Яшәү мәгънәсе биюдә

29 апрельдә, Халыкара бию көнендә Барда мәдәният hәм ял үзәге сәхнәсе гөрләде. Бу көнне биредә “Нурлы” үрнәк хореографик коллективыныӊ 10 еллык юбилеена багышланган бәйрәм концерты узды. Әлеге тантана сәнгать дөньясын сөючеләрне, ата-аналарны, коллегаларны, дусларны, коллективныӊ чыгарылыш класс укучыларын h.б. берләштерде.

Барда сәнгать мәктәбенеӊ “Нурлы” коллективын яшь, талантлы, оптимистик карашлы, максатчан Югары Сеп авылы (Уен округы) кызы Зөлфидә Әхәт кызы Нурыева җитәкли. Коллективныӊ репертуарында классик hәм халык биюләре тупланган. Биредә “Нурлы”, “Шаян”, “Растишка” төркемнәрендә 127 бала шөгыльләнә. 2014 елныӊ апрелендә беренче уӊышлары – Полазна шәhәрендә узган “Милләтләр күпере” конкурсында гран-при яулыйлар. 2019 елда “Нурлы” Пермь краенда үрнәк исеменә ирешкән иӊ яшь коллектив була. Сәнгать мәктәбенеӊ хореография бүлеген дүрт чыгарылыш класс укучылары тәмамлый. Алар арасында Гүзәл Мәүлитова, Милена Биктимерова бию осталыкларын югары уку йортларында камилләштерергә дәвам итә, Роза Ибраева “Гүзәл Чулман” татар бию халык ансамблендә (Пермь шәhәре) педагог-репетитор ролен башкара.

Сәхнәдә бер-бер артлы әле яӊа гына иҗатта беренче адымнарын ясаган бәләкәй биючеләрне инде билгеле уӊышларга ирешкән егет hәм кызлар алмаштырды. Коллективта тәрбияләнүчеләр берсеннән-берсе матур, кабатланмас милли костюмнарда төрле-төрле биюләр башкарып тамашачыларны сөендерде, үз осталыкларын hәм сәләтләрен якты образларда чагылдырды. Концерт барышында экранда мәктәпне тәмамлаучыларныӊ юбилей уӊаеннан котлаулары, укучыларныӊ җылы теләкләре белән видеороликлар тәкъдим ителде. Бәйрәм массакүләм флешмоб белән тәмамланды.

Коллектив җитәкчесе Зөлфидә Нурыева концертны оештыруда хореограф эше генә түгел, ә иӊ беренче чиратта балаларныӊ бердәм тырышлыгы, әти-әниләрнеӊ игътибары мөhим булуын билгеләде hәм коллективка ышаныч баглап hәрьяклы ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде.

Тантана сәбәпчеләрен округ администрациясе мәдәният, яшьләр сәясәте hәм спорт идарәсенеӊ әйдәп баручы белгече Светлана Садыева, балалар сәнгать мәктәбе директоры Илзирә Аптукова h.б. котлады, шундый искиткеч чара өчен рәхмәт белдереп, коллективка яӊа уӊышлар теләде.

Концерттан соӊ бераз коллектив җитәкчесе Зөлфидә Әхәт кызы белән аралаша алдым:

— Биш-алты яшьтән бирле биим, гаиләбездә иҗат зур урын алып тора. Әнием дә Югары Сеп авыл мәдәният йортында иҗади җитәкче, сеӊелем Пермьдә театр актеры белгечлегенә укый, шуӊа күрә тормышымны сәнгать белән бәйләргә теләвем очраклы түгел. Башта Алабуга мәдәният hәм сәнгать колледжын, аннан Пермьдә хореография коллективы җитәкчесе юнәлеше буенча дәүләт мәдәният институтын тәмамладым. hәр биюдә сюжет сызыгын алып барырга, аӊа мәгънә бирергә тырышам, чөнки тамашачы биюченеӊ hәр хәрәкәте, кичерешләре аша биюнеӊ нәрсә турында икәнен, аныӊ идеясен аӊларга тиеш. Биюләрне үзем уйлап табам, костюмнар өстендә дә эшлим, — ди хореограф.

Зөлфидә Нурыева балалар белән шундый нәтиҗәләргә ирешү серен дисциплинада, таләпчәнлектә күрә. Ул балаларныӊ үзләренә карата булган мөнәсәбәтне аеруча ачык аӊлауларын билгели, аларны яратырга, рухландырырга кирәк, ди. Җитәкче өчен хезмәте – көндәлек эш кенә түгел, ә яшәү мәгънәсе дә.

Хореографныӊ эше, гомумән, коллективтагы атмосфера турында балалар үзләре генә сөйли ала да инде. Яшь биючеләрнеӊ дә фикерләре белән кызыксындым.

— Биергә яратам, дәресләргә теләп йөрим. Ул миӊа спортив, җитез, сыгылмалы булырга ярдәм итә, — диде икенче класс укучысы Милена Кариева.

— Мин биюгә йөри башлагач шпагатка утырырга өйрәндем, — диде биш яшьлек Айза Суримова.

Менә шулай ике сәгатькә якын барган юбилей тантанасы бер сулышта үтеп тә китте, нурлылыларныӊ 10 ел дәвамындагы сәхнә тормышын, тырыш эш нәтиҗәсен күзаллап, hәр чыгыштан дәрт алдык, балаларыбыз өчен сөендек. Коллективка алга таба да иҗади уӊышлар, яӊа җиӊүләр телисе килә.

Ләйсән Кучукбаева.

Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *