Активлык – уңыш нигезе

Женины - самая спортивная семья
Край Социаль үсеш министрлыгының күп балалы гаиләләр конкурсының “Спорт гаиләсе“ номинациясендә безнең районнан Владимир hәм Илзирә Жениннар гаиләсе тәкъдим ителә. Бу искиткеч кешеләрнең төп принцибы — hәрвакыт актив булу, чөнки хәрәкәт – ул яшәеш.
Гаилә башлыгы Владимир Николаевич Женин “Газпром газораспределение Пермь“ АОсы Чайковский филиалында диспетчер булып эшли. Аның тормыш иптәше, өч бала анасы Илзирә Урал кызы Женина – Барда районы Пенсия фонды идарәсендә баш белгеч-эксперт. Кызлары — өлкәне Анастасия hәм кечесе Ольга – гимназия укучылары. Ә Никита әле күптән түгел генә дөньяга килгән.
Гаилә башлыгының үрнәге югары билгегә лаек. Ул нәрсәгә генә тотынса да, hәрвакыт тиешле нәтиҗә ала. Владимир – бөтен эшкә оста. Эш сөючән, булдыклы, спорт белән мавыга – мондый кешеләр hәрвакыт җәмгыятьтә югары бәяләнә. Әмма аның тормышында шулай да иң мөhиме – яраткан тормыш иптәше hәм өч баласы.
Аның мавыгулары арасында балык тоту да бар. Ә иң яраткан шөгыле — чаңгыда йөгерү. Ул район чаңгы, биатлон ярышларында катнаша, призлы урыннар ала. 2015 hәм 2016 елда “Газпром газораспределение Пермь“ АОсы хезмәткәрләре арасында команда беренчелегендә ярышып беренче hәм икенче урын яулый. Ул үз үрнәгендә бөтен гаиләсен әйдәли. Шуңа күрә тормыш иптәше, балалары шулай ук чаңгыда йөрү белән мавыгалар.
Гаиләдә хатын-кыз — гаилә учагын саклаучы. Илзирә дә чын-чынлап шулай. Ул үзенең күп санлы гаилә бурычларын үтәп кенә калмыйча, җәмгыятьтә дә үзен яхшы яктан күрсәтергә өлгерә — Пенсия фонды идарәсендә җаваплы вазыйфада эшли, биредә үк профсоюз оешмасы рәисе булып та тора. Илзирәне эштә активлыгы hәм мобильлеге өчен хөрмәт итәләр, аның шундый булуын грамоталар hәм рәхмәт хатлары раслый.
Илзирә шулай ук гөмбә, җиләк җыярга ярата. Бакча белән шөгыльләнә, аеруча аңа чәчәкләр үстерү ошый. Ул бик актив hәм төрле яклап үсеш алган кеше.
Өлкән кызлары Настя “Белем марафоны“, “Грамотей“, “Кенгуру“, “Русский медвежонок“ кебек мәктәп, район hәм региональ конкурсларда актив катнаша, призлы урыннар ала. “Лидер“ интеллектуаль клубы командасының актив әгъзасы, команда уеннарында катнаша, күп кенә грамоталарга hәм сертификатларга лаек. Настя беренче класстан башлап “бишле“ билгеләренә генә укый. Спортны ярата, “Җиңел атлетика“, “Чаңгы әзерлеге“ спорт секцияләрендә шөгыльләнә. Ул җиңел атлетика hәм чаңгы ярышлары буенча мәктәп, район ярышларында даими катнаша, гел призлы урыннар гына яулый. Шулай ук Настя кыяга менү (скалолазание), черлидинг буенча занятиеләргә йөри.
Шулай ук Ольга да бик актив hәм кызыксынучан. Яхшы укый, шахмат түгәрәгенә йөри. Мәктәп, район hәм региональ конкурсларда актив катнаша, призлы урыннар ала. Дипломнар hәм сертификатлар белән бүләкләнә. Бию түгәрәгендә шөгыльләнә, концертларда чыгыш ясый. 2012 елда “Дюймовочка“ мини-мисс район конкурсында катнашып икенче урынга hәм тамашачылар симпатиясе призына лаек була. Дүрт яшеннән чаңгыда hәм тимераякта йөри.
Гаилә әгъзалары билгеләп үткәнчә, спорт – алар өчен бердәмлек, гаиләдә аңлашып яшәү. Тик бердәм хезмәт, бердәм файдалы шөгыльләр, мавыгулар үзара мөнәсәбәтләрне ныгытырга, гармониягә китерергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә Жениннар гаиләсендә төп максат — hәрвакыт бергә булу, күңелсезлекләрне бергә хәл итү, hәрвакыт бер-береңә ярдәмләшү.
Артур УРАЗОВ.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *