Балаларга — торак

Жилье - детямОКРУГ башлыгы Х.Г.Алапанов 18 декабрьдә тантаналы шартларда безнеӊ территориядә яшәүче өч яшь кешегә: Раушан Кучукбаевка, Айгөл Сакаевага hәм Ленар Акбашевка фатир ачкычлары тапшырды. Күптән көтелгән вакыйга Барда муниципаль районы администрациясенеӊ карары ярдәмендә мөмкин булды, аныӊ нигезендә ятим балалар hәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган затларны Барда муниципаль районыныӊ махсус торак фондыннан торак биналар белән тәэмин итү вәкаләтләрне тормышка ашыру буенча чаралар планы расланды.

— Бүген без күӊелле сәбәп буенча җыелдык. Округыбызда торак белән тәэмин итү буенча төрле программалар тормышка ашырыла hәм аларныӊ берсе ятим балаларга юнәлдерелгән.

Мин сезнеӊ өчен бик шат, чын күӊелдән торак алуыгыз белән котлыйм. Сез тормышта лаеклы үз урыныгызны табарсыз, белем алырсыз, эшкә урнашырсыз, гаилә корырсыз дип өметләнәм.

Тапшырылучы фатир ачкычлары агымдагы елда соӊгылары, әмма бу юнәлеш буенча эшне киләсе елда да дәвам итәчәкбез, — диде Хәлил Газбулла улы hәм биш ел дәвамында әлеге торак үзидарәлек милке булачагын, ә бу вакыт узгач яшьләр аны хосусыйлаштырып, тулы хокуклы хуҗа була алуларын искәртте. Округ башлыгыныӊ социаль үсеш буенча урынбасары Т.В.Балтаева егетләргә hәм кызга ныклы гаилә коруларын, сәламәтлек, уӊышлар теләде hәм тапшырылучы торакныӊ яхшы, сыйфатлы ремонт белән булуын билгеләп үтте.

— Без бик шат, чөнки бүген көтеп алынган хыялыбыз тормышка ашты – хәзер үз торагыбыз бар. Территориябез башлыгы Хәлил Газбулла улына, округ администрациясенә hәм безнеӊ өчен мөhим бу вакыйгага катнашы булган барлык кешеләргә рәхмәт белдерәбез, — дип уртаклаштылар бардалылар.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Автор фотосы.

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *