Күӊелләрдә hәрчак яз булсын

изображения не найдены


ӘЛЕ кайчан гына, яшел чыршы әйләнәсендә яӊа елныӊ тәүге таӊын каршы алган идек, инде язныӊ беренче ае тәмамланып килә. Быел яз иртәрәк киләме дисәк, кыш бирешергә теләми икән әле. Табигатьтә көн дә үзгәреш, көн дә яӊа тамаша — көндезен яӊгыр сибәләсә, кичен кар яварга тотына. Шулай да күӊелләргә яз халәте үтеп керде инде.
Бардада язны каршы алу – Нәүрүз бәйрәме 23 мартка билгеләнгән иде.
Нәүрүз фарсыча “яӊа көн“ дигәнне аӊлата, бик борынгыдан килгән яӊа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга туры килә. Әлеге бәйрәм язгы яӊарыш, уӊыш, дуслык, мәхәббәт символы булып санала. Борынгылар фикеренчә, Нәүрүзне шат күӊел hәм сый-хөрмәт белән каршы алсаӊ, ул йортка муллык hәм ел буена уӊыш китерер икән.
Тантана узасы Җиӊү мәйданы бәйрәмчә бизәлгән. Матур көйләр яӊгырый, бай сәүдә рәтләрендә кирәк-ярагыӊны алырга була. Халык hөнәрләре товарлары hәм сувенир әйберләр, тәмле ризыклар тәкъдим итүчеләр бар. Әнә самавырда чәй дә кайнаган. Халкыбызныӊ күӊел җылысы биреп пешерелгән милли ашлары күпләрне җәлеп итте. Барда районыныӊ үзенчәлекле ашы — угыз пирогын да алырга була иде. Пәрәмәч, пикан шәӊгәсе, вак бәлеш, коймак, чәкчәк, кыстыбый, кыскасы теләгән ризыгыӊны сайла. Балалар өчен уен программасы әзерләнгән иде: атларда, понида йөрү мөмкинлеге тудырылды, батутлар, төрле аттракционнар эшләде.
Мәдәният хезмәткәрләре өчен бу көн гаять җаваплы эш көне саналды.
Тамаша карарга шактый халык җыелган. Әнә бәйрәм аланы, егет hәм кызлар бии, җырлый. Учак яна. Яз сылуы Нәүрүзбикә килүе аеруча күӊелле булды, ул тамашачыларны Нәүрүз бәйрәме белән котлап изге теләкләрен юллады: — Мин ерактан килдем сезгә язлар иленнән. Урман аланыныӊ ал чәчәкләр үскән җиреннән. Язлар, җәйләр имин килсен. Күк йөзе аяз булсын. Барчабызга сәламәтлек, бәхетләр алып килсен! — ди Нәүрүзбикә.
Яз гүзәле кунакчыллык, муллык билгесе күрсәтеп мәйдандагы халыкны күчтәнәч — бик тәмле пылау белән сыйлады.
Шулай күӊел ачкан мәйданда көтмәгәндә үзенеӊ иярченнәре белән урман пәрие Шүрәле пәйда булды.
Аныӊ үч алу нияте белән Былтырны эзләп йөрүе икән. Ярый ла ул яман уйларыннан арынып күӊел ачарга ризалашты.
Бәйрәм матур теләкләрсез булмый, билгеле. Котлау өчен сүзне Барда муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Х.Г. Алапанов, Земство Җыелышы рәисе И.Р.
Вахитов, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутатлары В.А. Сухихныӊ hәм Г.А. Ткаченконыӊ ярдәмчеләре Ф.Ф. Корбангалиева hәм С.О. Казаков, “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ ОООсыныӊ Оса шәhәрендәге үзәк инженер-технологик службасы (ЦИТС) начальнигы урынбасары Н.Н. Попов алды.
— Нәүрүз бәйрәме котлы булсын! Яз безгә күӊел күтәренкелеге, иминлек, уӊышлар, муллык алып килсен.
Хәерле гомерләр язсын барчабызга, дип изге теләкләрен җиткерделәр.
Шунысы игътибарга лаек — В.А. Сухих, Г.А. Ткаченко, “ЛУКОЙЛПЕРМЬ“ ОООсы бәйрәмдәге спорт чараларыныӊ спонсорлары булдылар.
Бәйрәм концерты бик матур эчтәлектә барды. “Дуслык“ халык үрнәк бию ансамбле, “Нурлы“ хореография коллективы, “Позитив“ hәм “ДансФормерс“ бию коллективлары, “Гәйнә“, “Яшьлегем хисләре“, “Голоса“ вокаль ансамбльләре, Сүҗде, Аклыш авыл клублары, II Әрҗән авыл мәдәният йорты, Каенавыл, Үдик, Озын Ялан, Төнгүк, Бөреҗле мәдәният hәм ял комплекслары, Сараш ял, мәдәният hәм спорт үзәге, Барда мәдәният hәм ял үзәге, район администрациясенеӊ мәдәният идарәсе хезмәткәрләре әзерлекле чыгышлар тәкъдим итте.
Бу көнгә бик күп төрле спорт чаралары планлаштырылган иде. Барда мәдәният hәм ял үзәге спорт залында мәктәп укучылары арасында ирекле көрәш буенча ярышлар алып барылды. 2004-2010 елларда туган егетләр арасында I урынны Үдик урта мәктәбеннән Рөстәм Савинов, Денис Савинов, Инсаф Галин, Барда гимназиясеннән Рәсүл Якшиев, Мөхәммәд Кучукбаев, икенче Барда урта мәктәбеннән Өмет Шәмсединов, Тархан hәм Хәсән Богатыревлар яулады.
Милли көрәш бәйгесендә 20012003 елларда туган егетләр арасында I урында Тархан Богатырев (икенче Барда урта мәктәбе), Инсаф Мөэминов (Үдик урта мәктәбе), Эмиль Балтачев (Төнгүк урта мәктәбе) hәм Данил Бикмөхәммәтов (Барда гимназиясе).
“Батыр“ физкультура-сәламәтләндерү комплексында 2002-2005 елларда туган егетләр арасында мини-футбол буенча турнир үткәрелде. Район урта мәктәпләреннән, Барда гимназиясеннән hәм край политехник колледженнан 6 команда катнашты. Уеннар түгәрәк системасы (по круговой) буенча алып барылды, барысы 15 уен уйналды. Турнир нәтиҗәләре буенча балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы I, “Көньяк“ командасы – II, “Аклыш“ командасы III урында.
Чаӊгы ярышлары район спартакиадасы исәбенә үткәрелде. Барысы 4 команда катнашты. Барда авыл җирлеге командасы җиӊде, Әрҗән hәм Шермейка авыл җирлекләре командалары II hәм III урынга лаек булды.
Гер күтәрүдә 75 килограммга кадәр авырлыкта Сөҗәннән Илнур Кантуганов җиӊүгә иреште. 75 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Яӊа Казанкадан Фидәрис Миназетдиновка тиӊнәр булмады.
Кул көрәшендә (армрестлинг) иратлар арасында I урында Бардадан Айвар Мушаков, хатын-кызлар арасында Озын Яланнан Ләйсән Галиева.
Аркан тартуда Әрҗән авыл җирлеге командасы җиӊеп чыкты, Барда hәм Үдик авыл җирлекләре командалары тиӊдәшлечә II hәм III урында.
Шахматлар буенча ярышта 22 кеше катнашты, иӊ өлкән уенчы – Күчтәнти авылыннан Идеал ага Закиров 88 яшьтә, ә аныӊ укучысы — иӊ яшь уенчы Марат Зарипов 10 яшендә иде. Нәтиҗәдә Аклыштан Нәҗмегалим Балтачев җиӊүгә иреште, Бардадан Әүхәт Балтачев hәм Рамазан Зәетов та призлы урыннарда.
Бу көнне төрле конкурс hәм бәйгеләр оештырылды. Нәүрүз милли бәйрәмебез кысаларында “Милли колорит“ конкурсы игълан ителгән иде. Бу бәйгедә Сүҗде авыл клубы коллективы активлык күрсәтте hәм 1500 сумлык сертификатка ия булды.
Пешкән йомырка ашау буенча бәйгедә Илнур Кантуганов өлгерлек күрсәтте.
Менә шулай күтәренке рухта узды Нәүрүз бәйрәме. Язын бит табигать, бар тереклек уяна, киләчәккә өмет hәм ышаныч туа. Кар сулары агып китү белән болын hәм тугайларыбыз яшеллеккә төренер, бакчакырларда янә эш башланыр. Алда бәйрәмнәребез күп, гомерләр озын, тормышыбыз имин булсын! Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *