызыксынучылар булуы аеруча куанычлы хәл. Шундыйларныӊ берсе – Арсен Тляшев. Ул ”Җәлил укулары“ III халыкара әдәби бәйгесендә ”Фронтовиклар татар телендә“ номинациясендә 9 яшьтән 13 яшькә кадәр балалар арасында II урын яулады hәм 18 февральдә Казан шәhәренеӊ ”Сәйдәш“ мәдәни үзәгендә үткән галаконцертта катнашу хокукына ия булды. Конкурс Бөтендөнья татар конгрессы, ТР мәгариф hәм фән, мәдәният министрлыклары, ”Татарстан – Яӊа гасыр“ телерадиокомпаниясе, ТР Милли китапханәсе, Язучылар берлеге, Милли музее тарафыннан оештырылган hәм Татарстан Республикасында Туган телләр hәм милләтләр бердәмлеге елына hәм татар халкыныӊ бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнеӊ тууына 115 ел тулуына багышланган иде. Арсенны призлы урын яулавы белән котлыйбыз, уӊышлар, яӊа җиӊүләр телибез.
Рәсемдә: Арсен Тляшев БТК Башкарма комитеты рәисе Данис Шаки-ров белән.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *