Халык иҗаты җәүhәрләре

А.Р. Сиргалина
Ике елдан Башкортостан АССР оештырылуга йөз ел тулу зурлап билгеләнәчәк. Бу тарихи вакыйгага хәзерлек башланды инде, республикада hәм башкортлар яшәгән төбәкләрдә шул уңай белән күп төрле чаралар үтә. Чернушка шәhәрендә узган “Кочевник“ башкорт фольклоры фестиваль-конкурсы да әлеге юбилейга багышланган мәдәни чараларның берсе иде. Фестиваль-конкурсны Пермь крае губернаторы администрациясе hәм Мәдәният министрлыгы, Башкортостан Мәдәният министрлыгы, Чернушка районы hәм шәhәре администрацияләре, Бөтендөнья башкорт корылтае hәм край районнары башкорт корылтайлары ярдәме белән Пермь крае башкорт корылтае үткәрде, ул Кама буе мәдәни тормышында истәлекле hәм әhәмиятле вакыйга булды.
hәр халык мәдәниятенә хас үзенчәлекләр бар. “Бишбармак“, “Аркайым“ биюләре, “Элмәлек“, “Янбикә“, “Порт-Артур“ җырлары башкарыла, сихри курай моңнары яңгырый икән – болар hичсүзсез, башкорт мәдәнияте үрнәкләре булуы ачык аңлашыла. Әлеге фестиваль-конкурста да алар hәм башкорт халкы фольклорына нигезләнгән башка чыгышлар күп булды, аларны балалар hәм яшьләр дә, өлкәннәр дә башкарды. Ә мәдәният йортының икенче катында шәҗәрәләр урнаштырылган, китаплар hәм кул эшләре, милли ашамлыклар күргәзмәләре тезелгән иде. Чараны оештыручылар берничә номинация тәкъдим итеп, төрле яшьтәге башкаручыларга, халык осталарына, шәҗәрәләр эшләүчеләргә hәм иҗат белән шөгыльләнүчеләргә катнашу мөмкинлеге тудырганнар иде.
Фестиваль-конкурсны ачу тантанасында Чернушка муниципаль районы башлыгы М.В.Шестаков:
— Безнең районда кырыклап милләт вәкилләре яши, аларның дус-тату hәм бердәм булулары районны үстерүдә зур әhәмияткә ия, — дип белдерде.
Выставка национальных блюд гайнинцев
Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты бүлек җитәкчесе А.Р.Сиргалина Башкортостанның 100 еллыгы уңае белән шундый зур чара үткәрелүен уңай бәяләде, Пермь крае башкорт корылтае рәисе Р.Т.Мөхәмәтьянов Кама буеның Чернушкадан алып Соликамскига кадәр дистәдән күбрәк төбәге вәкилләре катнашуын билгеләде hәм hәркемгә уңышлар теләде. Чыгышлардан соң алып баручылар күргәзмәгә куелган эшләрне, җырчылар, биючеләр иҗатын бәяләячәк жюри әгъзалары белән таныштырдылар.
Фестиваль бәйгеләре алты номинациядә үтте: вокаль, хореографик иҗат, милли музыка коралларында уйнау, шәҗәрәләр, халык hөнәрләре hәм кулланма сәнгать эшләре, милли кухня. hәркайсы буенча иң-иң яхшыларын сайлап алу өчен жюрига шактый эшләргә туры килде.
Сәхнәгә чыгучылар барысы да матур hәм кызыклы иҗат үрнәкләре тәкъдим итте. Җыр hәм бию чыгышлары күп булды, аларны “Чулпан“, “Дуслык“, “Алтынай“, “Йолдызлар“ кебек балалар ансамбльләре, “Чишмә“, “Чулман моңы“, “Ядкәр“, “Гыйлмияза“ hәм башка өлкәннәр коллективлары, курайчылар, гармунчылар алмаштырды, чыгышлар өч сәгатьтән күбрәк барды. Күпләр бу көнне тамашачыдан көчле алкышлар hәм “Афәрин!“ бәясен кабул итте.
Фестиваль-конкурста Чернушка hәм Барда районнарыннан берничәшәр коллектив hәм ялгыз башкаручы катнашты, шулай ук Пермь шәhәре hәм районыннан, Осадан, Чайковский hәм Куедадан, Добрянкадан hәм Соликамскидан чыгышлар булды. Бардадан “Дуслык“, “Алтынай“ балалар ансамбльләре биюләре, Үдиктән “Ядкәр“ вокаль ансамбле башкаруында мөнәҗәтләр, шулай ук Кадрия Мозафарова, Сатирә Галиева, Язилә Рәсүлева, Рамил Әмиров, Зөлхәбирә Мансурова номерлары, Җәүдәт Зимасовның тальян гармунында халык көйләрен уйнавы, Марат Мозафаров, Альберт Мәхмүдов hәм Кадыйрҗан Зиятов эшләгән шәҗәрәләр, Наил Габдушев, Әнисә Корбангалиева тәкъдим иткән күргәзмәләр, Язилә Рәсүлева милли ризыклары h.б. жюри hәм фестиваль кунакларының уңай бәясен алды. Сәхнә чыгышларын баянчы Азат Габдулхаков бизәде, эшмәкәр Физия Акбашева милли тәм-томнар белән сәүдә итте.
Национально-хореографическая композиция
Сокландыргыч чыгышлар hәм искиткеч hөнәрчелек, кул эшләре үрнәкләре, яхшы эшләнгән шәҗәрәләр, бай эчтәлекле күргәзмәләр, милли ризыклар – барысы да фестиваль-конкурсның үзенчәлекле бизәкләре булды. Уфадан килгән талантлы артист Заhир Зәйнетдинов кызыклы чыгышы белән тамашачылар күңелен яулады. Чернушкада бу башкорт фольклоры hәм мәдәнияте көне Салават театрының “Мәхәббәт күле“ спектакле белән тәмамланды.
Эльмарт УРАЗОВ.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *