Завод байрагын йөртүче

ПАТША заманында Түбәнавыл казаклар авылы дип санала. Хәсән картәтием казак папахасын озак саклады hәм ул Ватанны саклау – ир-егетнеӊ төп бурычы дигән фикердә иде. Авыл картлары якташларыныӊ 1812 елгы Ватан сугышында катнашуларын, җиӊү белән Парижга барып җитүләрен хәтерлиләр иде. Французлар төрки укчыларны “төньяк амурлары“ дип атаганнар.
Батыр казаклар катнашачак тагын бер Ватан сугышы булыр, ә французлар уртак дошманга – нацистлар Германиясенә каршы көрәштә союзниклар булыр, дип беркем дә уйламагандыр.
Хәсән улы Лотфулланы сугышка кадәр армия хезмәтенә озата. Нык, спортчы егет Пермьдә армия объектларын саклауга калдырыла. Лотфулла элекке тыныч шәhәрнеӊ ничек үзгәрүен гаҗәпләнеп күзәтә. Илне индустрияләштерү планнары буенча ул зур төзелешкә әверелә. Пермь кырыенда берничә завод төзелә. Яшьләр авиация белән кызыксына.
Хезмәт иткәннән соӊ Лотфулла авиатөзүче булырга хыяллана.
Ул предприятиегә килгәч, туган якларыннан бик күп авыл егетләре hәм кызларыныӊ И.В.Сталин исемендәге 19нчы Авиамотор заводы эшчеләре hәм белгечләре булуын күрә. Ял көннәрендә яшьләр завод скверына җыелалар. Алар анда җырлыйлар, бииләр, яӊалыклар белән алмашалар. Шунда Лотфуллага татар җырларын матур тавыш белән җырлаучы бер кыз бик ошап куя.
— Артисткадыр, мөгаен, дип уйлый ул. Ә соӊрак Хурлҗенанныӊ ятим, оргнабор буенча Татарстаннан килгәнлеген белә. Тиздән алар өйләнешәләр. Завод тирәсендә гөмбәләр кебек үсеп чыккан баракларныӊ берсендә яшиләр. Яшьләр, бигрәк тә сугыш елларында, гаиләләре белән дуслашалар, кыенлыкларны бергә җиӊәләр. Аларныӊ дуслыгы гомер буе сакланып кала.
hавада дары исе куера, киләчәк сугыш сулышы көчәя. Шуӊа күрә хөкүмәт завод җитәкчелегеннән тиз арада яӊа моторларны үзләштерүне таләп итә. Сугыш башлану белән авиация заводларын СССРныӊ Көнбатыш территорияләреннән Пермьгә эвакуацияләү hәм аларны 19нчы санлы завод мәйданчыгында урнаштыру башлана.
Күп кенә эшчеләр фронтка омтыла, ә заводка квалификацияле эшчеләр hәм инженерлар кирәк була. Лотфулланыӊ югары станокчы- шлифовкачы разряды була. Производствога илнеӊ төрле төбәкләреннән яшүсмерләр килгәч, ул башка эшчеләр кебек үк, аларны үз hөнәренә өйрәтә. Заводтан ерак түгел яшүсмерләр яшәүче шәhәрчекләр төзелә. Эшчеләр алар өстеннән шефлык итәләр. Әмма дисциплина барлык үсмерләргә дә ошамый, эшчеләргә качкан егетләрне шәhәрдә, цех подвалларыннан тотып алырга туры килә. Аларны юындыралар, ашаталар, әмма җәза бирмиләр. Балаларга туганнарыннан еракта никадәр авыр булуын аӊлаганнардыр, мөгаен.
Лотфулланы өендә сугыш башланганда туган улы Рәшит көтә. Азык-төлек җитми, киемсалым hәм башка әйберләрне азыкка алмаштыралар. hәм бу сугыш тиздән тәмамланыр, дип ышаналар.
Яӊа директор А.Г.Солдатов килү белән завод 1942 елныӊ маенда тизләтелгән темпта эшли башлый. Лотфулла Маматов кебек тәҗрибәле эшчеләр көндезге планны өч-дүрт тапкыр арттырып үтәүче комсомол-яшьләр бригадалары оештыралар. Ә завод коллективына җитештерү программасын уӊышлы башкарганнары өчен күчмә Кызыл байрак тапшырыла. Сугыш елларында И.В.Сталин исемендәге 19нчы Авиамотор заводында 31 меӊ мотор эшләп чыгарылган, бу – Советлар Союзыныӊ башка предприятиеләрендә җитештерелгән авиамоторларныӊ 15 процентын тәшкил итә.
1945 ел. Кызыл Армия Европаны азат итә. Ә Лотфулланыӊ зур шатлыгы – апрельнеӊ бер якты көнендә икенче улы туа. Аӊа Рәфхәт исеме кушалар. Җиӊү язы улы! Лотфулла Җиӊү көнен завод хезмәтчәннәре белән каршы ала.
Митингта завод директоры генерал Солдатов чыгыш ясый, ул Пермь моторлар төзүчеләренеӊ җиӊүгә зур өлеш кертүен, аларныӊ хезмәте зур батырлык булуын билгеләп үтә. Шундый сынаулардан соӊ завод коллективы күп кенә мотор төзүчеләр өчен тагын да якыная. Лотфулла Хәсән улы гомере буе бер заводта эшли, яӊа моторлар булдыруда катнаша, беренче май демонстрациясендә завод байрагын горурлык белән йөртә. Ул олы яшькә җиткәнче завод эшләре белән кызыксына, бәйрәм чараларына йөри, балаларын да үзе белән ала. Аныӊ кече улы Рәфхәтнеӊ хезмәт эшчәнлеген Авиамотор заводыныӊ КИПиА цехында башлап җибәрүе очраклы түгел.
Күпләр өчен Советлар Союзыныӊ нацист Германиясе өстеннән җиӊүе могҗиза булып тора. Гитлерчылар өчен бөтен буйсындырылган Европа эшли, ә союздашларныӊ икенче фронты 1944 елныӊ уртасында гына ачыла. Совет халкыныӊ көче аныӊ җиӊүгә ышанычында, фронт hәм тыл бердәмлегендә була. Лотфулла Маматовныӊ ике улы да сугыш елларында — сугыш башында hәм сугыш ахырында туган.
Әтиләре илебезнеӊ киләчәге тыныч булачагына, немец фашизмыныӊ җиӊеләчәгенә ышана hәм үзенеӊ фидакарь хезмәте белән Бөек Җиӊүне якынайтканлыгын белә.
Рәисә МАМАТОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *