Җаным башкаласы Күчтәнти

Ждет с тоской меня родная Константиновка...
Күренекле якташыбыз фольклорчы галим, шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәровның якты истәлегенә багышланган VII “Ягъфәр укулары“ 20 февральдә Күчтәнти авылында уздырылды.
Күчтәнти авылына, танылган якташыбыз исемен йөрткән мәктәпкә барып керүгә hәр урында Рәшит абый рухы чагыла төсле, фоторәсемнәрдән ул елмаеп карый. Әгәр исән булса, быел аңа 74 яшь тулган булыр иде. Тик кызганычка каршы райондашыбызның гомере 62 яшендә – 2008 елда өзелде…
Пермь крае татарлары hәм башкортларының милли-мәдәни үзәге җитәкчесе урынбасары С.Н. Назин җитәкчелегендә район вәкилләреннән бер төркем эшне мәктәп эшчәнлеге белән танышудан башлады. Биредә бай эчтәлекле музей якташыбыз үзе исән чагында ук булдырылган иде. Шәхси әйберләре, кулъязмалары, китаплары, газета hәм журнал битләрендә басылган язмалары, балачак, яшьлек hәм хезмәт елларын, гаиләсен чагылдырган стендлар – барысы да үз урынын тапкан. Ә тактада акбур белән шигыре язылган:
Мең китәмен өйдән,
Мең кайтамын өйгә.
Безне көтеп
Үксерәгән Күчтәнтигә.
Әйе, туган якларны hәрчак сагынып яшәде Рәшит абый. Ел саен ашкынып Барда җыенына, Сабантуйларга, башка чараларга кайтты. Авылдашлары, туганнары, мәктәп коллективы да аның кайтуын hәрчак көтеп торды.
— Мәктәбебез Ягъфәров исемен йөртүе белән горурланабыз. Белем йортыбыз яшәсен, сүнмәсен иде, — диләр укытучылар.
Мәгълүм булганча, 2020 ел башыннан Күчтәнти мәктәбе Сараш урта мәктәбе структур бүлекчәсе булып санала. Сәлим Нәҗип улы авылда яшәүнең асылына тукталды. “Яшь буынга ит hәм сөт җитештерүнең дә изге хезмәт икәнлеген төшендерик. Мегаполислар тирәсендә генә тупланып яшәмик, хыялларны чынга ашыру юлларын җирдән эзлик“, диде ул.
Күчтәнтидән аксакал — 89 яшьлек Идеал ага Закиров безгә авыл тормышы, Рәшит Ягъфәров исеме белән бәйле чаралар турында сөйләде. Фикер алышу барышында Күчтәнти мәктәбендәге Ягъфәров музей кабинетын район туристик маршрутына кертергә, шул ук исемлеккә Сарашта герой якташыбыз Шәрифҗан Казанбаев музее hәм hәйкәлен, Таныптагы музейны да өстәргә мөмкин. Үз җиребез белән горурланыйк, дигән фикерләр яңгырады.
Барда районында “Ак калфак“ хатын-кызлар җәмәгать оешмасы рәисе Н.Г. Исмәгыйлова: “Күчтәнтидә музей булуын район методик берләшмә җитәкчеләренә җиткерерү урынлы булыр. Ягъфәров исемендәге мәктәпне, музейны район укучылары килеп күрсен. Рәшит абый никадәр райондашларга ярдәм кулы сузган, Казанда үз фатирында каршы алып хөрмәтләп озаткан кеше. Вакытсыз арабыздан китеп, районның почетлы гражданины исеме дә бирелмичә калды аңа“, диде.
Барда районы имам-мөхтәсибе Марат хаҗи Мозафаров якташыбыз рухын саклап, аның исемен мәңгеләштереп яшәүләре hәм эшләүләре өчен күчтәнтилеләргә рәхмәтен белдерде: “Аның хезмәте бәяләп бетергесез. Музей кысалары киңәйсен иде“, диде.
Чараның икенче өлеше авыл клубында дәвам итте. Сәхнә ясалма чәчәкләр белән бизәлгән, уртада – Рәшит абый портреты. Хөрмәтле кешебезне искә алу кичәсе җылы, күтәренке рухта узды. Чыгыш ясаучыларны да, тамашачыларны да уртак хис берләштерде – Рәшит абыйны юксыну, сагыну, аңа карата олы хөрмәт хисләре.
Күчтәнти авылында “Ак калфак“ хатын-кызлары җәмәгать оешмасы рәисе Әлфия Таразова чараны җирле шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Идият Әшировның бергә укыган Рәшит дустына багышлап язган шигыре белән башлап җибәрде. Сәхнәгә Күчтәнти hәм Карман мәктәпләре укучылары, бакча балалары, авыл халкы күтәрелде: җырладылар, очынып биеделәр, сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр, әле халык авыз иҗаты үрнәкләрен дә тыңладык. Түбәтәй, камзул кигән егетләрнең hәм ак калфак, чигүле алъяпкыч кигән кызларның биюләрен карап сокландык. Рәшит абыйның туганнары катнашты чарада, ветеран-укытучы Фәния апа Гөзәерова укучысының “Сагынылды“ шигырен сөйләде. Татар мәдәниятендә танылган райондашларыбыз — композитор Мәсгут ага Имашев hәм җырчы Гүзәл Уразова иҗатлары да урынлы кулланылды. Безнең каршыда Пермьнән кунакларыбыз Вилия Госманова hәм аның иҗатташ дуслары чыгыш ясады. Идият абый Әширов Рәшит Фәйзрахман улының тормыш юлы белән таныштырды. Сәлим Нәҗип улы фәлсәфи-лирик шигырьләренә, туган телебез сагында тынгысыз эшчәнлегенә тукталды. “Бу шигырьләрдә төрле сорауларга җавап бар — бик бай хәзинә тупланган. Оештыручыларга зур рәхмәт белдерәбез, билгеләнгән максат үтәлде“, диде. “Ягъфәр укуларын“ оештыручы hәм үткәрүче Ә.Х. Таразовага, Күчтәнти мәктәбе коллективына рәхмәт хатлары тапшырды ул. Мәрхүм якташыбыз рухына багышлап Коръән аяте укылды, бер минутлык тынлык игълан ителде.
Район үзәгеннән Күчтәнтигә килгән төркемдә катнашучылар фикере дә урынлы булыр, дип уйлыйм. Башкортостан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы
Н.М. Габдушев: “Ягъфәров исемендәге музей-кабинетны җиhазлар белән баетасы бар әле. Моның өчен билгеле, финанслар кирәк булачак“. Икенче Барда урта мәктәбенең татар теле hәм әдәбияты укытучылары Ф.Н. Ижгузина hәм Р.Ф. Батыркаева: “Фикерләребез әйбәт. Чара ошады, шагыйрьнең туган ягында үтүе үтемлерәк тә булды. Балалар, мәдәният хезмәткәрләре күбрәк катнашса, тагын да отышлырак була иде“. Н.Г. Исмәгыйлова: “Бик яхшы үтте, бик әhәмиятле чара. Үлмәс җырыбыз ул – Рәшит Ягъфәров. Аның хезмәте халыкка билгеле булсын, онытырга хакыбыз юк. Мәктәпне саклыйк, китапханә эшен җанландырыйк“, диде.
Рәшит Фәйзрахман улы иҗатында кече Ватанына булган җылы мөнәсәбәте чагыла — “Өйгә кайтам“ дигән шигырендә “…җаным башкаласы Күчтәнти“ дип дәшә ул. Ягъфәров әсәрләре әнә шулай күңелләргә якын hәм халыкчан – яшьләрне дә, өлкәннәрне дә җәлеп итә. Уздырылган бу чара Рәшит Фәйзрахман улы рухына изге дога булып барып ирешсә иде.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *