Хыялыбыз тормышка ашты
25 февральдә территориябездә яшәүче ике кеше өчен шатлыклы вакыйга булды, округ башлыгы Х.Г.Алапанов тантаналы шартларда аларга фатир ачкычлары тапшырды. Эльвина Аптукаева hәм Марат Рангулов Барда муниципаль округы администрациясе карары нигезендә торак мәйданына ия булдылар. Аныӊ кысаларында Барда муниципаль округыныӊ махсуслаштырылган торак фондыннан ятим hәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, алар арасыннан булган затларны торак белән тәэмин итү гамәлгә ашырыла. — Безнеӊ очрашу өчен менә дигән сәбәп бар – яшьләр ятим балаларга юнәлдерелгән искиткеч программада катнашты hәм бүген фатир ачкычлары алачак.




