Җиңү — бардалыларда


15 декабрьдә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә КВН Милли лигасының Кышкы кубогы узды. Зал көчле алкышлар белән 9 команданы: “Привзрослевшие” (Пермь шәhәре), “Дети Мажоров” (Чернушка шәhәре), “Татарское Иго-го” (Озын Ялан авылы), “Альфа” (Сараш авылы), “Грусть 1 размера” (Пермь шәhәре), “Үдик жуликлар” (Үдик авылы), “КоМОН” (Пермь шәhәре), “Гульчатай” (Үдик авылы), “Плюс по-черному” (Барда авылы) каршы алды. Бу командалар арасында әле яңа гына сәхнәгә басканнар да, тәҗрибәле коллективлар да бар иде. hәр команда үзенчәлекле, hәрберсе юмор, тәкъдим итү стиле буенча төрле, ләкин аларны яхшы, hәрчак актуаль булган уенга мәхәббәт берләштерә.
Беренче конкурста ук алга районыбызның ике командасы “Татарское Иго-го” hәм “Плюс по-черному” алга чыкты. Алар уен ахырына кадәр темпны саклады, ахырда тәҗрибәле жюри әгъзалары Д.Филинов, З.Нурыева, Р. Газизов, Э. Семенова, Э.Дускаев hәм Д.Вахитов аларга беренчелекне бирде. Яшьләр hәм мәктәп командалары арасында җиңүчеләр КВН кубогы районыбызда калсын өчен барысын да эшләде. Жюри әгъзалары игътибарны әзерлеккә hәм тәкъдим итүгә басым ясап, hәр команданың уенын билгеләде, командалар, уйнарга теләүчеләр hәм үз яраткан командалары өчен җанатарга килгән тамашачылар саны артуына шатланды.
Район администрациясенең мәдәният, мәгариф идарәләре, Барда мәдәният hәм ял үзәге, Кама буе КВН уены Чемпионаты, “Дарт Дизайн” реклама компаниясе, “Айлин” компаниясе, “Барда.Да” интернет-журналы hәм Яшьләр инициативасы үзәгенең алыштыргысыз волонтерлары Кышкы кубокка ярдәм итте. Шуңа күрә уенны оештыручылар аларга hәммәсенә чиксез рәхмәтле.
Уен ахырында озынъяланлылар — “Татарское Иго-го” командасында катнашучылар үз тәэсирләре белән уртаклашты: “Безгә бар нәрсә дә ошады. Без көчебезнең барлык 100 процентын кулландык. hәр команда өчен сценарий язу – төп кыенлыктыр, мөгаен. Безнең командабыз катнаш – укучылар белән бергә биредә укытучылар да уйный. Алар мәктәптә укыган вакытларында китаплар артында гына утырмаган, шулай ук КВН уеннарында актив катнашкан, шуңа күрә бу уен безгә ошый hәм таныш. Бездә бәхет, адреналин ташып тора, без бар нәрсәне булдырганыбызга ышанып бетмибез әле.”
Бардада КВН еш булуына карамастан, мин биредә сирәк булам, бу минем икенче тапкыр гына булуым. hәм бу шимбә көнне, мин күп нәрсәдән мәхрүм калганымны аңладым, менә алар – кыю, дәртле, яхшы юмор хисле яшьләр. Ә мәзәкләр – искиткеч: көн үзәгендәге сораулар турында hәм шул ук вакытта күптәннән билгеле булган түгел, башка ракурста, балаларның без, өлкәннәр, мәшгуль булуыбыз яки сай фикерләвебез аркасында күрмәгәннәрне, билгеләве гаҗәп хәл. Районыбызда hәм крайда креатив, позитив яшьләребез күп булуы мине сөендерә. Бу уен — җентекле, тырыш эш нәтиҗәсе, ә барысы да аннан бик күп элек башлана: айлар буе сценарий язу, хаталарны төзәтү, сүзләрне ятлау, реквизитлар әзерләү… hәм менә ул, сәхнәгә чыгу, йолдызлы
10-15 минут, бу минутлар өчен барысы да гаджетларын hәм мөhим эшләрен читкә куярга әзер…
Лига җитәкчесе Эльдар Машаров сүзләренчә, киләсе сезонда Барда КВНын үзгәрешләр көтә. Алар тагын да күбрәк укучыларның hәм студентларның илнең иң масса-күләм яшьләр хәрәкәтендә катнашу мөмкинлекләрен арттыру өстендә эшләргә мөмкинлек бирәчәк.
Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *